1 июньнән Мәскәүнең Җәмигъ мәчете ачыла башлый

Мәсәкүнең Җәмигъ мәчете

Мәскәүдәге Җәмигъ мәчете 1 июньнән сынау тәртибендә эшли башлый. Җәмәгать намазлары әлегә уздырылмаячак.

Мәскәүдәге Җәмигъ мәчете мөселманнарны кабул итә башлаячак. Мәчет әлегә тулы көченә эшли алмаячак, башта аны сынау рәвешендә ачу күздә тотыла. Бу турыда РИА Новостига Русия Федерациясе мөселманнары Диния назәрәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов сөйләгән.

Мөхетдинов сүзләренчә, мәчетнең ачылуы хакында игълан булмый, беренче көннәрдә мөселманнарның күпләп килүе дә көтелми, чөнки “бу юнәлештә үгетләү эше алып барылмый”.

Мөфти урынбасары җомга намазлары турында карар кабул ителмәде дигән. “Кешеләр ни дияр, шуны карарга телибез. Битлекләр, бармакчалар, ирекмәннәр эше, уздыру системына кагылышлы тиешле нормативларны тәэмин итә алырбызмы” дигән Мөхетдинов.

Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә Русия мөфтиятенә караган бүтән мәчетләр әлегә ябык, ә төбәкләрдә мәчетләрнең ачылуын җирле мөфтиятләр һәм төбәк җитәкчелеге хәл итә дигән ул.

30 майда Русия Федерациясе мөселманнары диния назәрәтенә һәм Русия мөфтиләр шурасына караган мөселман оешмаларына чикләүләрдән этаплап чыгу хакында күрсәтмәләр язылган хат таратылды. Хатны Дамир Мөхетдинов имзалаган.

Хатта әйтелгәнчә, мөселман оешмаларына, Роспотребнадзор башлыгы Анна Попованың 25 майдагы белдерүенә таянып, 2020 елның 1 июненнән җәмәгать белән кылынучы гыйбадәт чараларына карата булган чикләүләрдән әкренләп чыгу максатка ярашлы дип санала.

Күмәк намазлар уздырганда ара калдыру, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм хроник авырулары булганнарга намазларга килүдән тыелып торырга киңәш итү, мәчетләргә кергән җирдә кулны эшкәртү өчен антисептиклар кую, битлек һәм бармакча кию тәртибен дәвам итү һәм башка таләпләр үтәлергә тиешлеге әйтелә.

Моңа кадәр Роспотребнадзор мәчет, чиркәүләрнең эшли башлау тәртибен аңлаткан иде. Изоляция режимыннан чыгуның беренче этабында гыйбадәт кылучыга 4 кв.м. мәйданнан да азрак урын бирелмәскә, ә халык саны 100 кешедән дә артмаска тиеш. Икенче этапта 200 кешене кертү рөхсәт ителә, ә өченче этапта чикләүләр тулысынча бетерелә.

Моннан тыш, 1 июньнән Себер төбәгендә дә мәчетләр эшли башлый.