Accessibility links

Вафирәне дога, мөнәҗәт, җыр белән искә алдылар


Вафирәне искә алганда "Туган тел"не дә җырларга онытмадылар.
Вафирәне искә алганда "Туган тел"не дә җырларга онытмадылар.

Җиде ел элек арабыздан киткән Вафирә Гыйззәтуллинага багышлап узган очрашуда Флера Сөләйманова мөнәҗәт җырлады.

Казандагы Шәрык клубында Татарстан һәм Каракалпак республикасының халык, Россиянең атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллинага багышлап авыз ачу, ягъни ифтар чарасы узды.

Җиде ел элек булган фаҗига

Сентябрь аенда Вафирәнең салкын гүргә керүен һаман да күп санлы тыңлаучылары авыр, үкенечле хәбәр итеп искә төшерә. Ул вакытта Бондюг кызы Вафирә авылынннан кайтып килә торган булган. Серле шартларда автомобиль һәлакәтенә очрап арадан күтүенә инде җиде ел элек вакыт узган. Аның тормыш юлына вакытыннан алда нокта куелуны, сәяси эшчәнлегеннән дә күрүчеләр бар. Казанда узган очрашуда да, җырчы Вафирәнең милләтпәрвәрлеге, халыкны яклап йөрүен искә еш төшерделәр.

Халыкны күтәреп йөргән

“Башкалар бәйрәм, табын өстәле җырчысы булганда, Вафирә Гыйззәтуллина “Ком бураннарын” җырлап халкыбызны күтәрде”, дип искә алды галим Равил Һади.

Бу фикерне чарага килгән башкалар да яклады. Ә хокук белгече Галишан Вәлиәхмәт үзен җыр сөюче, дип таныштырды. Вафирәне ул беренче чиратта сәяси карашлары һәм кешелек сыйфатлары өчен үз итеп искә ала.

Татар мәдәниятен яклаган

Вафирә Гыйззәтуллина кызы Камилә һәм туганнары каршында хәтирәләр яңгырады. Аны “бик матур тавышлы”, “чибәр”, “чын йолдыз” булган актриса дип искә алдылар. Бу сүзне сәхнәдәш дуслары да кабатлады.

Җырчы Флера Сөләйманова да Гыйззәтуллинаны, бар татар мәдәниятенең яклаучысы иде, дип сөйләде. “Ул миңа да Татарстанның атказанган артисты дигән исем алып бирде. Вафирә сәхнәдә дә, мәйданда да халыкны үзенә ияртә белүче лидер иде”, диде ул.

Туксанынчы елларда туганнар Вафирәне каян ишетсен?

Вафирә җитмешенче еллар уртасында танылу алган. Аннары тагын берничә дистә ел сәхнә түрендә торган. Тик туксанынчы елларда туып үскән яшьләр аны белми икән. Кичәне алып баручы Азат Нурмөхәммәтов аларга җырчының тарихын сөйләде.

Ә бүгенге 17-18 яшьлекләр үскәндә телевизордан һәм радиолардлан Вафирә Гыйззәтуллина иҗаты актив формада пропогандаланмаган. Килүчеләр, Вафирә дисклары да сатуда да юк дип зарланды. Кызы Камилә кунакларга үзендә сакланган язмаларны күрсәтте. Шулай ук берничә моң сөюче яшь кеше төрле җирләрдән табылган язмалары барлыгын әйтте. Аллары кул санакларын да күтәреп килгән иде. Шуларны уйнатып, үзара язмалар алышып утырдылар.

Флера Сөләйманова мөнәҗәт сөйләде

Флера Сөләйманова “Вафирә рухына дога булып барып ирешсен” дип “Сабырлык” исемле мөнәҗәт сөйләде. Чакырылган мулла да шул максаттан дога кылды.

“Туган тел”не басып җырладылар

Чарага татарча итеп киенгән өлкән яшьтәге самими апалар да шактый килгән иде. Алар башкаларны дүләнә, лимонник ише бакча җимешләре белән дә сыйлады. Апалар дога кылып утырды. Аннары исә яшьлекләрен искә төшереп җырлап утыра башладылар. “Ком бураны”, “Зиләйлүк”, “Көзге җыр” сүзләре яңгырады. Дәррәү басып “Туган тел” җырын җырладылар. Вафирә Гыйззәтуллина да милли җырны шулай бастырып җырлата торган булган.

XS
SM
MD
LG