Accessibility links

Кайнар хәбәр

11 апрель Казанның иң зур кинозалында ябык ишекләр артында "Байгал" фильмы күрсәтелде. Иҗат төркеме бу әле премьера түгел дип кат-кат кисәтте. Фильм бу көннәрдә генә прокатка чыкмаячак. Режиссер Илдар Ягъфәров аны кинофестивальләрдә күрсәтергә ниятли.

Яхшы фильм төшерер өчен нәрсә кирәк? Әйбәт сценарий, танылган актерлар, заманча техника һәм... акча. "Байгал" фильмының иҗат төркеме боларның барысын да булдырган. Фильмның режиссеры Илдар Ягъфәров "Бәхеткәй", "Күктау", "Брелок" фильмнары белән билгеле.

Яңа фильмга Мәскәү актеры Владимир Вдовиченков, Татарстан театрлары актерлары Илдар Хәйруллин, Фирая Әкбәрова, Раил Шәмсуаров, Гүзәл Галиуллина, сценарист Мансур Гыйләҗев, продюсер Миләүшә Айтуганова, җырчылардан Азалия Зиннәт, Аида Гарифуллина җәлеп ителгән. Фильмның тавышы һәм төсләр коррекциясе Мәскәүдә ясалган. Фильм ярты юлда тукталып калгач, аңа хөкүмәт ярдәм иткән. Ярдәм итүчеләр арасында "Татфондбанк" башлыгы Роберт Мусин да бар. Фильмга җәмгысе 11 миллион сум акча тотылган.

"Байгал" сценариенда (авторы – Мансур Гыйләҗев) язучы Аяз Гыйләҗевнең чаткыларын да табып була. Ул да күп мәртәбәләр үз әсәрләрендә балага ата мәхәббәте, ата хисләре турында язды. Мифик балык турында исә автор әйтүенчә, XVII гасыр архивларында телгә алынган. Ә калганы – уйлап чыгарылды, ди Мансур Гыйләҗев.

Байгал – кешеләрнең теләген үти торган мифик балык

Фильмда төп герой Галимҗан – талантлы музыкант. Ул кайчандыр Идел елгасында яшәгән, кешеләр үзенә ышанмый башлагач, диңгезгә киткән байгал балыгы турында симфония яза. Ләкин хатыны хыянәтеннән соң тормышы җимерелә. Галимҗан сукбай хәлендә яшәп ятканда 30 ел буе күрешмәгән улының төрмәгә эләгүе турында хәбәр килеп ирешә. Аны төрмәдән коткару өчен акча кирәк...

Илдар Ягъфәров
Илдар Ягъфәров

Бу – драма түгел, кинохикәя. Фильм режиссеры Илдар Ягъфәров шулай ди. Аның белән яхшы фильм төшерү алшартларын да барладык:

– Фильмда күңелеңне, кулыңны керләндермичә нәрсәнедер хәл итәргә алынасың икән, барысы да килеп чыгачак дигән мәгънә ята. Бу фикер иҗат командасын эшне ахырынача җиткерергә рухландырды. Татар киносы күбрәк аерым фанатлар теләге белән барлыкка килә иде бит. Бу юлы иҗат төркеменә ярдәм итүчеләр күп булды: Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, вице-премьер Ләйлә Фазлыева, "Татфондбанк"ның элекке башлыгы Роберт Мусин, продюсер Миләүшә Айтуганова һәм башка бик күпләр. Миңа калса, менә шулай берләшкәндә генә тулы канлы картина төшереп була.

Мәскәүдән белгечләр җәлеп итмичә, мөстәкыйль рәвештә башкарып чыктык

Дөрес, фильм кимчелекләрсез түгел. Ләкин без аны Мәскәүдән белгечләр җәлеп итмичә, мөстәкыйль рәвештә башкарып чыктык. Мәскәүдән техник җиһазлар гына сорарга туры килде. Татарстанда бар да бар, кино төшерер өчен технологияләр генә җитми. Фильмның алдагы язмышы турында конкрет фикер әйтә алмыйм. Башта фестивальләрдә катнашасы килә. Гариза да бирдек хәтта. Әлегә кайсына икәнен әйтми торам. Прокатка да чыгасы килә. Ләкин бу да катлаулы эш. Безнең барыннан да бигрәк тамашачыга ошыйсы килә.

Светлана Юнысова
Светлана Юнысова

Казан дәүләт мәдәният институтының кинематография һәм телевидение факультеты деканы Светлана Юнысова Татарстанда системлы рәвештә кино җитештерә алмауның сәбәбе – киноүзәк булмау дип саный:

– Безнең техник базабыз юк. Үз вакытында Татарстанда төшерелгән барлык фильмнарны да эшкәртерлек бер мәйдан булдыру турында сүз булган иде, ләкин ул чынга ашмады. Мәсәлән, Мосфильм кебек. Үзебездә шундый үзәк булса, кинога тотылган акчаның күп өлеше Татарстанда калыр иде. Ә бүген һәрбер төркем аерым-аерым үзенчә эшли. Кемнеңдер камерасы яхшы, кемнеңдер башкасы... Үзара ярдәмләшергә дә тырышалар инде. Кадрлар начар түгел. Менә бу кинога да өмет зурдан. Ул башта субсидия алды, аннары өстәмә финансланды. Чөнки режиссер үз эшенә ышандыра белә торган көчле шәхес. Өстәвенә, моңа кадәр төшергән картиналары уңышлы иде. Сценарий яхшы, танылган актерлар бар, тамашачыга ошар дип уйлыйм.

Салават Юзеев (у)
Салават Юзеев (у)

Режиссер Салават Юзеев фикеренчә дә бу фильм зур касса җыяр өчен түгел, ә фестивальләр өчен яраклаштырылган. Яхшы кино эчтәлектән башлана, ди ул:

– Кинода проблемнарсыз булмый. Шулар арасында иң борчыганы – яхшы сценарийлар аз. Татар киносында эпик мотивларга басым ясарга кирәк. Татарның асылын ача торган мизгелләр турында әйтүем. Монда андый омтылыш бар. Белмим, байгал балыгы турында риваять чынлыкта бармы, юкмы, ләкин, уйлап чыгарылган булса да, киноны эчтәлекле итте. Милли кино шундый булырга тиеш. Байгал – кешеләрнең теләген үти торган мифик балык. Татар киносына үз байгалы кирәк.

"Байгал" фильмында Илдар Хәйруллин
"Байгал" фильмында Илдар Хәйруллин

​Моңарчы татар киносы дигәндә үрнәк итеп "Бибинур" фильмын әйтә идек. Аны безгә режиссер Юрий Фетинг төшереп бирде. Салават Юзеев төшергән "Корбан-роман" картинасы да җитди кинога омтылыш булды, ләкин үз тамашачысын таба алмады. "Байгал" – татар тамашачысына йөз белән борылган, милли үзенчәлекләре булган, яхшы сыйфаттагы беренче үз фильмыбыз", ди әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG