Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Кытай фильмы җиңүче дип табылды

"Милли бәйге" номинациясендә Илшат Рәхимбайның "Әпипә" фильмы җиңгән.

XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале җиңүчеләре игълан ителде. Быел фестиваль ябык форматта, тамашачысыз узды. Жюри фильмнарны үзе генә карап, җиңүчеләр онлайн игълан ителде. Жюри конкурска килгән берничә йөз эш арасыннан 52 фильмны сайлап алган иде.

Иң яхшы фильм дип Кытайда төшерелгән “Чанфэн шәһәре” картинасы аталды, режиссеры Ван Цзин. Әлеге яшь режиссерның фильмы трейлерына һәм башка бер бәйгедә катнашу белешмәсенә караганда, анда мөселман темасы чалымнары күренми.

Иң яхшы режиссер номинациясендә “Омар һәм без” фильмын төшергән Марина Эр Горбач һәм Мехмет Бахадыр Эр җиңде (Төркия). Шушы фильмда уйнаган Джем Бендер иң яхшы актер дип табылды. Сценаристлар арасында Монголиядә төшерелгән “Мине исеңдә тот” фильмы өчен Ган-Очир Энебиш җиңеп чыкты.

Тулы метрлы фильмнар арасында иң яхшы оператор Акшай Индикар (“Галәм хроникалары”, Һиндстан), “Иң яхшы актриса” дип Елена Сусанина (“Керосин”, Русия) һәм Меруерт Саббусинова (“Мәрьям”, Казахстан) табылды.

Кыска метрлы иң яхшы фильм – “Син монда” (режиссер Орхан Абулов, Русия), иң яхшы документаль фильм – “Белмәүче кешеләр үзәнендә прогресс” (Германия, режиссеры Флориан Кунерт) дип табылды.

Татарстанда яки Татарстан белән берлектә төшерелгән, яисә Татарстан турында булган фильмнар “Милли бәйге”дә катнашты. Бу конурста Илшат Рәхимбайның “Әпипә” фильмы җиңеп чыкты. Документаль фильмнар арасыннан “Уголда бие” (Танцуй в Углу”) фильмы җиңде, режиссеры Солтан Сөнгатуллин.

Моннан тыш, кыска метрлы фильмнардан Элина Касыймованың “Бардым, бардым да күрдем” (“Шла, шла и увидела”), балалар өчен милли фильмнар арасында Сергей Киатровның “Ревиз әкиятләре. Архив эше” (“Ревизские сказки. Архивное дело”) проекты җиңде.

Шулай ук аерым бүләкләргә Салават Юзиевның “Бер фотосурәт тарихы” фильмы, Әмир Галиәскаровның “Бүре яры” (“Волчий яр”) фильмы лаек булган.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале 2005 елдан бирле оештырыла. Моңарчы ул зурлап, танылган кино йолдызлары чакырып уза иде.

Узган елда конкурста Татарстанда төшерелгән 18 фильм катнашты, шулардан "Байгал" (реж. – Илдар Ягъфәров, операторы – Юрий Данилов) Казан мэрының махсус бүләген алды һәм иң яхшы оператор эше номинациясендә җиңде. Милли кино номинациясендә Илшат Рәхимбайның "Сложный узор" документаль фильмы билгеләп үтелгән иде. Әмма Казан кинокартиналары иң яхшы фильм номинациясенә дәгъва итә алмады.