Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Вафирә апаны сәясәтче түгел, җырчы итеп күрсәтергә теләдем"


"Вафирә" фильмыннан күренеш
"Вафирә" фильмыннан күренеш

29 апрель Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында милләтпәрвәр, Татарстан һәм Каракалпакстанның халык артисты, җырчы Вафирә Гыйззәтуллинага багышланган "Вафирә" дип исемләнгән кыска метражлы фильм күрсәтелде.

Фильмны карарга шыгрым тулы зал халык җыелды. Режиссер Розалия Зәкиева сүзләренчә, әлеге фильмда Вафирә Гыйззәтуллинаның никадәр талантлы җырчы икәнен күрсәтергә дигән максат куелган. Җырчының сәяси эшчәнлеге дә кертелгән булса, бәлки фильмны фестивальга уздырмаслар да иде, диде ул.

Фильмны төшерү идеясе Розалия ханымга шагыйрь Зөлфәт шигырьләренә нигезләнгән күргәзмә оештырып йөргәндә килгән. "Аның Вафирә Гыйззәтуллинага багышланган бер искиткеч шигыре бар. Күргәзмә оештырганда Вафирә апаның портретын беркаян да таба алмадык. Бик яшь, талантлы, милли җанлы рәссам Руслан Ибраһимовка мөрәҗәгать иттем. Ул портретны язып бетергәч, бу болай гына калырга тиеш түгел дигән уй килде һәм шуңа нигезләнеп Вафирә апага багышлап документаль фильм төшерүне кирәк дип таптым", дип сөйләде Азатлыкка Розалия Зәкиева.

Казанда "Вафирә" фильмы тәкъдим ителде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:49 0:00

20 минут дәвам иткән фильмда төп герой – автор, бу рольдә режиссер үзе булды, Вафирә Гыйззәтуллина белән хезмәттәшлек иткәндә калган истәлекләре белән уртаклашты, шулай ук Вафирә ханымның кызы Камилә Гыйззәтуллинадан алган архив язмаларын да кулланды. Шуларның берсе ул вакытта премьер-министр вазифасын башкарган Рөстәм Миңнехановка юлланырга тиеш хат иде, ләкин Вафирә Гыйззәтуллина ул хатны язып бетерә алмаган.

Хатта язылганнар белән тамашачыны да таныштырдылар: "Рөстәм Нургалиевич, мин бик күп уйланганнан соң, балаларым хакына горурлыгымны бөгеп, Сезгә шушы хатны язарга булдым. Мескенләнү, елау, соранып йөрү минем өчен ят нәрсәләр. Әмма дөнья шулкадәр үзгәрде ки, тормыш авыраеп фаҗигагә әйләнеп бара. Сез мине беләсездер дип уйлыйм, мин гомеремне матурлыкка, профессиональ cәнгатькә багышлаган, татар халкының бер газиз баласы, җырчысы. Бүген үз-үземә күп мәртәбәләр бер үк сорауны кабатлыйм..." Язылып бетмәгән хат шул сүзләр белән тәмамлана.

Камилә Гыйззәтуллина
Камилә Гыйззәтуллина

Фильмны Вафирә Гыйззәтуллинаның кызы Камилә дә тамаша кылды. Күрсәтелү алдыннан Азатлык Камилә ханым белән фильм турында сөйләшмәкче иде, ләкин Камилә ханым фильмны үзе дә беренче тапкыр гына күрәчәген әйтте. Фильмны карагач Камилә Гыйззәтуллина Азатлыкка фикерләрен әйтте. "Мин әнием белән горурланам. Шундый фестивальдә аның турында фильм күрсәтелүе куандыра. Әлбәттә 15 минут эчендә аның нинди шәхес булганлыгын тулысынча күрсәтеп булмый, ләкин иң мөһиме - башлап җибәрү. Һәм мин фильмда күбрәк әнине күрсәтер идем, ул бит "Вафирә" дип атала" диде ул.

Азатлык режиссер Розалия Зәкиева белән дә сөйләшеп алды.

– Розалия ханым, Вафирә Гыйззәтуллинаның иҗади тормышы дәүләтнең бәйсезлеге өчен көрәш белән үрелеп барды дияргә була. Фильмда бу параллель төшеп калган төсле тоелды.

– Әйе, ул төшеп калды. Сәясәт турында сөйләүне мин баштан ук планга кертмәдем, чөнки ул аерым бер зур сәхифә. Әгәр дә мин монда җырчыны да сәясәтне дә бергә кушсам, безнең фильмны беренчедән, мөселман кинофестиваленә кертмәсләр иде, икенчедән, аны миннән сөйләтмәсләр дә иде. Бу фильмда мин аны уникаль тавышлы җырчы буларак, классик, эстрада, халык җырларын башкара белә торган, чибәр татар хатын-кызы итеп күрсәтергә теләдем.

Розалия Зәкиева
Розалия Зәкиева

Дөресен генә әйткәндә, Вафирә апа сәясәткә кагылышлы мәсьәләләр белән йөргәндә, мин бу аңа нигә кирәк дип уйлый идем. Үзенең музыкаль театрын ачсын иде, үзгәртеп кору чорында тормыш аз булса да җиңеләйде кебек. Консерваториядә укытыр иде, менә хәзер безнең татар музыкаль театры юк, Вафирә апа бу театрны оста итеп оештыра алыр иде, үзе сценарийлар язып, үзе режиссер буларак тамашалар куяр иде. Аның бит һәрбер концерты театраль тамаша иде, аңа карап башка җырчылар концерт оештырырга өйрәнә иде.

– Бүгенге яшьләргә, җырчыларга Вафирә Гыйззәтуллинаның сәяси эшләрдә үз сүзен әйтеп килүе турында сөйләргә кирәкме, әллә хәзерге заманда бу үз актуальлеген югалттымы?

– Аны әйтергә кирәк, ләкин хәзерге яшьләр ишетерләр, аңлармы соң? Хәзер бит яшьләр дә үзгәрде, тормыш кыйммәтләре дә үзгәрде. Милли җанлы яшьләр бик аз бит хәзер. Тинчурин бакчасына татар телен якларга дип чакыргач 15 кеше җыелды, ә элекке заманда Вафирә апа 20 мең кеше җыя иде. Яшьләргә әйтү кирәк, әмма аларга моны ничек аңлатырга икәнен мин белмим. "Менә карагыз, менә укыгыз", дип кенә булмый билгеле.

Вафирә Гыйззәтуллина

Җырчы, ТАССРның халык (1981), РСФСРның атказанган (1988) артисты.

1946 елның 13 февралендә ТАССРның Менделеевски районы Камай авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач Казан музыка училищесында укый, 1965-74 елларда Казан консерваториясендә белем ала.

1974 елда Совет берлеге күләмендә үткәрелгән халык җырларын башкаручылар бәйгесендә җиңеп чыга. 1974-75 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли, 1975-94 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты.

АКШ, Австрия, Германия һәм Кубада да чыгыш ясый. 1997-2001 елларда "Татарстан" телерадиоширкәтендә эстрада оркестры солисты булып эшли.

2001 елның 17 сентябрендә юл казасында һәлак була.

XS
SM
MD
LG