Болгар: пандемия сәбәпле туристлар нык кимегән

Татарстанда изоляция режимы вакытында иң зур зыян күргән өлкә туризм булды. Ике ай дәвамында халык өйдә утырды. Хәзер эчке туризм тармагы кабат торгызыла башлады. Азатлык хәбәрчесе Болгарга барып, туризм үсешен күзәтте, гидлар, сәүдә итүчеләр һәм туристлар белән аралашты.

Узган ел Болгарга 530 мең турист килгән. Быел пандемия сәбәпле аларның саны бермә-бер кимеде. Хәзер Болгарда чит ил туристлары сирәк күренә, тарихи урынга күбрәк Татарстан һәм Русия төбәкләреннән киләләр.

Туристларның бер өлеше тиз йөрешле "Метеор" теплоходында баруны хуп күрә. Казан-Болгар елга маршрутында көн саен бер кече теплоход йөреп тора. Ә якшәмбе көнне икешәр тапкыр бара.

Казан елга порты

Казан елга портында гадәттәгечә халык күп иде. Причалга керер өчен кешеләр социаль араны сакламыйча зур чиратта торырга мәҗбүр. Шулай да причалга битлектән керергә кушалар. Ә теплоход халык белән шыгрым тулы, беркем дә беркемне тикшерми. Шуңа да ике сәгатьлек юл вакытында кешеләр социаль араны сакламый, битлек кими, теплоходта антисептиклар тәкъдим ителми, хәтта бәдрәфтә дә кулны сабынлап юу мөмкинлеге юк.

Болгарга килеп төшү белән халыкны сувенирлар, магнит сатучылар каршы ала. Сәүдә нокталары янында кешеләр әллә ни туктап тормый. Акча юклыктанмы, әллә башка сәбәптәнме — кибетләрне читләтеп узып китәләр. Сәүдә итүчеләр керемнең бермә-бер кимүен әйтә.

Уңда сәүдә нокталары

"Халык барыбер аз. Кичә теплоходта килделәр. Яхшы иде. Бүген Казан кешеләре "Метеор"да килде. Алар бездән әз сатып ала. Көндезге сәгать бердә керем 800 сум гына. Узган ел бу вакытта 6-7 мең сум эшли идек. Әйе, керем бермә-бер кимеде", ди сатучы Зөһрә Гарипова.

Зөһрә Гарипова

Зөһрә Гарипова Болгарда инде биш ел сәүдә итә. Изоляция вакытында өйдә утырган. Сату аз булса да, хезмәт хакы үзгәрмәде ди.

"Безгә бер эш көне өчен 300 сум акча түлиләр. Без монысына да шат. Монда пенсионер һәм студентлар эшли инде. Бу вакытлы эш бит", ди ул.

Болгарда сәүдә кимүенең төп сәбәбе — чит ил туристлары булмауда.

"Кеше бар, ләкин чит илнекеләре әзрәк. Башка елларда алар күп килә иде", ди кибетче Рәсимә Бәшәрова.

Рәсимә Бәшәрова

Болгар тирәсендә таксистлар да шактый. Эшсез утырмыйлар. Туристларны көтәләр. Керемнәр әкренләп килә башлады диләр.

"Изоляция вакытында ай ярым эшләмәдем. Рөхсәт кәгазен, бармакча, битлектән йөрүне тикшереп йөрделәр. Бер-ике тапкыр Казанга, Чистайга барып кайттым микән. Хәзер әкренләп барысы да үз урынына кайта бара. Гаилә белән килсәң, битлекләрне дә тикшереп тормыйлар. Монда беркем битлек кими. Халык кайдан гына килми. Чаллыдан туганнар килде, моңа шаккатып карап торды", ди үзен Рәшит дип таныштырган таксист.

Your browser doesn’t support HTML5

Пандемия сәбәпле Болгарда туристлар нык кимегән

Болгарда хәзер барлык туристик маршрутлар да ачык. "Болгар цивилизациясе" музее гадәттәгечә эшли. 210 сум билет белән музейны карап чыгып була. Музей бушап калган. Дүрт-биш кеше генә экспонатлар белән танышып йөри иде, ә музей хезмәткәрләре бер почмакта җыелышып нидер хакында фикер алыштылар.

Шушында ук тамак ялгап алырга да мөмкин. Музейдагы кафеның террасасын оештырганнар.

Ак мәчет тирәсендә дә халык аз түгел. Монда туристлар белән беррәттән никах укытып йөрүчеләрне күрергә була. Мәчет хезмәткәрләре көн саен никах укылуын әйтә. Димәк, гыбадәтханәнең кереме тулып тора. Кече манарага менү дә тыелмаган. Кешеләр 50 сум түләп, бер-берартлы манарага менәргә ашкына. Шул ук вакытта музей хезмәткәрләре дә халык булмауга зарлана.

Ак мәчет

"Менә сез хәзер үзегез генә басып торасыз. Узган ел бу вакытта төркем-төркем кеше иде", ди үзен Дамир дип таныштырган хезмәткәр.

Җәмигъ мәчетендәге таш багана тирәсендә әйләнүчеләр, ташка тотынып теләк әйтүчеләр дә аз түгел. Шунысы үзенчәлекле, күп туристлар гидларсыз гына, аерым йөрүне хуп күрә. Дүрт ел экскурсовод булып эшләүче Рамил Исламов сүзләренчә, туристлар саны ике тапкырга азайган һәм гидларга да ихтыяҗ кимегән.

Рамил Исламов

"1 июньнән башлап туристлар килә башлады. Музей эшчеләреннән сораган идем, алар туристлар саны ике тапкырга азайды ди. Хәзер Казан, Татарстан кешеләре күпләп килә. Бүген минем төркемдә Мәскәү кешеләре һәм Балык Бистәсеннән дүрт кеше бар. Чит ил кешеләре күренми. Эшләр азайды безнең. Хәзер күпләп мөрәҗәгать итү юк", ди ул.

Чит илгә чыгу мөмкинлеге булмагач, эчке туризм үсеш алачак дип фаразланган иде. Ләкин Исламов моның тәэсирен күрми.

"Кеше барыбер эшсез утыра. Күбесе килергә курка. Килерләр дип көтәбез", ди ул.

Болгарда туристлар

Болгар тыюлыгына керү юлы машиналар белән тулган. Тирә-яктан килүчеләрнең күп булы турында сөйли бу. Туристларның бик сирәге генә битлектән йөри. Бина эчендә дә битлексез йөргән өчен сүз әйтмиләр. Иң мөһиме — туристлар гына булсын.

"Өч-дүрт ай дәвамында коронавирус та коронавирус диләр. Күндек аңа. Аллаһы Тәгалә коткара. Андый әйберләр эләкмәс дип уйлыйм", ди Мәннүр Закиров.

Мәннүр Закиров

Мәннүр Закиров тормыш иптәше Зөбәрҗәт белән Болгарга беренче тапкыр килүләре. Буа районыннан килгәннәр.

Зөбәрҗәт Закирова

"Ләззәт алып кайтабыз, күңел үткәреп. Болгар Ак мәчете белән ошады, аның эченә дә кердек, укып утыралар иде", дип уртаклашты хисләрен Зөбәрҗәт ханым.

"Хәзер чит илгә чыгып булмый. Аның урынына Сочига барырга була. Ялларны монда үткәрергә булдык. Бик матур һәм чиста монда. Беренче хисләр шундый", ди Сембердән килгән Евгений Зиновьев.

Евгений Зиновьев

Туристлар арасында чит ил кешесен очрату мөмкин түгел диярлек. Очраганнары да пандемия башланганнан бирле ватанына кайтмаганнар. Шуларның берсе Британиядән килгән Джастин Уалли, Казанда инглиз теле укыта.

Джастин Уалли

"Мин монда ике ел элек булган идем. Ни өчен кире килдемме? Чөнки миңа Идел Болгары мәдәнияте ошый", ди ул.

Уалли Болгардагы һәр нәкышне күзәтә, аларны фотога төшереп бара. Аны коронавирус таралуы да куркытмый.

"Коронавирустан бик курыкмыйм. Әгәр мин аны йоктырсам, үлмәм дип уйлыйм. Бу минем өчен зур проблем түгел", диде Джастин Уалли.

Хәзер Болгарда чит ил кешеләре килүен көтәләр. Нәкъ менә алар сәүдәгәрләрнең керемен арттыра, кыйммәтле рестораннарда ашый, кунакханәдә куна. Бу Болгар тыюлыгының да, җирле халыкның да керемен арттыра. Ләкин чит ил кешеләренең якын киләчәктә күпләп килүенә ышанмыйлар.

БУ ТЕМАГА:

Туризм шартлары: бездә һәм чит илдәТатарстан һәм Башкорстанда кайда ял итеп булаПандемиядән зур музейлар күбрәк зыян күрә