Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус сәбәпле гадәттән тыш хәл игълан итте


Гадәттән тыш хәлнең халыкара күләмдә булуы ассызыклана. Вирус башка илләргә күчүгә әзерләнер өчен хәзер гамәл кылырга кирәк, ди оешма җитәкчесе.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы пәнҗешәмбе үткәргән ашыгыч киңәшмәсендә #nCoV2019 исемле коронавирус сәбәпле гадәттән тыш хәл игълан итте. Аның халыкара күләмдә булуы ассызыкланды. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.

Оешма җитәкчесе Тедрос Адзхном Гебрейесус авыруны тоткарлау өчен Кытай башкарган гамәлләрне югары бәяләвен белдерде. "Кытай мондый төрдәге хәлләр өчен яңа гамәл стандартларын керткән", диде ул.

Шул ук вакытта, ул сәламәтлек саклау системы көчсезрәк булган илгә эләгү очрагында вирусның әлеге илгә никадәр зур зыян салачагын бәяли алмавын таныды. "Илләрне мондый вакыйгаларга әзерләр өчен без хәзер гамәл кылырга тиеш", диде Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы җитәкчесе.

Узган атна оешма вируска бәйле киңәшмә оештырса да, "йогышлы чир халыкара куркыныч тудырганын раслаучы мәгълүмат әлегә җитәрлек түгел" дигән аңлатма белән гадәттән тыш хәлне игълан итмәгән иде.

#nCoV2019 исемле коронавирус Кытайның Үһән шәһәрендә 2019 елның декабрендә барлыкка килде. Вирус тиз таралды, 23 гыйнварда Кытай хакимияте Үһән шәһәрен япты. Хубэй төбәгенең тагын берничә шәһәрендә тышкы дөнья белән элемтә чикләнде. Җәмәгать транспорты хәрәкәте, һава аланнары һәм вокзаллар эше туктатылды, юллар ябылды.

Моңарчы билгеле булмаган коронавирус сулыш юлларына йога һәм кешедән кешегә күчә ала. Ул үпкә ялкынсынуының авыр төрен китереп чыгара. Русиядә коронавирус йоктыруда ике кеше шикләнелде, бу очраклар расланмады. Русия һава аланнарында контроль көчәйде, Кытай һәм күрше илләрдән юлчыларны тикшерәләр.

30 гыйнвар көнне Кытай хакимияте коронавирустан үлүчеләр саны 170кә җиттүен, 7,7 мең кешенең авыруын белдерде.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG