Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус сәбәпле дөньякүләм пандемия ихтималын таныды


Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Аданом Гебрейесус

Коронавирус дөньякүләм пандемиягә китерергә мөмкин, ләкин әлегә ул аерым урыннардагы эпидемия халәтендә генә, дип белдерде Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы. Шул ук вакытта ул илләрне ихтимал пандемиягә әзерләнергә чакырды.

Кытайда һәм кайбер башка илләрдә таралган яңа коронавирус дөньякүләм пандемиягә китерергә мөмкин, моңа аның потенциалы бар. Бу хакта Женевада журналистларга Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Аданом Гебрейесус белдерде.

Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, әлегә коронавирус эпидемия халәтендә дип танылган. Сүз дөньяның аерым почмакларындагы эпидемия турында бара. Әлегә "пандемия" төшенчәсен куллану фактларга туры килми, ди оешма башлыгы.

Тедрос Гебрейесус барлык илләрне "әзерлек чараларына игътибар җәлеп итәргә" чакырды. Аның фикеренчә, "ихтимал булган пандемиягә" әзерләнергә кирәк. Шул ук вакытта һәр ил куркыныч дәрәҗәсен үзе бәяләргә тиеш.

Хәзерге вакытта Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы "вирусның глобаль туктаусыз таралуын" күзәтми һәм "авыр очраклар яки үлемнәрнең зур санын күрми", ди Гебрейесус. Ләкин вирусны йоктыру санының күбәюе "борчылу тудыра", дип әйтте ул. Аеруча ул Италия, Көньяк Корея һәм Иранда вирус йоктыручылар санына борчылу белдерде.

Пандемия дип киң таралу алган гадәттән тыш көчле эпидемияне атыйлар. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы терминологиясенә күрә, пандемия яңа чир дөнья күләмендә таралганда игълан ителә.

Яңа коронавирус инфекциясе 2019 елның декабрендә Кытайның Үһән шәһәрендә тарала башлады. Вирус кешегә йога һәм пневмониягә китерә ала. Соңгы мәгълүматларга күрә, дөньяда коронавирус 79,4 меңнән артык кешедә табылган. Авырудан 2,5 меңнән артык кеше үлгән. Иранда (8), Көньяк Кореяда (7), Италиядә (4) үлүчеләр саны күбәйгән.

18 февраль көнне вирусның таралуына юл куймас өчен Русия хөкүмәте Кытай ватандашларына илгә керүне вакытлыча тыйды. Белгечләр Русиядә коронавирус таралса, иң куркыныч хәл Мәскәү һәм Татарстанда булачак дип белдерә.

23 февральгә каршы төндә коронавирус авыруы таралган япон лайнеры Diamond Princess-та булган сигез русияле Казанга китерелгән, алар инфекцион хастаханәгә карантинга салынган. Аларның өчесендә коронавирус табылган.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразларына күрә, коронавирусның таралу рәвеше сакланса, ул җир шарындагы халыкның өчтән беренә йогарга мөмкин.

XS
SM
MD
LG