Аспирант Азат Мифтахов тикшерү изоляторында фәнни эш язган

Азат Мифтахов

Азат Мифтаховның эше фәнни мәкаләләр сайтында 18 ноябрьдә дөнья күргән. Ул математик Сергей Березин белән бергә язылган.

"Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп сак астына алынган Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов фәнни эш язган.

Инглиз телендә ул "On barycenters of probability measures" ("Ихтималлык үлчәмнәренең бари үзәкләре") дип атала һәм arXiv.org фәнни мәкаләләр архивында дөнья күргән. Моңа "МБХ Медиа" игътибар иткән.

Мәкалә математик Сергей Березин автордашлыгында язылган.

25 яшьлек Азат Мифтахов бу елның февралендә кулга алынды. Ул Мәскәү янында "Бердәм Русия" фиркасе офисына һөҗүм итүдә гаепләнә. Ул кулга алынгач полиция җәзалаулары турында да белдерде. Аны сак астында тоту вакыты берничә тапкыр озайтылды. Чираттагы мәхкәмә утырышы декабрь башында узарга тиеш.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгатьләр юллады. Активистлар аңа теләктәшлек чаралары уздыра. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.