Accessibility links

сишәмбе, 27 июнь 2017, Казан вакыты 15:24

Камилә Гыйззәтуллина: "Әни түрәләргә, үлсәм дә, курыкмыйм, эшем кала дия иде"


Вафира Гыйззәтуллина

Вафирә Гыйззәтуллинаның кызы Камилә җырчының исемен мәңгеләштерү эшендә мәдәният министрлыгы һәм филармония арасында хат язышуларның биш елга сузылуын белдерә.

Хакимиятләр үз итмәгән шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү һәрчак киртәгә килеп төртелә. Татарстанның бәйсез, ирекле булуын җаны-тәне белән теләгән милләтпәрвәр, Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллина белән дә шул ук хәл. Аның исемен Казанда нибары бер мәктәп йөртә. Урамга исем бирү түгел, яшәгән йортына элмә такта урнаштыру да проблемга әйләнгән. Кызы, музыка укытучысы Камилә Гыйззәтуллина Азатлыкка әнисенең мирасын саклау тырышлыгында тарыган кыенлыклар һәм җырчының һаләкаткә кадәрге халәте турында сөйләде.​

– Вафирә апа илдәге сәяси хәлләр турында "Тормыш китабы"н яза башлаган булган. Ул хәзер кайда саклана? Үзегез дәвам итәргә уйламыйсызмы?

– Әни бик аз йоклый иде. Төннәр буе язып утырганы истә. Анда, гадәттә, көне буена җыелган хисләрен яза. "Тормыш китабы" дип ул көндәлекләрен атый иде. Аның берсе – Казанда 26нчы музыка мәктәбендә оештырылган музейда. Калганнары өйдә. Тормыш китабын карап, барлап китап итеп чыгарасым килә. Анда милләт турында шигырьләре, сәнгатькә бәясе, тормыш кадере турында фикерләрен язган. Ләкин барысы да акчага барып төртелә. Үземә дә язарга кирәк. Әнигә истәлек тактасы урнаштыру турындагы хатлар гына да бер әсәр язарлык булды инде.

– Сез яшәгән йорт диварында (Татарстан урамы, 7нче йорт) Празат Исәнбәткә, Хәйдәр Бигичевка элмә такталар бар. Вафирә Гыйззәтуллинага юк. Моның сәбәбе нәрсә соң?

– Мәдәният министрлыгы белән хат языша башлаганга гына да биш еллап вакыт үтте. Мин элмә такта эшләү турында үтенеп хат язам, ул хат филармониягә юллана. Филармония безнең финанс мөмкинлегебез юк дип яңадан министрлыкка мөрәҗәгать итәргә куша. Бу эшне филармониядән башка очлап та чыгып булмый. Чөнки кайбер документлар фәкать филармониядә генә бар. Министрның кабул итү көннәре бар, шунда эләгеп кешечә хәлне аңлатып бирергә дә талпынып карадым. Мине аңа язмыйлар, урынбасарларына җибәрәләр. Урынбасарлар филармониягә.

– Татарстан бәйсезлеге турында сезгә нәрсәләр сөйли иде?

– Ул сөйләми, эшли иде. Эше, гамәлләре гел күз алдында булды. Аны мин генә түгел, сез дә беләсез инде.

– Русиянең атказанган җырчысы дигән таныклыкны мәйданда яндыру соңгы чиккә җитүме? Сезнең белән бу хакта сөйләшә идеме? Бу да һәлакәт сәбәпләренең берсе булмады микән?

– Татарстан егетләрен Чечнягә илтеп тыга башлагач, чыгырыннан чыккан иде. Ут эченнән исән кайтырлармы, кайтсалар да, нинди хәлдә булырлар дип бик борчылды, төрле җирләргә мөрәҗәгать итте.

Түрәләрнең ваемсызлыгыннан соң чиккә җитеп, мәйданда таныклыгын яндырды

Түрәләрнең ваемсызлыгыннан соң чиккә җитеп, мәйданда таныклыгын яндырды. Моның өчен башыннан сыйпамадылар, билгеле. Өйгә милиция дә килде. Куркыттылар да, янадылар да. Каракалпакстанның халык артисты дигән исем бирелгәч, аңа анда калырга тәкъдим иткән булганнар. Каламы соң инде, ул бит халкым дип яшәүче кеше. Халкын якларга омтылып, депутат булырга теләде. Үткәрмәделәр. Чөнки теле озын, җайсыз кеше.

– Камилә ханым, Вафирә апаның юл казасында һәлак булуына 16 ел тулып киткән. Шушы вакыт аралыгында аның исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде?

– Аллага шөкер, мәктәпкә әнинең исемен бирдерә алдык. Истәлек тактасы белән эшебез барып чыкмагач, бусында да киртәләр булыр дип уйлаган һәм моңа әзер дә идек. Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин бик ярдәм итте.

Менделеевскида ел саен искә алу кичәләре оештырам. Анда ярдәм итми калганнары юк. Әле менә әни турындагы язмаларны туплап китап та чыгарганнар. 25 кенә данә булса да, күңелем булды. Филармониядә искә алу кичәсен үткәргәндә залны бушка бирделәр. Калган эшләрне үзем башкарып чыктым. Чордашлары, сәхнәдәшләре килеп бушка җырлап киттеләр, бу да зур эш. Филармония ярдәме белән әни җырларыннан диск чыкты. Мең данәдә иде, таралып бетте.

Мәктәптә "Сүнмәс йолдыз" дигән проект эшләдек. Ул Вафирә Гыйззәтуллинаның исемен һәм иҗатын популярлаштыруга юнәлгән. Үзебез яшәгән йортта мемориаль такта урнаштыру да шушы проектка кергән эшләрнең берсе. Быел чардуганын, кабер ташын алмаштырырга ниятләп куйдым. Анысына ярдәм өмет итмим, үзем башкарып чыгармын, Аллаһ бирсә.

"Бөркет йөрәкле былбыл..." китабы һәм Вафирә Гыйззәтуллина кулъязмасы
"Бөркет йөрәкле былбыл..." китабы һәм Вафирә Гыйззәтуллина кулъязмасы

– Вафирә апа укыган музыка училищесында, опера театрында, филармониядә аның турында мәгълүмат табып буламы?

– Филармониядә аның хакында мәгълүмат бар дип уйлыйм, ә менә башкаларында әни турында истәлекләр сакланмагандыр. Һәрхәлдә, сайтларында күренмәде. Хәер, опера театрында ул бер ел гына эшләгән. Анда минем иҗатым чикләнә, халык белән аралаша алмыйм дип филармониягә эшкә килгән. Филармониядә утыз ел эшләгән иде.

– Әниегезнең мирасын саклауга бөтен көчегезне саласыз, бу эштә мәдәният министрлыгы ярдәм итәме?

– Министрлык ярдәм итәме? Ничек дип җавап бирергә соң... Мин сизмәслек итеп ярдәм итсәләр генә инде. Дөрес, әни, мин булмасам, йөрмәсәм дә, онытылмас ул. Аның эше, мирасы калды. Ул бит түрәләргә дә, менә сез үлгәч үк онытылачаксыз, ә мин үлсәм дә курыкмыйм, чөнки эшем кала, дип әйтә иде. Мирас дигәннән, әнинең мирасчысы дигән документым бер. Бер караганда, мин радио-телевидениедә сакланган җырларыннан файдалана алырга тиеш кебек. Ләкин "Татарстан" телевидениесендә ул безнең милек, без аны сатып кына бирә алабыз, диделәр. Һәр җирдә шундый җавап. Әнинең Сәйдәш залындагы соңгы концертын бик карыйсы килгән иде.

– Вафирә апа филармониядән куылгач, сез дә китү турында гариза язгансыз. Ни өчен?

– Әни эстрада бүлегендә, ә мин музыкаль мөхәррир булып эшли идем. Әнине эштән чыгаргач, мин дә китү турында гариза яздым. Җитәкче: "Мин бит сине кыскартмадым, эшлә", диде. Ничек инде әнине санламаган, кадерсезләгән оешмада эшли алыйм? Ул бит, чыгарып ташларга, әйбер түгел. Шулай итеп мин дә эшсез калдым.

Әни югалып калмады. Өйгә төрле композиторлар, шагыйрьләр килә иде. Алар бергәләп җырлар иҗат иттеләр, төрле програмнар төзеделәр. Әни зур концертлар оештыру турында хыяллана иде. Үлеменә бер ел кала Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында оештырды ул аны. Рөстәм Яхин романсларын, халык җырларын, Дәрдмәндләрне халыкка җиткерде. Концерттан соң тәэсирләнеп, әллә мин күкләр белән элемтәдә булдыммы икән, шулкадәр җиңел һәм илаһи чыгышлар булды, дип искә алды.

Өйдәге кич утырулар һәрчак милләт язмышы өчен борчылу белән тәмамлана иде. Әни ил өчен, халык өчен борчылып яшәде. Кече ватаны – туган авылы Камайга юллар салдырды, синең якташың дип килгән кешеләрнең барысына да булыша иде. Алар гаиләдә сигез бала, әни туганнары өчен таяныч булды. Күбесе бездә яшәде, кайсына эшкә урнашырга, кайсына фатир алышырга ярдәм итте. Үз көченә генә таяна иде.

Әни 14 яшеннән өйдән чыгып киткән, Алабугадагы мәдәни агарту училищесына укырга килгән. Керә алмыйсың, анда русча имтихан бирергә кирәк, син бит татар мәктәбендә укыгансың дип котыртып куйганнар. "Төнлә йокламадым. Рус классикларын укып чыктым", дип сөйләгән иде. Аннары Казан музыка училищесына укырга кергән. Монысын ул бик яхшы билгеләренә бер ел алдан тәмамлаган.

Вафирә Гыйззәтуллинаның Татарстанның халык артисты түштамгасы
Вафирә Гыйззәтуллинаның Татарстанның халык артисты түштамгасы

– Вафирә апаның сезне туендыру өчен концерт күлмәкләрен чыгарып сатуы дөресме?

– Әни соңгы көнгәчә матди яктан авыр хәлдә яшәде. Шагыйрь Разил Вәлиев белән "Бер алманы бишкә бүләек" дигән әңгәмәсендә ул, иртән күземне ачу белән балаларымны ничек ашатырмын, бүген акча кайдан юнәтермен, дип борчылуы турында әйткән. Юкса, сугыш вакытында яшәмәдек бит инде.

Чарасызлыктан концерт күлмәкләрен, чыннан да, сатарга туры килде аңа. Берничәне генә түгел, шактыйны. Төрле районнарга йөреп концерт куя башладык. Билгеле, бу упкыннан чыгу юлы түгел иде. Концерт оешканда оеша, оешмаганда юк бит. Әни моны аңлый, ә чыгу юлын таба алмый иде. Минем тормышым әнинеке белән охшаш. Миңа да, улым белән килеп чыккан кайбер четрекле мәсьәләләрне хәл итәр өчен, әйберләрне сатарга туры килде.

Әни оныгы Камилне бик ярата иде. Балага узганымны белгәч, миңа кыз алып кайта күрмә, малай тап, дип ярым җитди, ярым шаярып әйтүе истә. Тугач, Гыйззәтуллин булсын дип, үз фамилиясенә яздырды, миңа да әтиең белән түгел, минем белән яшисең бит, Гыйззәтуллина бул, дигән иде. Шулай итеп, өчебез бер фамилиядә калдык. Камил тугач әти кушкан Лариса исемен Камиләгә алмаштырдым.

Әни оныгын кулыннан төшерми, "Тәфтиләү"не көйләп йоклата, әкиятләр укый. Укырга вакыт җиткәч, татар мәктәбендә укытачакбыз, диде. Улым укуга хирыс булды. Тимирязев исемендәге Казан инновацияләр институтында югары белем алды һәм шунда эшләргә калды. Аңарда да әбисенеке кебек сәләтләр бар. Татарча җырлар яза, фикерләве татарча. Үзем турыда алай мактанып әйтә алмыйм.

– Соңгы көннәрдә нинди кәеф белән яшәде? Дуслары бар идеме, сезгә ярдәм итүчеләр булдымы?

– Күңеле төшкән иде. Әнисен җирләгәнгә бер елга якын вакыт узган иде, әмма ул тынычлана алмады, җанын кая куярга белмәде. Әнине сагындым, нигә мине Аллаһы Тәгалә алмый икән, дип елый иде. Күрәсең, хатын-кыз иңнәренә ил хәсрәтен дә, шәхси хәсрәтен дә сала алмый. Әллә шуңамы, хатын-кыз сәясәт белән шөгыльләнергә тиеш түгел дигән фикергә килдем.

Бер гыйбрәтле хәл искә төште... Һаләкат булгач, миңа бик озак хастаханәдә ятарга туры килде. Уң ягым изелеп, сөякләре чәрдәкләнеп беткән. Табиблар бот сөяген берничә операция ясап, кисәкләрдән җыйды. Аягың бөкләнмәячәк дигәннәр иде, үҗәтлек, тырышлык белән анысын җиңдем, аягым бөгелә дә, йөгерә дә алам. Хастаханәдән чыктык, яшәргә бер тиен акча юк, мин эшләрлек хәлдә түгел, Камил сабый гына.

Ишекне шакыдылар. Ачсам, әнинең туган ягы Менделеевскида музей оештырырга теләгән бер ир-ат килгән икән. Әниегезнең нинди әйберләрен музейга бирер идегез, ди. Күлмәкләрен бирдем. Кулыма Мансур Шиһапов бүләк иткән бер яулык эләкте. Ул шундый матур иде, бирергә кызганып та куйдым. Ярар бирермен дип, тартмасыннан алдым да, яулыкны туздырып җибәрдем. Арасыннан 400 сум акча килеп чыкмасынмы! Әни оныгына туган көнгә дип җыеп куйган булган икән. Әманәтен үтәдем, Камилнең туган көнен үткәрдек. Сентябрь ае иде ул.

Бер ел элек юлга Камил туган көненнән соң чыгып киткән идек. 14 сентябрьдә тыйнак кына бәйрәм үткәрдек. 16 сентябрьдә әнине югалттык. Юлга кузгалыр алдыннан күршебез Маһинур апа очрады. Әни аны кочаклап алды да, әнине сагындым дип үксеп-үксеп елады. Юлга шулай елап чыкты.

– Фаҗига турында төрле фикерләр бар. Оештырылган дип тә сөйлиләр.

Мине зур машина уза башлады. Ә тикшерү вакытында бу машина телгә алынмады

– Ул шулай йомылып калды инде. Хәзер нәрсәдер әйтеп кенә хәлне үзгәртеп булмый. Әни гәүдәсе белән безне каплап, саклап калды. Камилнең җәрәхәтләре бик аз иде. Иң авыры аңа булды, ул аңында иде. Әни фаҗигадан соң биш минут та яши алмады. Машинаның бер генә җире дә исән түгел бит.

Ничек без исән калганбыздыр дисәм, улым һәрвакыт әби саклады, ди. Ул бу хәлләр турында әле дә сөйләшә алмый. Гәрчә шактый вакыт узды, үзе дә олы кеше инде. Мине зур машина уза башлады. Ә тикшерү вакытында бу машина телгә алынмады. Әйтерсең ул булмаган да. Бәрелү булды. Минем яктан көпчәк шартлады. Кечкенә машиналар өчен фураларның яннан узуы да куркыныч бит. Юл исә миңа таныш, казага хәтле аннан җиде мәртәбә авылларга кайтып килгән идек. Күрәчәк булган инде.

Вафирә Гыйззәтуллина кулъязмалары
Вафирә Гыйззәтуллина кулъязмалары

– Һәлакәттән соң сезгә кырын караш булмадымы?

– Якыннарым, туганнарым безнең өчен кыя-таштай тордылар. Хастаханәдә ятканда да, хәзер дә кинаяле сүзләр ишеткәнем булмады. Әнинең туганнары өйгә чыккач та янымнан китмәделәр. Казанның 26нчы музыка мәктәбе мөдире Галина Голубева белән аның урынбасары Екатерина Козлова иң якын кешеләремә әйләнделәр.

"Әниеңнең мирасы онытылмасын дисәң, аны кечкенәдән балалар күңеленә сеңдерергә кирәк. Әйдә, безнең мәктәпкә эшкә кил, яхшысын да, яманын да бергә күтәрербез", диделәр. Шулай итеп мин эшле булдым. Шушы ике шәхес тырышлыгы белән мәктәпкә Вафирә Гыйззәтуллина исеме бирелде. Биредә без искә алу кичәләре үткәрәбез. Мәктәптәге вокал ансабльләр, кызлар хоры әни репертуарында тәрбияләнә. Галина Голубева әнинең музеен да оештырып җибәрде.

Нишләп шулкадәр булышасың, мин бит сиңа беркем түгел, дип әйткәнем бар. Әни бит татар җырчысы, син берәр рус җырчысы иҗатын балаларга ирештерә алыр идең, дигәнем дә бар. "Авыр чакта әниеңнең "Кызарып кояш чыкканда” җырын тыңлау да җитә миңа. Уйларым урынына утыра, яшәү көчем арта. Үзең беләсең, андый тавыш башка юк бит ул", дип җавап бирде. Бик озак вакыт үткәч кенә икәүләшеп: "Әниеңне җирләгәндә җыелган хәтле халыкны үз гомеребездә күргәнебез булмады. Халык хәсрәте безгә дә күчте", дип сөйләделәр.

– Әниегезнең сәхнәдәшләре бүген сезнең белән элемтәдә торамы?

– Кулдан килгәннең барысын да эшлибез диючеләр бар. Баянчы Рамил абый Курамшин шундый. Әни дигәндә очып килеп җитә, бөтен чараларда катнаша. Нәфис сүз остасы Розалия апа Зәкиева бик якын итә. Мондый кешеләр дә аз калды инде.

* * * *

Вафирә Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә Татарстанның Менделеевски районы Камай авылында туа. Казан музыка училищесында, соңрак Казан консерваториясендә укый. 1974 елда Советлар Берлеге күләмендә үткәрелгән халык җырларын башкаручылар бәйгесендә җиңеп чыга. 1974-75 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли. 1975-94 елларда ул –​ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты.

Вафирә Гыйззәтуллина АКШ, Австрия, Германия һәм Кубада да чыгыш ясый. 1997-2001 елларда "Татарстан" телерадиоширкәтендә эстрада оркестры солисты булып эшли. 2001 елның 17 сентябрендә юл казасында һәлак була.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG