Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда коронавирус килеп чыккан Ухань шәһәреннән китү тыелды


Кытайның Ухань шәһәре идарәсе шәһәрдән чыгуны тулысынча тыярга карар биргән. Бу шәһәрдән таралган коронавирус сәбәпле 17 кешенең үлүе хәбәр ителә.

Кытайның Ухань шәһәре хакимияте халыкка шәһәрдән китүне тыйган. Бу турыда Кытайның сәламәтлек саклау дәүләт комитеты хәбәр итә.

23 гыйнвар иртәнге биштән Ухань шәһәре белән һава һәм тимер юл аша элемтә туктатыла, шәһәр эчендә йөрүче транспорт хәрәкәте чикләнә. Хакимият оешмаларына бик кирәк булмаган очракларда җыелышлар уздырмаска, халыктан киңкүләм чаралар үткәрүдән тыелырга сорыйлар.
Дәүләт комитеты мәгълүматынча, яңа коронавирус сәбәпле килеп чыккан үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны 617 гә кадәр арткан. Шуларның 95е авыр хәлдә. 17 кеше үлгән.

Билгесез вирус Кытайның Ухань шәһәрендә 2019 елның декабрендә табылды. Вирусның бер кешедән икенче кешегә күчә алу сәләте расланган. Дәүләт комитеты мәгълүматынча, авырулар дәвалана торган хастаханәдә 14 медицина хезмәткәре вирусны йоктырган.
Әлегә вирусның һава аша йогуы ачыкланган. Әмма аның мутация кичереп, башка юллар белән дә күчә башлавы ихтимал дигән Кытайның сәламәтлек саклау дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Ли Бинь. Аның сүзләрен Интерфакс китерә.

Бинь Кытайда яшәүчеләрне һәм чит ил кешеләрен Ухань шәһәренә бармаска чакырган. Бу көннәрдә илдә “Яз бәйрәме” көтелә, аны бәйрәм итәргә гадәттә зур гаиләләр бергә җыела. Кешеләрнең күпләп туплануы авыру йоктыру ихтималын арттыра.

Коронавирусның чыганагы Ухань базарында канунсыз сатылган кыргый җанварлар булуы ачыкланган.

Бу вирус китереп чыгарган үпкә шешү авыруы Кытайда гына түгел, Тайланд, Япония һәм Көньяк Кореяда да очраган.

21 гыйнварда Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Кытайда яңа коронавирус китереп чыгара торган үпкә шешү очраклары арту сәбәпле утырыш уздырачагын хәбәр итте. Оешма вирусның куркыныч дәрәҗәсе турында әлегә белдерү ясамады.

22 гыйнварда Русия матбугат чаралары Харбиннан килгән кытай туристының шушы авыруда шикләнелеп хастаханәгә озатылуын хәбәр итте. Соңрак аның гадәти грипп белән чирләгәне билгеле булган.
Тагын бер очрак Петербурда, анда Пулково һава аланына Шанхайдан килгән 23 яшьлек русиялене медицина хезмәткәрләре каршы алган. Авыру билгеләре табылган егетне Боткин исемендәге йогышлы чирләр хастаханәсенә җибәргәннәр дип яза РБК.

XS
SM
MD
LG