Кырымнан 140 мөселманга хаҗ сәфәрен 2021 елга күчерергә тәкъдим ителгән

Хаҗ кылучылар

Кырым мөселманнарының да 2020 елның июль аенда көтелгән хаҗ сәфәре киләсе елга күчерелгән.

Хаҗга бару өчен документлар әзерләгән мөселманнарга хаҗ сәфәрен 2021 елга күчереп килешүләрне яңадан имзаларга тәкъдим ителгән. Тышкы элемтәләр һәм хаҗ оештыру бүлеге җитәкчесе Артур Решитов белдерүенчә, быел хаҗга бару өчен 140 кеше гариза биреп өлгергән.

“Коронавирус сәбәпле без хаҗга баручылар теркәлүләрен туктаттык. Мөфтият һәм оператор исеменнән хаҗга 2020 елда барырга әзерләнгән мөселманнар 2021 елда барачакларын гарантиялибез”, диде ул.

Коронавирус сәбәпле Согүд Гәрәбстаны чит ил ватандашлары өчен хаҗ сәфәрен туктатты.

Русия мөселманнары өчен 2020 елда аерылган 25 мең урыннан 600 урын Кырымга бүленгән иде. 2020 елда хаҗ сәфәре 24 май башланып 4 сентябрь тамаланырга тиеш иде. 2019 елда Кырымнан 975 кеше хаҗга барган иде.