Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус табылган русиялеләр Казан хастаханәсенә китерелгән


Diamond Princess корабыннан юлчыларны эвакуацияләү, 19 февраль
Diamond Princess корабыннан юлчыларны эвакуацияләү, 19 февраль

Diamond Princess япон корабыннан сигез русияле Казан хастаханәсенә карантинга ябылган. Аларның өчесендә коронавирус табылган.

Коронавирус авыруы таралган япон лайнеры Diamond Princess-та булган сигез русияле Казанга китерелгән. Алар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус очкычы белән Токиодан 23 февральгә каршы төндә китертелгән. Русиялеләр инфекцион хастаханәгә карантинга салынган.

"Казандагы хастаханә өр-яңа җиһазларга ия, хәтта иң куркыныч инфекцияләрне таратмау өчен махсус җиһазлар бар. Пациентлар биредә югары квалификацияле табиблар күзәтүендә кимендә 14 көн үткәрәчәк, алар бинадан чыкмаячак", дип сөйләде Русия Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова. Аның сүзләренчә, әлеге русиялеләр булган махсус блокларны Росгвардия саклаячак.

Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары Татьяна Голикова белдергәнчә, Казанга китертелгән русиялеләрнең өчесендә коронавирус табылган. Аларның хәле яхшы, инфекция авыруы җиңел формада уза, аларның сәламәтлегенә берни куркыныч тудырмый, дип аңлатты ул.

Карантинда булган русиялеләр хастаханәсенә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән. Ул Казанның япон лайнеры юлчыларын кабул итүен алар арасында Татарстан ватандашлары булуы белән аңлатты. "Аларның республика ватандашлары булуын исәпкә алып, бездә барлык нормаларга туры килгән инфекцион хастаханә булгач, без киңәшләштек тә, аларны кабул итәргә карар кылдык", диде Миңнеханов.

Diamond Princess япон круиз лайнеры Йокоһама шәһәреннән 20 гыйнвар көнне чыкты һәм 3 февраль көнне кайтты. Юлчылар арасында коронавирус йоктырганнар булу сәбәпле, аны карантинга яптылар. Корабта 3,7 мең турист булган, алар арасында 24 Русия ватандашы. Туристлар арасында Казаннан дүрт кешелек гаилә дә булган.

Яңа коронавирус инфекциясе 2019 елның декабрендә Кытайның Үһән шәһәрендә тарала башлады. Вирус кешегә йога һәм пневмониягә китерә ала. Соңгы мәгълүматларга күрә, дөньяда коронавирус 78 меңнән артык кешедә табылган (76,9 меңе - Кытайда). Авырудан 2,4 меңнән артык кеше үлгән.

18 февраль көнне вирусның таралуына юл куймас өчен Русия хөкүмәте Кытай ватандашларына илгә керүне вакытлыча тыйды. Белгечләр Русиядә коронавирус таралса, иң куркыныч хәл Мәскәү һәм Татарстанда булачак дип белдерә.

XS
SM
MD
LG