Татарстанда соңгы 26 елда үлүчеләр саны күрсәткече иң түбәне булган 

2019 елда республикада 12846 кеше үлгән, бу узган елдагыдан 2,7 процентка кимрәк.

Татарстанда үлүчеләр саны кими. 2019 елда 12 мең 846 кеше үлгән, бу узган елдагыдан 2,7 процентка азрак, ә соңгы 26 ел өчен иң түбән күрсәткеч дип сөйләгән Казанның загс идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина. Аның сүзләрен "Татар-информ" китерә.

Үлүчеләрнең яртысы – 75 яшьтән узган кешеләр. Казанда туучылар саны үлүчеләрдән өч тапкыр артыграк булган.

Узган елның декабрендә Русиядә халык санының табигый кимүе соңгы унбер елда иң югары күрсәткечкә җиткәнлеге билгеле булган иде.