Чаллы җәмәгатьчелеге Миңнехановны шәһәрдә коронавирус куркынычы турында кисәтә

Галимҗан Зарипов

Татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе имзалаган хатта шәһәрдә зәхмәт таралуга каршы ашыгыч чаралар күрелергә тиешлеге әйтелә.

Дөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе, лаеклы ялдагы табиб Галимҗан Зарипов шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге исеменнән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хат юллады. Хатта Чаллы шәһәрендә коронавирусның көчле таралуы әйтелә һәм республика җитәкчелеге бу хәлне туктатыр өчен чаралар күрергә тиеш дип ассызыклана.

Шәһәрдәге хәлне сурәтләп, "безнең барыбызның да диярлек туганнарыбыз, якыннарыбыз, танышларыбыз йә шушы зәхмәт белән чирли, йә инде кабердә ята" дип яза Зарипов.

Чаллыда яңа вирус йоктырган кешеләр бик күп, ләкин "рәсми статистика боларны әйтми, яшерә, шомартып күрсәтә" диелә хатта. "Белүебезчә, авырулар саны меңләгән, ул көннән-көн артуга бара" дип яза Зарипов.

БУ ТЕМАГА: Марат Садыйков: "Чаллыда көненә 2-3 кеше үлә дип язулар дөрес түгел"

Авыруның коронавирус билгеләре булса да, аңа ике яклы үпкә шешүе (двухсторнняя пневмония) диагнозы куела дип искәртә автор. Ул бу мәгълүматны үзенең чыганакларына таянып хәбәр итә. Үпкәсе шешкән авыруларны тын алу кыенлашкан очракларда гына хастаханәгә салалар дип яза автор. "Мондый авыруларның берничә проценты гына терелергә мөмкин, калганнарын коткарып булмаячак. Дөнья практикасы шуны күрсәтә" диелә хатта.

Дәүләт дәрәҗәсендә ашыгыч чаралар күрелмәсә, Чаллы халкының күпчелеге кырылып бетәргә мөмкин дип кисәтә Зарипов. Ул татар конгрессы әгъзалары исеменнән коронавируска каршы өстәмә чаралар күрелүен сорый һәм активистларның тәкъдимнәрен җиткерә.

БУ ТЕМАГА: Татарстанда коронавирустан 12нче кешенең үлүе хәбәр ителде

Атап әйткәндә, халыкка дөрес статистиканы чыгару, коронавирус билгеләре булып та, пневмония диагнозы куелган авыруларны кичекмәстән хастаханәгә салу, КАМАЗ эшчеләрен тулаем тест аша уздыру, үзизоляция чараларын яңадан кырыслату, кирәк булса, Чаллыны карантинга ябу кебек чаралар әйтелә.

Шәһәрдә йогышлы чир котырганда, сайлаулар, плебисцитлар уздыруны зур ялгыш дип саныйбыз

Шулай ук күп кеше җыела торган чаралар уздыруны да булдырмаска кирәк диелә. "Шәһәрдә йогышлы чир котырганда, сайлаулар, плебисцитлар уздыруны зур ялгыш дип саныйбыз. Мондый куркыныч шартларда кешеләр өйләреннән чыгып, халык күп җыела торган урыннарга барырга тиеш түгел. Бу – үлем вирусы таратуның һәм йоктыруның турыдан-туры юлы булып тора" дип ассызыклый автор. Ул Миңнехановтан Чаллы шәһәрендә коронавирус-пневмония чире буенча дәүләт дәрәҗәсендә ашыгыч чаралар күрүен сорый.

Галимҗан Зарипов – Чаллы шәһәрендәге "СПИД үзәге" хастаханәсенең элекке баш табибы, шәһәр шурасының элекке депутаты, элекке хакимият хезмәткәре.

БУ ТЕМАГА: Чаллыда тагын бер хастаханәне COVID-19 авыруларын дәвалауга бирәләр

Рәсми саннарга караганда, Чаллыда узган тәүлектә алты кешедә коронавирус ачыкланган. Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Айгөл Борһанова шәһәр шурасы депутатлары утырышында белдергәнчә, 17 июньгә Чаллыда коронавирус йоктыруның барлыгы 635 очрагы рәсман теркәлгән, 60 кеше хастаханәдә дәвалана.

1 июнь Чаллыда урнашкан Тукай районы үзәк хастаханәсе коронавируслы авыруларны дәвалый торган итеп үзгәртелүе хәбәр ителде. Хастаханәгә аена 170 мең сум хезмәт хакы түләргә вәгъдә итеп табиблар эшкә чакырылды.

Соңрак Чаллыда коронавируслы авыруларны дәвалаучы хастаханәләрне бушату өчен Алабуга бала тудыру йортын covid-һоспиталь итеп үзгәртәчәкләре билгеле булды. Бу хастаханә 80 кешене дәвалауга исәпләнгән диелде.

Хөрмәтле укучылар, шушы вазгыять турында мәгълүматыгыз булса, безгә хәбәр итә аласыз (azatliq@rferl.org), йә форумда язып калдыра аласыз.

Рәсми саннар. 19 июнь 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 4 792 (+62) 2 267 (+85) 18 (+0)
Татарстан4 114 (+36) 3 635 (+3) 11 (+1)
Русия569 063 (+7 972) 324 406 (+10 443) 7 841 (+181)

стопкоронавирус.рф