Коронавирус сәбәпле АКШ Европадан барлык очышларны тыя

АКШ президенты Дональд Трамп мөрәҗәгате

Тыю бер ай дәвам итәчәк. Шул ук вакытта Британиядән АКШка очышлар туктатылмый.

АКШ президенты Дональд Трамп чәршәмбе кич ил халкына коронавируска бәйле мөрәҗәгать белән чыкты. Ул Европадан АКШка очышлар туктатылачагын игълан итте.

"Безнең илгә вирус йоктырган яңа кешеләр эләгүен булдырмас өчен без Европадан АКШка барлык сәфәрләрне 30 көнгә туктатабыз. Яңа кагыйдәләр үз көченә җомгага каршы төндә керәчәк", дип белдерде ул.

Әлеге тыю Британиягә карамаячак. Моннан тыш "тиешле тикшерү" узган американнарга да искәрмәләр каралган. Әлеге тыюга ике як арасында тауар һәм йөкләр сәүдәсе эләкми, диде Трамп.

АКШ президенты коронавируска каршы бер төркем гамәлне ратификацияләү өчен Конгресска мөрәҗәгать итәчәген әйтте. Аерым алганда, коронавирус эпидемиясеннән зыян күргән АКШ бизнесы вәкилләренә медицина һәм финанс ярдәм тәкъдим ителә. Моннан тыш ул Европа берлеген вируска каршы җитәрлек дәрәҗәдә игътибар итмәүдә гаепләде.

БУ ТЕМАГА: Коронавирус дөньяда һәм Казанда: кемгә ышанырга?

Моңарчы Reuters Трамп коронавирус белән көрәш максатыннан АКШта гадәттән тыш хәл режимын кертергә мөмкин дип язган иде. Моның турында Associated Press чыганаклары да хәбәр итте. Шул ук вакытта чыганаклар гадәттән тыш хәл режимы "паника булдырмас өчен" кертелмәскә дә мөмкин дип сөйләгәннәр.

  • COVID-19 дип аталган коронавирус инфекциясе 2019 елның декабрендә Кытайның Үһән шәһәрендә тарала башлады. Вирус кешегә йога һәм пневмониягә китерә ала.
  • 11 март кичендә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы​ коронавирус сәбәпле пандемия игълан итте. Пандемия дип киң таралу алган гадәттән тыш көчле эпидемияне атыйлар. Коронавирус дөнья буйлап 114 илдә 118 мең кешедә табылган.
  • Русиядә 28 кеше авырый дип белдерелә. Коронавирус сәбәпле Русия 13 марттан Франция, Испания, Германия һәм Италиягә очышларны чикли.
  • Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы элегрәк чыгарган фаразларына күрә, коронавирусның таралу рәвеше сакланса, ул җир шарындагы халыкның өчтән беренә йогарга мөмкин.