Казанда Исламия Мәхмүтова белән хушлаштылар

Исламия Мәхмүтова белән хушлашу

4 декабрь татар халкы Тинчурин театры йолдызы, 55 ел гомерен шул театрга багышлаган Исламия Мәхмүтова белән хушлашты. РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова 3 декабрь көнне 76 яшендә каты авырудан соң вафат булды.

Зал халык белән тулы иде. Бер сәгать барган хушлашу мәрасимендә түрәләр һәм иҗат әһелләре Исламия ханымның бар кешегә үрнәк булырлык, татар театрының кабатланмас зур шәхесе, якты, ачык йөзле кеше икәнен искә алдылар.

Чыгыш ясаучылар бу вакыйганың милләт өчен зур югалту икәнен билгеләделәр, аның бернинди белемсез килеш тә күпкырлы сәләт иясе, югарыда үз урынын тапкан тырыш ханым булганлыгын сөйләделәр.

Your browser doesn’t support HTML5

Тинчурин театрында Исламия Мәхмүтова белән хушлаштылар

Кереш сүзне Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте, мәшһүр артистның тормыш юлы белән таныштырды.

Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Исламия ханымның бакыйлыкка күчүен бар республика, татар халкы өчен зур югалту дип атады.

Тинчурин театры мөдире Фәнис Мөсәгыйтов "Тинчурин театрының дәү әнисе дә бакыйлыкка күчте" дип сөйләде.

Дөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров, авыр елларда да ул халыкны театрга җәлеп итә алды, театрны яшәтте дип искә алды.

Исламия Мәхмүтова белән хушлашу

Камал театры артисты Әзһәр Шакиров килгән халыкка рәхмәтен белдереп, татар халкы үзенең чын талантларын шулай матур итеп, зурлап соңгы юлга озатырга тиеш дип сөйләде.

"Бу милләтебезнең күркәм гадәтенә әйләнсен иде. Без үзебезне күтәрмәсәк, зурламасак, безне беркем дә зурламаячак. Алыштыргысыз кеше булмый дисәләр дә, минем фикерем шул: безнең эштә кеше кабатланмый, әгәр ул чын талант иясе булса. Исламия шундый кеше иде. Аның иркен күңеле, ачык йөзе, табигате киң иде, ә сәнгатьтә кешенең эчке ягы һәрвакыт сәхнәгә чыга" диде ул.

БУ ТЕМАГА: "Акыл белән түгел, йөрәк белән уйный иде." Исламия Мәхмүтова турында театр әһелләре

Ахырда мәрхүмә рухына дога укылды, җыелган халык яраткан артистын дога кылып озатты.

Исламия Мәхмүтова гомере буе шул театрда эшләгән, җиде ел элек вафат булган ире, артист Хәлил Мәхмүтов янәшәсендә Самосырово бистәсе зиратында җирләнде.

Исламия Мәхмүтова

Исламия Мәхмүтова 1943 елның 1 декабрендә Татарстанның Әлки районы Югары Әлки авылында туа. 1963 елда Казанга килә, махсус һөнәри белеме булмаган килеш, 19 яшендә элекке Республика татар күчмә, бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. Шушы театрда 55 елдан артык эшли.

1991-1992 елларда Мәхмүтова Тинчурин театрының сәнгать җитәкчесе вазифасын да башкара. Режиссер сыйфатында Данил Салиховның "Яшьлек хатам – йөрәк ярам", Наил Гаетбайның "Аты барның – дәрте бар", Илдар Юзеев белән Шакир Мәҗитовның "Резидәкәй", Рәдиф Сәгъдинең "Сынган беләзек" һәм башка әсәрләр сәхнәләштерә.

Аның драматург буларак "Мәхәббәт чишмәсе", "Күрәсем килгән иде...", "Син бит минем бергенәм" әсәрләре сәхнәгә куелды.

РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты исеме иясе.