Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пандемиядән зур музейлар күбрәк зыян күрә


Болгарда татарлар кулланган язуларга истәлек ташлары

Изоляция тәртибе сәбәпле ябылып торган Татарстан музейлары 18 май янә эшли башладылар. Азатлык аларның бүген нинди хәлдә булуын ачыклады.

ЮНЕСКО мәгълүматына күрә, коронавирус пандемиясе сәбәпле дөньядагы музейларның 90 проценты вакытлыча ябылган, ә аларның 13 проценты пандемиядән соң да бөтенләй ачылмаска мөмкин.

Билгеле булганча, һәр музей алдында дәүләт, яисә җирле хакимият тарафыннан куелган еллык план бар. Апрель аеннан башлап өч-дүрт ай халык музейларга иң күп йөргән вакыт санала. Быел вирус таралу сәбәпле халык бу айларда өендә утырырга мәҗбүр булды.

Татарстанда музейлар республика президенты фәрманы белән үз эшен 18 май Халыкара музейлар көнендә башлады. Русиядә музейлар 1 июнь ачылды. Азатлык Татарстанның иң зур һәм популяр булган Болгар музей-тыюлыгы һәм Әлмәт районы Кичүчат авылында урнашкан Ризаэтдин Фәхретдин исемен йөрткән музей җитәкчелеге белән аралашып, музейларның бүген нинди хәлдә булуын ачыклады.

Болгар музей-тыюлыгында мөдир урынбасары Лилия Сафина пандемиядән кечкенә муниципаль музейларга караганда зур, дәүләт статуслы музейлар күбрәк зыян күрәчәк, ди.

— Лилия ханым, изоляциядән соң 18 май тыюлык ачылды. Бүгенге көндә эшне ничек алып барасыз?

Лилия Сафина
Лилия Сафина

— 12 май хезмәткәрләребез эшкә чыкты, ә инде 18 май Халыкара музейлар көнендә Рөстәм Миңнеханов әмере белән музейлар ачылды. Эш шартларга күрә алып барыла. Бишәр, унар кешелек төркемнәр генә кабул итәбез. Хезмәткәрләр дә, музейга килүчеләр дә битлек һәм бармакча кияргә тиеш. Керү урыннарында санитайзерлар тора, һәр кергән кеше аны куллана. Кешеләр ачылыш вакытаннан ук килә башлады, әле өйдә утырган чакта да күпләр шалтыратып, эшлисезме, кайчан эшли башлаячаксыз, дигән сораулар бирде.

—Узган ел белән чагыштырсак, май аенда килүчеләр саны кимүе сизелдеме?

— Әйе, нык сизелде. Билгеле, быел узган елдагы килүчеләр санын туплый алмаячакбыз. Май ае — экскурсия, туризм чорының актив вакытларының берсе, һәм шул пандемия сәбәпле без бу айны югалттык дип була.

— Ә ничек уйлыйсыз, халык изоляциядән арып, музейларга агылырга әзерме, әллә инде чир йоктыру, яисә, әйтик, халыкның керемнәре кимү сәбәпле кеше музейларга барудан тыеламы?

— Курку хисе азмы-күпме бар инде, әмма саклану чаралары никадәр каралганын да искә ала халык. Күп кешенең финанс ягыннан авырлык булганын аңлыйбыз, шуңа күрә бездә берничә акция бар. Мәсәлән, һәр айның беренче сишәмбесендә теләгән музеебызга бушлай кереп була. Бу акция инде икенче ел рәттән бара һәм Татарстанның бөтен музейларына да карый. Шулай ук укучылар теләгән музейга теләгән көнне бушка кереп карап чыга ала.

— Ачылуыгызга инде ике атна булды. Узган ел май ае белән чагыштырсак, туристлар саны күпмегә кимеде дип әйтә аласыз?

— Узган елның май аенда гына безнең комплекс 51 мең кешене кабул итте. Ә быел май аен алганда, 18 майдан 28 майга кадәр өч йөздән артык кеше килде. Аермасы шактый бит инде.

Болгар казуларында табылган чүлмәкләр
Болгар казуларында табылган чүлмәкләр

— Ил җитәкчелеге тарафыннан аерым бер еллык план бирелә дип беләбез. Болгар музей-тыюлыгы ул планга күрә ел эчендә ничә кеше кабул итәргә тиеш?

— 2019 ел ахырында бу елга план 400 мең кешегә исәпләнеп куелган иде, әмма бу көтелмәгән хәлләр сәбәпле, бу санны үзгәртерләр дип уйлыйм.

— Димәк, быел Болгар 400 мең кешене берничек тә җәлеп итә алмас дип төгәл әйтә аласыз?

— Әйе. Шундый план куелды, әмма бу санны тутыра алмаячагыбыз көн кебек ачык. Хәтта якын арада вазгыять кулай якка үзгәрсә дә, тутыра алмаячакбыз. Ләкин уңай якка үзгәрешләр дә күренә башлады, Казаннан безгә метеорлар йөри башлады. Ике сәгать 20 минутта килеп җитә. Бу да безнең өчен бик әйбәт, чөнки су транспорты җәйге чорда бик актуаль. Бу да безгә азмы-күпме ярдәм итәчәк, чөнки Идел буйлап Болгарга бару — үзе бер сәяхәт.

— Мәскәү, Петербурның дәүләт музейларының кайберләрен тоту көнгә миллион сумга төшә. Болгар музей-тыюлыгын бер көн тотуга күпме акча җәлеп ителә?

— Хәзер бу сорауга җавап бирә алмыйм, чөнки моңарчы алай көнгә никадәр акча киткәнен санаган юк.

— Һәр музей бюджет акчаларыннан тыш еллык керем казана. Дәүләт биргән акчадан тыш музей-тыюлык күпме акча эшли?

— Әйе, безнең дә өстәмә керемебез бар. Үзебез эшләгән акчаларның 70кә якын пронценты хезмәткәрләргә премия өчен тотыла, калганын кирәк-ярак әйберләр сатып алыр өчен кулланабыз, җиһазлар, басма реклам, күргәзмәләр оештыру да шул акчага.

— Ә сан белән әйткәндә, дәүләт никадәр акча бирә һәм музей-тыюлык үзе никадәр акча эшли?

— Төгәл әйтә алмыйм, янымда хисапчы да юк. Әмма республика биргән бюджетның 20 процентын үзебез эшлибездер якынча.

Болгарда "Истәлек билгесе" бинасы яныннан яр буе күренеше
Болгарда "Истәлек билгесе" бинасы яныннан яр буе күренеше

— Русиянең зур музей-галереяләре җитәкчеләре, бүгенге көндә музейларны узган елда җыйган запас акчага яшәтәбез ди. Болгарның андый запас акчалары бармы?

— Без Татарстанның мәдәният министрлыгына карыйбыз. Финанслау республика бюджетыннан бара. Хезмәт хаклары республика биргән акчалардан түләнә, ә инде хезмәткәрләребезгә өстәмә түләүләр үзебезнең эшчәнлегебездән тапкан акчадан бирелә. Бу айларда хезмәткәрләребезне өстәмә түләүләр белән сөендерә алмабыз дип уйлыйм. Ләкин җәй ахырында күбрәк түли алырбыз дип өметләнәм. Оклад булып торган акчалар һичшиксез түләнеп барачак, өйдә утырган вакытта да хезмәт хакларын киметмәдек, вакытында түләп бардык.

—Штатны киметергә туры килдеме?

— Юк, булган штатны саклап калдык. Хәтта хәзер җәй чорына вакытлы сезон эшенә берничә кеше эзлибез. Андыйлар гадәттә җирле халыктан җыела.

— Узган елның май чоры белән чагыштырсак, музей уртача никадәр керем югалтты?

— Апрель-май айларын алсак, уртача алты миллион югалттык. 1 апрельдән май азагына кадәр. Бу инде тулаем бөтен тыюлыкны, бөтен күрсәткән хезмәтләрне күздә тотып әйткәндә.

Болгарда идарә иткән ханнар исемнәре язылган истәлек ташлары
Болгарда идарә иткән ханнар исемнәре язылган истәлек ташлары

— Дәүләттән берәр нинди ярдәм көтеләме? Күп музейлар өстәмә керемнәрсез калачак бит.

— Әлегә югалткан керемнәрне кайтарабыз дип әйтүче булмады, әмма финанс яктан уртача бу ике айда никадәр югалту булды дип сорадылар. Безне шул республика бюджетыннан финанслау коткара. Шуның белән хезмәт хакларын саклап кала алабыз. Безнең өчен тагын бер тискәре күренеш — массакүләм чараларны оештыруны тыю. Ел да уздырыла торган массакүләм чаралар бар бит бездә. Менә июль аенда планда берничә андый чара бар, әмма буламы алар, күчереләме — әлегә әйтүче юк. Быел андый чаралар булмаска да мөмкин. Республика җитәкчелеге дә, мәдәният министрлыгы да әлегә бернинди аңлатма, боерык бирмәде. Билгесезлек ул яктан.

— Интернетта виртуаль экскурсияләр оештыру активлашты. Ничек уйлыйсыз, берәр платформа аша мондый экскурсияләрне акча түләп карауга күчерсәләр, халык ризалашырмы?

— Миңа калса, халык андыйга әле әзер түгел. Санаулы кеше генә акча түләп виртуаль карарга әзер булачактыр. Моны хәтта эксперимент итеп эшләү дә кирәкмәс, чөнки андый нәрсәне оештыру күп чыгымнар һәм хезмәт таләп итәчәк, ә асылда, әйткәнемчә, санаулы кеше генә ризалашыр. Мондый формат әлегә керемле түгел дип уйлыйм. Бәлки үземә генә шулай тоеладыр. Якын елларда керемсез булыр дип уйлыйм мондый эшне. Реклама өчен әйе, интернет экскурсияләр бик кулай, һәм без дә моны бик актив кулланабыз, әмма, әйткәнемчә, бушлай.

— Пандемия сәбәпле муниципаль музейлар никадәр зыян күрер дип уйлыйсыз? Аларга да ярдәм кирәк дип саныйсызмы?

Эшчәнлеген туризм белән бәйләп алып барган музейлар күбрәк зыян күрәчәк

— Миңа калса, кечкенә музейларга моңарчы да алай ук артык күп кеше йөрмәде. Аларга экскурсиягә гадәттә укучылар, җирле халык йөри бит инде. Алар ничек йөрде, шулай ук йөриячәк. Шуңа күрә алар артык зыян күрде дип уйламыйм. Иң зур зыян күрүче музейлар зур масштаблы урыннардыр. Эшчәнлеген туризм белән бәйләп алып барган музейлар күбрәк зыян күрәчәк. Бу вакытта без бит инде зур автобуслар, зур теплоходлар белән килә торган туристларны кабул итә идек. Туроператорлар белән дә тыгыз элемтәдә эш алып бардык, алар да хәзер аяныч хәлдә, алга таба ни булып бетәр, бу өлкә кайчан үз җаена керәчәген белмибез диләр. Җирле ашханәләр дә бүгенге көндә билгесезлек хәлендә, алар да зыян күрә.

Ризаэтдин Фәхретдин музее
Ризаэтдин Фәхретдин музее

Азатлык Әлмәт районы Кичүчат авылында урнашкан, күренекле татар-башкорт мәгърифәтчесе, дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең тормышы, хезмәтенә багышланган, муниципаль саналган мемориал музей мөдире Диләрә Гыймранова белән дә сөйләште. Ул биредә 20 ел мөдир вазифаларын башкара. Диләрә ханым музей алдында куелган быелгы планны үти алачакларын әйтте һәм пандемия чоры музейның эшчәнлегенә никадәр зур үзгәреш керткәне хакында сөйләде:

— Гадәттә, бу май һәм җәй айлары музейга иң күп кеше йөргән чор булып санала. Елына уртача җиде мең кеше килә безгә, шул санның 40 процентын апрель азагы, май һәм июнь башында кабул итә идек. Менә кызганычка, финанс ягыннан бу вакытны югалттык дип әйтеп була, әмма бернишләтеп булмый. Булдыралган кадәр эшне алып барабыз.

— Җиде мең дип әйттегез, ул хакимият тарафыннан куелган еллык планмы?

Диләрә Гыймранова
Диләрә Гыймранова

— Безгә кеше саны белән түгел, финанс ягыннан план куела. Безгә куелган план — 50 мең сум җыю. Авыл музее булсак та, бу планны үтибез. Башка районнарда планнар башка. Мәсәлән, беләм, Менделеевски музее 36 мең сум планын үти. Ә без инде авыл музее булсак та, 50 меңне җыярлык билет сатабыз. Билетның тулы бәясе 50 сум, ташламалысы — 25 сум. Монда искәртеп үтәргә кирәк, балалар, күп балалы гаиләләр, үзебезнең авыл халкы, музейда, китапханәдә эшләүчеләр һәм Риза Фәхретдиннең туганнары музейга түләүсез керә. Шуннан башка да без 50 меңлек планны тутырабыз.

— Музей район карамагындамы? Музейны тотуга никадәр акча җәлеп ителә?

— Әйе. Утын суын, хезмәт хакларын түләү һәм калган барлык түләүләрне исәпләсәк, елына бер миллионнан артык акча кирәк. Ә инде бюджеттан тыш эшләгән 50 меңне Риза Фәхретдиннең хезмәтләрен бастыру, үзебезнең фәнни эшләрне бастыруга, туризмны җәелдереп җибәрү өчен буклетлар бастыруга тотабыз.

— Музейда эшләүчеләрнең хезмәт хаклары нәрсәдән исәпләнә? Экскурсиягә килүчеләрнең саны тәэсир итәме хезмәт хакларына?

— Куелган планның 70 процентын пандемиягә кадәр җыеп өлгердек дип әйтәсем килә, чөнки гыйнвар аенда Риза Фәхретдиннең туган көне иде, берничә чара уздырырга өлгердек шул вакытта. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә йөреп, музей дәресләрен үткәрдек. Андый җирләрдә билет хакы 25 сумнан артмый. Шулай итеп бер 40 мең сум җыелды, калган 10 меңне инде ел дәвамында ничек тә җыя алырбыз дип өметләнәм.

— Димәк, өстәмә керемнәр тәэсир итә хезмәт хакына?

— Әйе. Премияләр бюджеттан тыш җыелган акчадан бирелә. Беренче кварталны япкач түләнәсе премияләрне түләдек. Бу кварталныкын 18 май көнне музейлар көне уңаеннан, бәйрәм хисе кертәсе килеп түләдек бераз премия итеп.

XS
SM
MD
LG