Казан транспортында йөрү бәясе 30 сумга күтәреләчәк

Яңа тарифлар 2020 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Казан транспортында бер тапкыр бару бәясе 30 сумга кадәр күтәреләчәк. Әлеге карарны Татарстан тарифлар дәүләт комитеты бастырды.

Документка ярашлы, автобус, троллейбус һәм трамвайда билетны салонда сатып алу очрагында бәя 30 сумга кадәр күтәреләчәк. Транспорт картасы белән түләүчеләргә йөрү бәясе 25 сумнан 27 сумга артачак. 100 тапкыр бару билеты ярдәмендә бер бару бәясе 20 сум тәшкил итәчәк (хәзерге вакытта да 20 сум).

Бәяне күтәрү бары тик җир өсте транспортына кагыла, метрода йөрү бәяләре әлегә артмаячак. Карар гамәлгә 10 көннән соң, ягъни 2020 елның 1 гыйнварыннан керә.

Азатлык җәмәгать транспортында йөрүчеләрнең бу карарга мөнәсәбәтен белеште.

Your browser doesn’t support HTML5

Казан җәмәгать транспорты бәясенең 30 сумга кадәр артуына ничек карыйсыз?

Элегрәк Татарстанның автотранспорт ширкәтләре берләшмәсе Казан транспортын оештыручыларның зур чыгымнарына зарланган иде. Алар ташламалы йөрүчеләр өчен компенсация арттыруны яки транспортта йөрү бәясен 40 сумга кадәр арттыруны тәкъдим итте.

Соңгы тапкыр Казанның җәмәгать транспортында йөрү бәясе 2019 елның февралендә арттырылган иде. Ул вакытта салонда сатып алынган билет бәясе 25 сумнан 27 сумга күтәрелде. 2016 елның апреленә кадәр Казан транспортында йөрү бәясе 18 сум тора иде.