Accessibility links

Кытай ватандашларына Русиягә керү тыела


Тыю 20 февральдән гамәлгә керә, ул транзит юлчыларга кагылмаячак.

Кытай ватандашларына Русиягә керү вакытлыча тыелачак. Әлеге карарны Русия премьер-министр Михаил Мишустин имзалады. Бу хакта коронавируска каршы көрәш оператив штабында хәбәр иттеләр.

Тыю 20 февральдән гамәлгә керә. 19 февральдән Кытай ватандашларына Русиягә чакыруларны әзерләү туктатылачак. Тыю туризм, эш һәм уку сәфәрләренә кагыла, транзит юлчыларга Русия аша сәфәр тыелмый.

Оператив штаб хәбәренә күрә, кытайларга Русиягә керү "Кытайдагы эпидемиологик вазгыять начараю" һәм "Русиягә Кытай ватандашларының килү дәвам итүе" сәбәпле тыела.

Яңа коронавирус инфекциясе 2019 елның декабрендә Кытайның Үһән шәһәрендә тарала башлады. Вирус кешегә йога һәм пневмониягә китерә ала. Соңгы мәгълүматларга күрә, дөньяда коронавирус 73 мең кешедә табылган (72 меңе - Кытайда). Авырудан 1,8 меңнән артык кеше үлгән.

Коронавирусны ике Русия ватандашы да йоктырган. Алар Diamond Princess япон круиз корабында булган. Кораб карантинга ябылган.

Элегрәк коронавируска каршы көрәш максатыннан Русия Кытай белән чикне өлешчә япты, ике ил арасында тимер юл хәрәкәтен япты һәм очышларны киметте.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре хәбәр итүенчә, коронавирус киләчәктә Җир йөзендәге халыкның өчтән беренә йогарга мөмкин. Кытайда гына да көнгә 50 мең кеше яңа вирусны эләктерергә мөмкин, ди алар.

XS
SM
MD
LG