Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы ун елда беренче тапкыр Русия халкының саны кимүе күзәтелә


Мигрантлар агымы Русия халыкның табигый кимүен капламый башлаган. 2018 ел нәтиҗәләренә караганда, Русия халкының кимүе күренә.

2018 елның гыйнвар-октябрендә Русиядә халык саны 78,7 мең кешегә кимегән. Бу хакта Росстат мәгълүматлары сөйли. 10 ай эчендә табигый кимү 180,5 мең кеше, ә миграция үсеше 101,8 мең кеше тәшкил иткән. Шулай итеп, миграция агымы табигый кимүне 56,4 процентка гына каплаган. Ел ахырына кадәр бу тренд үзгәрмәячәк ди экспертлар.

Халык санының кимүе 10 ел эчендә беренче тапкыр күзәтелә. Соңгы тапкыр мондый күренеш 2008 елда теркәлгән. Ул вакытта халык саны 10,3 мең кешегә кимегән иде дигән РБКга РАНХиГС фәнни хезмәткәре Никита Мкртчян.

"Русиядә 2018 елда халыкның табигый кимүе озак тәнәфестән соң янә күзәтелә башлады. Елның соңгы чирегендә булырга мөмкин уңай үзгәрешләр дә башка нәтиҗәгә китермәячәк", ди эксперт.

Миграция үсеше быел 2017 ел белән чагыштырганда 43 процентка, ягъни 76,6 мең кешегә кимегән. Бигрәк тә Украина, Үзбәкстан һәм Кыргызстаннан мөһаҗирләр агымы кимегән. БДБ илләре Русия өчен мигрантлар доноры булып тора, әмма бу чыганаклар да бетү алдында тора.

"Украина һәм Молдова ватандашлары Көнбатыш Европага барырга омтыла. Европа берлеге белән чагыштырганда, Русиянең өстенлекләре әзрәк, этномәдәни һәм менталитет охшашлыклары елдан-ел юыла", ди Мкртчян.

Табигый кимүнең төп сәбәбе бала табуның кимүенә бәйле. Гыйнвар-октябрьдә барлыгы 1,352 миллион бала туган, бу былтыргы сан белән чагыштырганда, 66 меңгә кимрәк. Әлеге тенденция 1990 елларда туган кешеләрнең бала табу яшенә җитү белән аңлатыла. Ул елларны да балалар әз туган иде.

2017 елда да туучылар саны үлүчеләр санына карганда әзрәк булды. Шулай да мигрантлар хисабына былтыр Русия халкы 70 мең кешегә арткан иде.

XS
SM
MD
LG