Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан фестивале тәмам. Татар киносына ярдәм булачак


Ябылу тантанасы
Ябылу тантанасы

24-30 апрель Казанда XV халыкара мөселман киносы фестивале узды. Ул ниләр белән истә калды? Эшлекле мәйдан буларак, максатларына ирешә алдымы? Азатлык режиссерлар, актерлар фикерен белеште.

Быел кинофестиваль эшлекле мәйдан буларак тәкъдим ителде. Беренчедән, чит ил фестивальләре мөдирләре белән килешүләр төзелде. Бу – Казан кинофестивале чит илләрдә дә тәкъдим ителәчәк дигән сүз. Икенчедән, алты татар сценариена продюсерлар табылды. Өченчедән, фестивальнең бәйге өлешендә Татарстан фильмнары да билгеләп үтелде.

Фестиваль програмының эчтәлегенә килгәндә, очраклы килеп эләккән яисә сыйфаты түбән булган фильмнар күренмәде. Монысы – элек сайлап алу турының жюри рәисе булган, быел програм мөдире – Сергей Лаврентьев хезмәте нәтиҗәсе. Сүз уңаеннан, фестиваль башланганда, Лаврентьев кинофестивальне кискен тәнкыйтьләгән иде. Ул фестивальгә түрәлек үтеп керүе, киноның арткы планга калуы турында сөйләде. Һәм түрәлекнең үтеп керүенә мисал итеп, Татарстан президентының кино сәнгатендә һуманизм өчен дигән бүләкнең иң соңыннан бирелүен атаган иде. Аныңча, президент бүләген соңыннан тапшыру – аның иң яхшы кино дигән номинациядән дә өстен икәнен күрсәтү. Програм мөдиренең бу тәнкыйте, күрәсең, кабул ителгән. Ябылу тантанасында президентның махсус бүләге тантананың башында тапшырылды һәм аңа Иранның "Найти Фэридэ" (реж. – Азаде Муссави) фильмы лаек булды.

XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале. Нәтиҗәләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:58 0:00

Фестиваль бәйгесенә барлыгы 55 фильм тәкъдим ителгән иде. Шулардан 18е Татарстан фильмы. Алардан "Байгал" (реж. – Илдар Ягъфәров, операторы – Юрий Данилов) Казан мэрының махсус бүләген алды һәм иң яхшы оператор эше номинациясендә җиңде. Милли кино номинациясендә Илшат Рәхимбайның "Сложный узор" документаль фильмы билгеләп үтелде. Әмма Казан кинокартиналары иң яхшы фильм номинациясенә дәгъва итә алмады. Димәк, әле үсәргә дә үсәргә безгә. Быел төп бүләкне Кыргызстанның "Песнь древа" (реж. – Айбек Дайырбеков) фильмы алды. Гран-приның акчалата күләме 1 миллион сум тәшкил итә.

Кинофестивальләр белән эшлекле килешүләргә килгәндә, быелдан Казан кинофестивале SIFFA халыкара Сочи кинофестивале белән хезмәттәшлек итә башлый. Бу уңайдан продюсер Любовь Балагова: "Бу – гади килешү генә түгел. Минем өчен Шәрык – рухи кыйммәтләр урыны да ул. Сочи кинофестивале дә биредәге рухи тирәнлеккә баер дип өметләнәм", дигән иде. Гомумән, кинофестиваль шушындый юнәлештә җиде килешү төзеде. Ул Бангладеш, Непал, Сүрия, Таҗикстан, Дагыстан, Сочи, Дондагы Ростов кинофестивальләре белән хезмәттәшлек итә башлаячак.

Невин Камель чыгыш ясый
Невин Камель чыгыш ясый

Питчингка исә төрле илләрдән сигез проект кабул ителгән. Анда Әмир Галиәскәровның Мәхмүт Галәү әсәренә нигезләнеп эшләнгән "Сафа һәм Саҗидә" фильмы җиңү яулады. Әмир Галиәскәров бу проектны: "Картина Госман империясе, хәзерге Төркиягә күчеп киткән татар мөһаҗирләре турында. Вакыйгалар XIX гасырда бара. Кино сәнгатендә әлегәчә бу тема күтәрелмәде. Миңа калса, бу татар тарихының әһәмиятле бер өлеше", дип тәкъдим итте. Нәтиҗәдә әлеге проектка 500 мең сум акча бүлеп бирелде. Diva Production киностудиясе (АКШ, Мисыр) мөдире Невин Камель әлеге картинага эш барышында да, прокат мәсьәләсендә дә ярдәм итәчәген белдерде. Невин Камель моннан тыш "Алмачуар" (Илшат Рәхимбай), "Йәгез, бер дога" (Мансур Гыйләҗев, Илдар Әбүзәров сценарие), "Z буыны" Айдар Габдрахманов), "Өчпочмак" (Салават Юзеев) проектлары авторлары белән дә килешү төзеде. "Үзбәккино" агентлыгы рәсми вәкиле, продюсер Улугбек Абдуллаев Зифа Кадыйрованың "Сагынырсың, мин булмам" әсәре буенча Татарстан-Үзбәкстанның уртак фильмы төшереләчәк, дип белдерде.

"Өчпочмак" фильмы продюсеры Марина Галицкая, фестиваль нәкъ менә эшлекле мәйдан булырга тиеш тә инде дигән фикердә:

– Фестиваль бөтен җирдә дә эшлекле мәйдан буларак хезмәт итә. Мине быелгы чараның "Казан саммит" чарасы белән туры килүе, оештыручыларның эше бик шатландырды. Питчингта без үзебезгә ярдәм таптык. Diva Production киностудиясе мөдире Невин Камель "Өчпочмак" дигән комедиягә ярдәм итәчәген белдерде. Аның режиссеры Салават Юзеев, төп герое – Илдус Габдрахманов. Безнең, гомумән, комедия жанрын үстерәсебез килә. Камал театры мөдиреннән, халык нинди спектакль ярата дип сорагыз, ул комедия, дияр. Кинога да халыкны башта җиңел жанр белән җәлеп итәргә һәм акрынлап саллы эшләр белән тәрбияләргә кирәк. Невин ничек ярдәм итә? Беренчедән эш барышында техник җиһазлар һәм профессионал команда белән. Аннан постпродакшн ярдәменә өмет итәбез. Миңа калса, бу Татарстан киносын бөтенләй яңа дәрәҗәгә чыгарачак.

Салават Юзеев
Салават Юзеев

Режиссер Салават Юзеев бу фестивальне бәхәсле булуы белән исендә калдырачак:

– Фестивальдә "Шиһап хәзрәт" дигән фильмым күрсәтелде. Ул янә бәхәс уятты. Шуңа күрә бу чараны мөгаен бик озак оныта алмамдыр. Ә инде кино күләгәдә кала дигәндә... Бу, бер яктан, дөрес фикер. Без дә бер Америка фирмасы белән килешү төзедек, тиздән уртак эшебез барлыкка килер дип ышанам. Ләкин бит бөтен дөньяда кинофестивальләр шул юнәлештә үсә. Аларның күпчелегендә фильмнарны сатып алу бар. Бу билгеле бер фильм чит илдә прокатка чыгачак, дигән сүз. Безнең өчен прокат – иң авырткан җир бит инде. Бәлки моннан соң алга китеш булыр.

Драматург Мансур Гыйләҗев ике елдан соң әтисе Аяз Гыйләҗев әсәре нигезендә фильм барлыкка киләчәк дип ышандырды:

– "Йәгез, бер дога" – Татарстан һәм Маҗарстанның уртак проекты. Вакыйгалар Маҗарстанда, совет илендә һәм Германиядә барачак. Бу – коммерция киносы булачак. Минемчә бу проектка кимендә ике ел кирәк булачак.

Илдар Ягъфәров
Илдар Ягъфәров

Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров әйтүенчә, фестиваль яңа буын режиссерлар үстергән:

– Фестиваль белән кино күтәрелә, мин шуңа шатланам. Күпме режиссер үсеп чыкты, мин аларның бөтенесен белеп тә бетермим. Режиссерларга стимул барлыкка килгән дигән сүз бу. Без дә тик утырмыйбыз. Драматург Мансур Гыйләҗевнең "Исәнмесез" сценарие нигезендә фильм төшерергә җыенабыз. Аны Камал театры спектакль итеп куйды, ләкин сценарий башта фильм өчен язылды.

Фәнис Җиһанша
Фәнис Җиһанша

Актер Фәнис Җиһанша әйтүенчә, фестивальнең үсешен тамашачы да билгели:

– Фестивальнең үсешен без актерлар гына түгел, кино карарга килгән тамашачы да сизгәндер. Чөнки картиналар киң даирәләрне колачлый, төп темага караганнары да, кешенең холык-сыйфатларын чагылдырганы да бар. Ләкин аның үзәктәге кинотеатрлардан читкәрәк күчүе тамашачыны тагын да күбрәк җәлеп итәргә комачаулады кебек. Алай дисәң, 29 апрель "Алмаз Синема Порт" кинотеатрында "Су анасы" фильмын күрсәттеләр һәм зал тулы иде. Тамашачылар анда да, безнең фильмнарның сыйфаты күзгә күренеп үзгәрде дигән фикерне әйтте. Гомумән, киң прокатка чыга алырлык фильм эшли алуыбыз белән горурланам. Аннан фестиваль бүтән илләр белән дә шартнамәләр төзеде. Бу инде сәясәткә керү һәм киләчәккә карап фикерләү сәләте барлыкка килүне аңлата.

Өстәп тагын шуны әйтергә була: фестиваль турында мәгълүмат белән танышырга дип социаль челтәрләргә керсәң, Казанда уза торган фестивалебезнең аккаунтлары бары бер телдә – урыс телендә генә булуы сәер. Татар телле белгечләре юкмы, әллә халыкара кино бәйрәменә килүчеләр баребер аңламыйлар дигән сәясәтме? Ә бит залларда иң күбе безнең тамашачы. Ак яулыклы әбиләрдән алып, зыялы татарларыбыз, милли гимназияләребез укучылары. Актерлар да, камера артында торучылар да, барыбыз да тамашачы өчен эшлибез бит. Бүләкләр һәм призлар җыяр өчен түгел.

Ябылу тантанасы мәҗлес рәвешендә барды
Ябылу тантанасы мәҗлес рәвешендә барды

Ябылу тантанасы элеккеге форматыннан аерыла. Быел кунакларны өстәл янына утырттылар һәм мәҗлес рәвешендә алып бардылар. Өстәлгә спиртлы эчемлекләр куелмаган иде. Җырчылардан Зәринә Вильданова, "Ямьле" төркеме чыгыш ясады. Алар татар җырларына "Үзгәреш җиле" фестивалендәгечә яңа яңгыраш бирергә азапланды. Тамашаны фестивальнең кунагы – Русия актеры Андрей Мерзликин һәм Эльвира Ибраһимова алып барды. Эльвирага татарча һәм инглизчә алып бару кушылган булса кирәк, ул бурычын текстны ятлау юлы белән үтәде. Һәрхәлдә шундый тәэсир калды.

Ирада Әюпова чыгыш ясый
Ирада Әюпова чыгыш ясый

Тантананы йомгаклау сүзен Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте:

– 15 ел – ул үсмерлек чорына керү дигән сүз. Без үз урыныбызны табарга тырышабыз, эзләнәбез. Фестивальнең, үсмер булуына карамастан, өч казанышы бар. Беренчедән, бирегә килүчеләр нинди генә телдә сөйләшми, әмма фикерләребез уртак. Икенчедән, фестивальгә үз кинобызны үстерү бурычы куелган иде. Бүген безнең 38 картинабыз бар! Без тырышабыз, кинематограф аша үзебезне күрсәтергә омтылабыз. Өченчедән, кинематограф киләчәге турында сөйләшерлек мәйдан барлыкка килде.

Мәйдан дигәннән, продюссер Невин Камель Татарстанның табигате, кешеләре ошады диде һәм биредә ике фильм төшерергә җыенуын әйтте:

– Әлеге фильмнар Америкада, Мисырда һәм Татарстанда төшереләчәк. Биредә фантастик жанрдагы куркыныч фильм төшерү өчен бик яхшы урыннар бар. Бу проект эшли башлагач, мин татар режиссерларын һәм актерларын Америка командасында тәҗрибә туплар өчен эшкә чакырам.

Куркыныч фильм өчен булса да, яхшы урыннар булуы өчен шатланырга кирәктер инде. Ни дисәң дә, үзебезнеке бит.

XS
SM
MD
LG