Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирус белән авыруның беренче очраклары теркәлгән


Вирус Байкал артында һәм Төмән шәһәрендә ике кешедә табылган, алар Кытай кешеләре диелә.

Русиядә коронавирус йоктыруның беренче очраклары теркәлгән. Вирус Байкал артында һәм Төмәндә табылган. Авыру йоктырган кешеләрнең икесе дә Кытай ватандашлары. Бу турыда Русия вице-премьеры Татьяна Голикова хәбәр иткән.

Русия хөкүмәте русияләрне Үһән шәһәреннән һәм Хубэй төбәгеннән чыгара башларга карар биргән. Русия кешеләрен очкычларда Роспотребнадзор вәкилләре озата барачак. Хәзер Русия хөкүмәте Кытай ватандашлары өчен эшче визаларны тыю турында карар әзерли.

Эпидемия декабрь ахырында Кытайның Хубэй төбәге Үһән шәһәрендә башланды. 31 гыйнвар иртәсенә алынган мәгълүматка караганда, Кытайда коронавирустан үлүчеләр саны 213кә, вирусны йоктырган кешеләр саны 9 меңгә җиткән. Вирус барлыгы 18 илдә табылган. Кытайдан тыш башка илләрдә вирус йоктырган кешеләр саны 100дән арткан.

30 гыйнварда Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус таралуны халыкара әһәмияткә ия булган гадәттән тыш хәл дип таныды.

XS
SM
MD
LG