Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия кешесе Япониядә карантиндагы корабта коронавирус йоктырган


Diamond Princess круиз корабында вирус йоккан 454 кешенең берсе – Русия ватандашы. Ул Япониядә хастаханәгә озатылачак.

Русия ватандашының коронавирус йоктыруының беренче очрагы теркәлгән. Ул Япониянең Йокоһама шәһәре янында торучы Diamond Princess юлчысы. Медиаларда аның исеме китерелми, бары хатын-кыз булуы гына билгеле. Diamond Princess корабында Казаннан ике балалы гаилә дә бар.

Русиянең Япониядәге илчелеге хәбәр иткәнчә, Япония белгечләре кораб юлчыларын тикшерү вакытында Русия ватандашының COVID-19 (коронавирусның рәсми исеме – ред.) йоктыруын ачыклаган. Якын арада аны хастаханәгә китерәчәкләр, анда ул дәвалану алачак дигәннәр илчелектә. Бу мәгълүматны ТАСС китерә.

Diamond Princess круиз корабы Йокоһама портыннан 20 гыйнварда сәфәргә чыгып китә, 4 нче февральдә юлчыларны җиргә төшерергә тиеш була. Ләкин корабта коронавирус табылу сәбәпле 3 февральдә ул карантинга куелды. Анда 3,7 мең юлчы, алар арасында 24 русияле, шул исәптән дүрт Казан кешесе. Соңгы мәгълүматка караганда, авыру 454 юлчыда табылган.

Корабта 400 дән артык АКШ ватандашы, Америка аларны алырга очкычлар җибәргән. Алар 14 көнлек карантин узачак диелә. АКШтан кала, үз ватандашларын Канада, Италия, Һонконг һәм Көньяк Корея килеп алачак. Русиянең үз ватандашларын барып алырга җыенуы әйтелми. Корабта барлыгы 50 илдән туристлар бар.

17 февральгә алынган мәгълүматка караганда, COVID-19 вирусы йоктыручылар саны 70 548гә җиткән. 1770 кеше үлгән, 11 меңгә якын кеше терелгән.

Кытайда узган тәүлектә үлүчеләр саны 105, ә 15 февралдә 140 кеше үлгән була. Кытай рәсмиләре соңгы дүрт көндә коронавирустан үлүчеләр саны кимүгә таба барганын белдерә.

XS
SM
MD
LG