Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус дөньяда һәм Казанда: кемгә ышанырга?


Казанда Республика клиник инфекцион хастаханәсе
Казанда Республика клиник инфекцион хастаханәсе

Дөньяда коронавирустан үлүчеләр саны 2,5 меңнән артып китте. 80 меңгә якын кешегә бу авыру йоккан. Коронавирус Казанга да килеп җитте, әлеге авыру таралган япон лайнеры Diamond Princess-та булган сигез русияле Казанга китерелде. Аларның өчесендә коронавирус бар. 

Татарстанның республика клиник инфекция хастаханәсендә коронавирус (COVID-19) белән авыручы өч кеше ята. Тагын биш кеше карантинда. Коронавирус авыруы таралган япон круиз лайнеры Diamond Princess-та (анда 691 кеше авырды) булган бу кешеләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус очкычы белән Токиодан 23 февральгә каршы төндә китертелгән иде. Рәсмиләр хастаханәдә ныклы иминлек чаралары күрелгән дип ышандыра. Авыруларны караучы табиблар, башка медицина хезмәткәрләре 14 көн дәвамында хастаханәдән чыкмаячак.

Шул ук вакытта мессенджерларда куркыныч хәбәрләр тарала. "Республика клиник хастаханәсендә паника, Рөстәм Миңнеханов үз әнисен ашыгыч рәвештә РКБдан алып чыккан, хастаханә ябылган", диелә аларда. "Вирус берничә көннән кешенең үпкәләрен ашый башлый, сулыш алып булмый. Бу үпкә ялкынсынуы кебек, ләкин беркем дә аны ничек дәваларга икәнен белми", дип тә язалар.

РКБ ябылу турында социаль челтәрләрдә таралган мәгълүмат дөреслеккә туры килми, бу — фейк

Республика клиник хастаханәсе (РКБ) әлеге мәгълүматны кире какты. "РКБ ябылу турында социаль челтәрләрдә таралган мәгълүмат дөреслеккә туры килми, бу фейк. Ялларда һәм бәйрәм көннәрендә хастаханәдә эш гадәти тәртиптә алып барыла, кабул итү бүлеге тәүлек әйләнәсенә эшли, килгән бөтен кешене кабул итә, көнендә 300ләп кеше мөрәҗәгать итә. Бәйрәмнәрдә тән җәрәхәтләре белән килүчеләр арта", диелгән клиник хастахәнәнең рәсми сайтында.

Республика клиник инфекцион хастаханәсе баш табибы Марат Гатауллин сүзләренчә, андагы сигез кешенең хәле яхшы. "Температуралары юк. Көн саен лаборатор контроль алып барыла. Барысының да хәлләре әйбәт. Медицина хезмәткәрләренең дә сәламәтлекләре күзәтелә, саклану чаралары җитәрлек", диде Гатауллин.

Азатлык Казан урамнарында "Коронавирустан куркасызмы?" дигән сораштыру уздырды.

Коронавирустан куркасызмы?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:11 0:00

Telegram каналлар кисәтә: паника таратучылар белән куәт оешмалары шөгыльләнәчәк

Рәсми мәгълүмат чаралары һәм хакимиятләр белән бәйле дип саналган Telegram каналлар коронавирус белән бәйле вазгыятьне уңай яктан яктыртырга тырыша. Авыру русияләрне Казанга кайтаруны Татарстан җитәкчелегенең уңышы дип саныйлар. "Неудаща" Telegram каналы мессенджерларда бу уңайдан паника һәм курку таратучылар белән "siloviki" (куәт оешмалары) шөгыльләнәчәк дип тә кисәтә.

24 февральдә Женевада журналистлар белән очрашуда Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Аданом Гебрейесус коронавирус дөньякүләм пандемиягә китерергә мөмкин, ләкин әлегә ул аерым урыннардагы эпидемия халәтендә генә дип белдерде. Гебрейесус барлык илләрне "әзерлек чараларына игътибар җәлеп итәргә" чакырды. Аның фикеренчә, "ихтимал булган пандемиягә" әзерләнергә кирәк. Шул ук вакытта һәр ил куркыныч дәрәҗәсен үзе бәяләргә тиеш.

25 февраль саннары

Һәлак булучылар һәм йоктыручылар: Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматынча, COVID-19 вирусы дөньяда 2702 кешенең гомерен өзгән, авыручылар саны 80 меңнән арткан, 27,5 мең кеше терелгән.

Русиядәге вазгыять

Русия төбәкләрендә медицина күзәтүе өчен 127 хастаханә әзерләнгән. Аларда 490 Кытай ватандашы тотыла. 24 февральгә коронавирус йогуның яңа очраклары теркәлмәгән. Моңа кадәр ике кешенең терелеп чыгуы турында хәбәр ителгән иде. Өч кеше Казанда ята.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркемен атыйлар. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза ала, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кеше үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы конкрет вирусның төре һәм штаммыннан, агуланган организм үзенчәлекләреннән тора.

18 февраль көнне вирусның таралуына юл куймас өчен Русия хөкүмәте Кытай ватандашларына илгә керүне вакытлыча тыйды. Белгечләр Русиядә коронавирус таралса, иң куркыныч хәл Мәскәү һәм Татарстанда булачак дип белдерә.

Дөньяда: Авыруларның иң күбе, 78 меңгә якыны Кытайда. Анда инде 2663 кешенең бу авырудан үлүе теркәлгән.

Италиядә авыру 229 кешедә ачыкланган, җиде кеше үлгән. Коронавирус куркынычы сәбәпле илдә киңкүләм чаралар уздырудан баш тарталар. Венециядә ел саен уздырыла торган шәһәр карнавалының соңгы ике көнен коронавирус сәбәпле уздырмаска булганнар. Венето һәм Ломбардия төбәкләрендә мәктәпләр һәм университетлар ябыла. Футбол уеннары туктатыла. Европа касәсе уеннары күчерелергә яки тамашачылардан башка уздырылырга мөмкин.

Көньяк Кореядә авыручылар саны 900гә якынлашты, сигезе үлде. Табиплар мәгълүматынча, авыру йоктыручыларның күпчелеге "Синхонджи" дини сектасы әгъзалары һәм алар белән аралашучыларга бәйле.

Саклану чаралары

Табиблар битлекне авыру кешеләр һәм табиблар кияргә тиеш дип саный. Иң төп саклану чаралары бик гади:

  • Кулларны юып йөрү
  • Куллар белән биткә тимәү
  • Авыру кешеләр белән аралашуны чикләү
Коронавирус турында нәрсә белергә кирәк?
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:32 0:00

Тагын ниләр белергә кирәк?

  • Кытайның Үһән шәһәрендә килеп чыккан коронавирус Кытайда 2003 елда таралган сулыш юллары ялкынсынуына охшаган. Ул вакытта инфекция 8096 кешегә йокты, 774 кеше үлде.
  • Вирус йоктырган кешенең тамагы авыртырга, ул йөткерергә мөмкин. Авыр очраклар үпкә ялкынсынуына китерә.
  • Коронавирустан башлыча өлкән яшьтәге һәм хроник авырулары булган кешеләр вафат була.
  • Ел саен тарала торган грипптан дөньяда 500 меңләп кеше үлә.
  • Әлегә коронавирустан вакцина юк.

Безгә хәбәр җибәрергә яки элемтәгә керергә теләсәгез, WhatsApp-ка языгыз.

XS
SM
MD
LG