Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 25 сумга күтәрелде


Казанда автобус тукталышы
Казанда автобус тукталышы

Казан хакимияте 18 апрельдән шәһәр транспортында йөрү бәясе 25 сумга күтәрелгәнне игълан итте.

Казан хакимияте 18 апрельдән шәһәр транспортында йөрү бәясе 18 сумнан 25 сумга күтәрелгәнне белдерде. Транспорт картасы белән бер тапкыр бару 23 сум торачак. Элек ул 18 сум иде.

Шәһәрнең транспорт ширкәтләре чыгымга гына эшлибез дип бәяне 40% ка, ягъни 28 сумга күтәрүне сораган иде. Аннан соң Казан хакимиятләре транспортка түләү бәясен 26 сум итәргә риза булды. Тарифлар комитетында үткән килештерү утырышында бәя 25 сумга калдырылды.

Оппозициядәге "Яблоко", "Прогресс фиркасе", ПАРНАС фиркаләренең бүлекләре Казанда бәя күтәрүгә каршы митинг та үткәргән иде. Халык арасында бәя күтәрүне кесәгә тагын да ныграк сугачак дип белдерүчеләр, хакимиятләрне "имансыз" дип бәяләүчеләр дә булды.

XS
SM
MD
LG