Исламия Мәхмүтованың вафаты турында Тинчурин театры хәбәр итә.
Мәрхүмә белән хушлашу 2019 елның 4 декабрендә, 10:00 сәгатьтә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була. Артист Самосырово бистәсе зиратында тормыш иптәше Хәлил Мәхмүтов янына җирләнәчәк.
Исламия Мәхмүтова 1943 елның 1 декабрендә Татарстанның Әлки районы Югары Әлки авылында туа. 1963 елда Казанга килә, махсус һөнәри белеме булмаган килеш, 19 яшендә элекке Республика татар күчмә, бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли башлый. Шушы театрда 55 елдан артык эшли.
Исламия Мәхмүтова "зур осталык, югары профессионализм белән сугарылган төрле характердагы бихисап рольләр башкарды. Ихлас, ялкынлы, кабатланмас иҗаты белән чын-чынлап тамашачылар мәхәббәтен яулады, дан казанды. Халкыбызның сөйкемле сөякле даһи артисткасына әверелде", диелә Тинчурин театры хәбәрендә.
1991-1992 елларда Мәхмүтова Тинчурин театрының сәнгать җитәкчесе вазифасын да башкара. Режиссер сыйфатында Данил Салиховның "Яшьлек хатам – йөрәк ярам", Наил Гаетбайның "Аты барның – дәрте бар", Илдар Юзеев белән Шакир Мәҗитовның "Резидәкәй", Рәдиф Сәгъдинең "Сынган беләзек" һәм башка сәрләр сәхнәләштерә.
Аның драматург буларак "Мәхәббәт чишмәсе", "Күрәсем килгән иде...", "Син бит минем бергенәм" әсәрләре куелды.