Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә халык санының табигый кимүе 2024 елга кадәр дәвам итәр дип фаразлана


Мигрантлар урыс теленнән имтихан тапшыра (архив фотосы)
Мигрантлар урыс теленнән имтихан тапшыра (архив фотосы)

Белгечләр фаразына караганда, Русиядә халык саны арту 2024 елдан гына башланырга мөмкин. Әле табигый кимү күзәтелә. Гаиләләргә дәүләт ярдәменең нәтиҗәсе юк, чөнки бала табу яшендәге хатын-кызлар саны кими.

Русия халкының табигый кимүе кимендә 2023 елга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Русиянең 2020-2022 елларга социаль-икътисади үсеше фаразында языла. Бу документ федераль бюджет проекты белән бергә Русия думасына кертелгән дип яза ТАСС.

Документта язылганча, 2023 елга кадәр халык саны мигрантлар хисабына гына артачак. Табигый арту 2024 елдан башланырга мөмкин. Русия халкы 2024 елга 149 миллионга җитәр дип фаразлана.

  • Элегрәк Росстат Русиядә халыкның табигый кимү тизлеге артуын теркәгән иде. 2019 елның беренче яртысында үлүчеләр саны туучылар саныннан 199 мең кешегә артык булган. Миграция агымы табигый кимүне каплый алмаган. Гаиләләргә дәүләт ярдәменең нәтиҗәсе юк, чөнки бала табуга сәләтле хатын-кызлар саны кими. 2019 ел башына алар 35 миллионнан артмаган.
  • Былтыр соңгы ун елда беренче тапкыр Русия халкының саны кимүе турында белдерелде.
  • 2015 елдан Росстат Кырым халкын да исәпкә ала (2 миллионлап кеше). 2014 елда Русия аннексиясеннән соң ярымутрау халкы 50 меңләп кешегә кимеде. Моңа кырымтатарларның Украинаның төрле төбәкләренә күчеп китү дә сәбәп булды. Росстатның Кырымдагы демографик саннарны кертүе гомум статистикага йогынты ясарга мөмкин.
XS
SM
MD
LG