Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда XV фестиваль ачылды. Кино кунак күләгәсендә калды


Казанда XV Казан мөселман кинофестивале ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:13 0:00

Казанда халыкара мөселман киносы фестивале башланды. Ачылу тантанасы тыйнаклыгы, татар теленә кино титрларында да, тантаналы чарада да урын булмавы, гомумән, беренче урынга кино түгел, кунакларның чыгуы белән истә калды.

24 апрель Казанның Камал театры бинасында XV халыкара мөселман киносы фестивале ачылды. Оештыручыларның тел төбеннән аңлашылганча, быел төп максат – кино сәнгатенә бизнес тармагын җәлеп итү. Моның өчен халыкара питчинг та үткәрелә. Анда Татарстаннан сигез сценарий катнаша.

Оештыручылар ачылу тантанасына президент Рөстәм Миңнеханов киләчәген алдан ук хәбәр иткән иде. Ләкин аның сәламләвен Милли шурасы җитәкчесе Васил Шәйхразиев җиткерде.

Васил Шәйхразиев сәламли
Васил Шәйхразиев сәламли

Гомумән, ачылыш урынбасарлар дәрәҗәсендә үтте. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин дә тантанада катнашмады, аның урынына урынбасары Рушан Аббясов чыкты һәм мәдәни аралашу турында фәлсәфи чыгыш ясады.

Рушан Аббясов чыгыш ясый
Рушан Аббясов чыгыш ясый

Тантананы Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин белән Русия халык артисты Юлия Рутберг алып барды. Рутберг сәхнәгә татар милли киеменнән чыкты. Үзен байбичә дип атамакчы иде дә, сүзен онытып "бич бала" диюдән уза алмады. Аның каравы олы сәнгать, милләт язмышы һәм маңкорт булмагыз, фикерле халык булыгыз, дигән сүзләре белән залның мәхәббәтен яулады.

Фестивальнең махсус кунагы, Русиянең халык артисты Лариса Удовиченко да залны үзенә карата белде. Беренчедән, кәләш күлмәге белән. Артистның аңлатуынча, ул күлмәген өендә онытып калдырган һәм аңа Казан модельеры Ләйсән Хаҗиева кәләш күлмәген тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә, Удовиченко "Великолепный век" фильмы артисты Селим Байрактарның игътибарын яулады, төрек артисты сәхнәдән урынына кадәр озатып куйды.

Зал башлыча "KazanSummit" халыкара икътисади форум кунакларына тәгаенләнгәнлектән, башта халыкны урыннарга утыртмыйча тордылар, ачылыш та вакытында башлана алмады. Зал исә яртылаш буш калды саммит кунаклары күренмәде.

Гадәттәгечә, бәйгедә катнашкан фильмнарны тәкъдим итү булды. Алар турында мәгълүмат урыс һәм инглиз телләрендә генә язылган иде. Тантана да урыс һәм инглиз телләрендә барды. Искәндәр Хәйруллинның татарча сәламләвеннән кала, билгеле.

Ни өчендер фестивальдә "Зөләйха күзләрен ача" фильмын зурлап, татар хатынының авыр язмышы турында дип тәкъдим иттеләр һәм өзекләрен күрсәттеләр. Гәрчә аның фестивальгә бернинди катнашы булмаса да.

Чын иҗат кешесенә киноның арткы планга калуы берничек тә ошый алмый. Моңа көндез фестивальнең програм мөдире Сергей Лаврентьев үз мөнәсәбәтен белдергән иде инде. "Түрә кинога үтеп керә икән, ул чын кино була алмый. Фестивальдә дә түрәгә яхшы күренгән әйберләр, иҗади күзлектән коточкыч күренә. Мәсәлән 500, 700, 900 кино кабул иттек дип мактаналар. Ә бит сайлап алучыларга бик начар кинолар карарга туры килде. Бер елны Ираннан 75 кино карадым, гомеремдә дә онытасым юк! Араларында кино дип әйтергә тел әйләнмәгәннәре күпме! Кинофестиваль ерактан килгән катнашучыларның юл чыгымнарын капламый. Бу да түрә өчен яхшы, кино сәнгате даирәсендә начар әйбер", диде Лаврентьев.

Азатлык шул уңайдан катнашучылардан быелгы фестивальдә түрәлек ни дәрәҗәдә һәм сез әлеге чарадан ни көтәсез, дип сорашты.

Мансур Гыйләҗев
Мансур Гыйләҗев

Режиссер Мансур Гыйләҗев ("Байгал" фильмының сценарий авторы) ачыш булырлык фильм булмасмы дигән өмет белән килгән. "Күпме әйткәнем бар: безнең республикада локомотив булып фестиваль бара. Аның нәтиҗәсендә зур хәрәкәт барлыкка килде. Киноның саны да, сыйфаты да артты. Фестиваль булмаса, кино өлкәсе ташландык хәлдә булыр иде. Шуңа күрә режиссерлар бу чарага, аны оештыручыларга рәхмәтле. Безнең мактанырга нигезебез бар хәзер. Минем теләгем бер: танылган фильмнар катнашсын иде. Кайбер фильмнар мәгънәсе белән фестивальгә туры килеп бетми. Шуңа күрә күбрәк эзләнергә, ачыш булырдай фильмнар табарга иде. Бездә Мәскәүдә төшерелгән фильмнар күбрәк катнаша. Алар бит инде болай да күп фестивальләргә йөри. Яңалык алып килгән картиналарны эзләп табасы иде, фестиваль яңа режиссерларны тәкъдим итсен иде.

Аннан бит катлаулы вәзгыятьтә калган республикалар бар, аларны кайбер фестивальләргә кертмиләр. Безнең фестиваль андый иҗатчыларга юл ачсын иде", диде Гыйләҗев.

Илшат Рәхимбай
Илшат Рәхимбай

Режиссер Илшат Рәхимбай һәрбер фестиваль иртәме-соңмы сәясәт белән кушыла, түрәлек үтеп керә, дигән фикердә. "Теләсә кайсы фестиваль тора-бара сәясәт белән кушыла һәм шуның белән бәйле проблемнар була. Безнең фестиваль дә искәрмә була алмый. Телибезме без, юкмы, ул сәясәт белән бәйле булачак. Чөнки фестиваль халыклар арасында, илләр арасында булган мөнәсәбәтләргә бәйле. Уңай ягы шунда, безгә карата яхшы мөнәсәбәт барлыкка килде. Күпме илләр кызыксына, уртак продукция турында сүз бара. Бу да – сәяси хәйләкәрлек нәтиҗәсе. Хәйләкәрлек булмаса, мондый проектларга барып җитеп булмый", диди Рәхимбай.

Йован Маркович
Йован Маркович

Жюри әгъзасы, режиссер Йован Маркович, кинофестивальнең эчтәлеге турында берни әйтә алмавы турында белдерде, әмма ул киноның киләчәге – мөселман илләрендә дип саный. "Русиядә күп йөрдем, Казанда булганым юк иде, шуңа бирегә кызыксынып килдем. Аннан мөселман киносы белән кызыксынуым зур. Чөнки соңгы 20-30 елда Көнбатыш киносында депрессия башланды, сыйфат бик түбән тәгәрәде. Ә мөселман киносы, киресенчә, күтәрелә. Тагын 20-30 елдан ул тагын да көчәячәк. Бүген үк, әйтик, Иран кинолары көчле. Казан кинофестивалендә дә яхшы берничә картина белән танышырмын дигән өмет бар", ди ул.

Фестиваль "Имам Абу Иса Мухаммат Тирмизий" дигән үзбәк киносы премьерасы белән ачылды. Бәйле программыннан тыш, быел 15 ел дәвамында җиңү яулаган иң яхшы фильмнарны да кабатлап күрсәтәчәкләр.

Казан халыкара мөселман кинофестивале 30 апрельгә кадәр барачак. Бәйгегә кабул ителгән 55 фильмны "Алмаз Синема Порт", "Мир" кинотеатрларында карап булачак. Kazan Expo һәм "Казан Кирмән" музей-тыюлыгы эшлекле очрашулар мәйданы булып хезмәт итә.

XS
SM
MD
LG