Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус сәбәпле әлегә гадәттән тыш хәл игълан итми


Кытайда чыккан йогышлы чир халыкара куркыныч тудырганын раслаучы мәгълүмат әлегә җитәрлек түгел диелә.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Кытайда моңа кадәр билгеле булмаган коронавирус китереп чыгарган йогышлы чир сәбәпле халыкара сәламәтлек саклау өлкәсендә гадәттән тыш хәл игълан итми торырга булган. Оешма җитәкчесе Тедрос Адзхном Гебрейесус белдергәнчә, мондый карар кабул итәр өчен җитәрлек мәгълүмат юк. Килеп туган хәл турында фикер алышу өчен җыелган ашыгыч комиссия эчендә фикерләр каршылыгы туды дип таныган Тедрос. Ләкин Кытайда гадәттән тыш хәл булуы бәхәссез дигән ул. Ашыгыч комиссия эшен дәвам итәчәк.

Гадәттән тыш хәл тәртибе моңа кадәр, мәсәлән, Африкада Эбола бизгәге сәбәпле кертелгән иде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, билгесез коронавирус китереп чыгарган үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны 800дән арткан. Аларның күбесе Кытай кешеләре. Тагын алты илдә авыручылар ачыкланган. Кытайда үлүчеләр саны 25кә җиткән.

23 гыйнварда Кытай хакимияте вирус беренче табылган Ухань шәһәрен япты. Хубэй төбәгенең тагын берничә шәһәрендә тышкы дөнья белән элемтә чикләнде. Җәмәгать транспорты хәрәкәте, һава аланнары һәм вокзаллар эше туктатылды, юллар ябылды. "11 миллион кеше өчен карантин – сәламәтлек саклау тарихында моңарчы күрелмәгән очрак", дип белдергән Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы.

Пекинда Ай календаре буенча яңа елны бәйрәм итү чараларын уздыру тыелды. Яңа ел 25 гыйнварда билгеләп үтелә. Бәйрәм чаралары 10 февральгә кадәр планлаштырылган була. Кытай халкы бу көннәрдә туганнары һәм якыннарына кунакка йөри, чит илгә сәфәр кыла. Болар барысы да авыру таралуга китерергә мөмкин.

Моңарчы билгеле булмаган коронавирус сулыш юлларына йога һәм кешедән кешегә күчәргә сәләтле. Ул үпкә ялкынсынуының авыр төрен китереп чыгара.

Русиядә коронавирус йоктыруда ике кеше шикләнелде, бу очраклар расланмады. Русия һава аланнарында контроль көчәйде, Кытай һәм күрше илләрдән юлчыларны тикшерәләр.

XS
SM
MD
LG