Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үзбәккино" Зифа Кадыйрова әсәренә нигезләнгән фильм төшермәкче


Зифа Кадыйрова
Зифа Кадыйрова

"Үзбәккино" агентлыгы рәсми вәкиле, продюсер Улугбек Абдуллаев Чаллыда яшәп иҗат итүче Зифа Кадыйрованың "Сагынырсың, мин булмам" әсәренә нигезләнгән Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак фильмы төшереләчәк дип белдерде.

Улугбек Абдуллаев - XV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең "Имам Әбу Иса Мөхәммәт Термези" дигән ачылыш фильмы продюсеры. "Ни өчен нәкъ менә шушы әсәрне сайладыгыз?" дигән сорауга, ул: "Әсәрдә мәңгелек кыйммәтләр, өлкән буын белән бала мөнәсәбәтләре булганга", дип җавап бирде.

Питчингта бу проект тәкъдим ителмәгән. Моны Улугбек Абдуллаев "башта сценарийны үзбәк режиссерларына күрсәттек, аларга бик ошады", дип аңлатты.

"Сагынырсың, мин булмам" әсәрен Зифа Кадыйрова 2008 елда язган. Ул аның беренче әсәрләренең берсе. Әсәр нигезендә "Яңа гасыр" каналы сериал да төшермәкче булган, әмма бу эш ахырына җиткерелмәгән.

Җомга XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябыла. Ул 24 апрельдә башланган иде. Ачылу тантанасы тыйнаклыгы, татар теленә кино титрларында да, тантаналы чарада да урын булмавы, гомумән, беренче урынга кино түгел, кунакларның чыгуы белән истә калды.

XS
SM
MD
LG