Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә халык санының табигый кимүе соңгы унбер елда иң югары күрсәткечкә җиткән


2019 елның ун аенда илдә үлүчеләр саны туучылардан 259,6 мең кешегә артыграк булган. 

Русиядә халыкның табигый кимүе дәвам итә, быел соңгы ун айда гына да бу күрсәткеч 259 мең 600 кешегә җиткән диелгән Росстат мәгълүматында. Ел нәтиҗәләре буенча быелгы сан соңгы унбер ел эчендә иң югары күрсәткеч булачак.

Русиягә килүче мигрантлар саны да бу югалтуны каплый алмый. Демография институты белгечләре әйтүенчә, быелның гыйнвар-сентябрь айларында чит илдән 193,2 мең кеше килгән.

Шулай итеп, Русиядә яшәүчеләр саны 2019 елның тугыз аенда 43,7 мең кешегә кимегән.

Бу күрсәткеч икенче ел рәттән түбәнәя бара, 2018 елда соңгы 10 елда беренче тапкыр халык саны 96,4 меңгә кимегән.

Русиянең 2020-2022 елларга социаль-икътисади үсеше фаразында әйтелгәнчә, ил халкының табигый кимүе кимендә 2023 елга кадәр дәвам итәчәк. Документта язылганча, 2023 елга кадәр халык саны мигрантлар хисабына гына артачак. Табигый арту 2024 елдан башланырга мөмкин. Русия халкы 2024 елга 149 миллионга җитәр дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG