Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 13:36

Заманында телевидение йолдызы булган Иркә Сакаеваның, радио йолдызы булган Эльза Гобәйдуллинаның кабер ташлары әле дә юк. Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән башка әдипләр арасында Галимҗан Баруди кабере шундый мөнәсәбәткә лаекмы? Нигә Казанда җырчы Вафирә Гыйззәтуллина яшәгән йортка хәтер тактасы куймыйлар? Җиде кыз каберен нигә мәдәни мирас исемлегенә кертмиләр? Азатлык күренекле шәхесләрнең игътибарсыз каберлекләрен, ярдәмсез калган сәнгатькәләрне барлый.

Иҗат – иң беренче чиратта, дип яшәүчеләр арасында гаилә кормаганнар шактый. Ә гаиләлеләр арасында балаларына тәрбия бирергә вакытлары җитмәгәннәр дә бар. Нәтиҗәдә – кадерсез картлык, караусыз каберлекләр дә юк түгел.

Азатлык Яңа татар бистәсе зиратында булып кайтты. Төп аллеялар кардан чистартылган булса да, каберлекләр күбесе кар астында. Кемнең кайда ятканы, кабернең ни хәлдә булуы хәзер күренми. Чүп-чар язын чыгачак, чүп үләннәре җәен котырачак. Безнең максат – узган көз башында вандаллар һөҗүменә дучар булган мәңгелек йортның хәлен белү иде. Шөкер, җимерелгән кабер ташлары инде төзәтелгән.

Биредәге иң борынгы каберлек булган Җиде кыз каберенә сукмак буранлы көндә дә карга күмелмәгән иде. Якындагы утыргычларга да кар ятмаган, чардуган читләрендә тимер акчалар бихисап.

Мәшһүр редактор Галим Рябковның каберенә якын барып булмады. Җәй көне аның каберенә агач ауган, чардуганы кыегайган иде инде. Язучы, драматург Миргазиз Укмасиның кабер ташы бик начар хәлдә. Мәгърифәтче Галимҗан Барудиның каберен Ал мәчет имамнары карап тора. Алар үзләре карый торган каберләрне ярымайлар белән билгеләп чыкканнар – эзләп табарга җиңелрәк.

Галимҗан Барудиның кабер ташы
Галимҗан Барудиның кабер ташы

Яңа бистә зиратының төп проблемы – теләгән каберлекләрне эзләп табуның читенлеге. Биредә аллеялар саннарын күрсәтүче мәгълүмат кына бар, Мәрҗани кабере кайда, Тукай, Сәйдәш кайда дип эзләүчеләр бер үзләренә генә таяна ала. Мәшһүрләрнең каберләре кайда булуын күрсәтүче бернинди белешмә юк.

Абдулла Дубин
Абдулла Дубин

Туган як тарихын өйрәнүче, заманында Татарстан телевидениесенең мәшһүр алып баручысы булган Абдулла Дубин әйтүенчә, зиратта караучысыз каберләр шактый. Әйтик, язучы Гариф Гобәй кызы, телевидение йолдызы Эльза Гобәйдуллинаның, диктор Иркә Сакаеваның кабер ташы бөтенләй юк, ди ул. Ни кызганыч, ташлары булмагач, аларның каберләрен табып та булмады. "Заманында сәләтләрен, сәламәтлекләрен, гомерләрен хөкүмәткә багышлаган мондый шәхесләрнең каберләрен кем карарга тиеш?", ди Абдулла абый.

Бу сорау белән без Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салиховка мөрәҗәгать иттек.

Данил Салихов
Данил Салихов

Данил әфәнде һәр кешенең беренче таянычы гаилә булырга тиеш дип саный. Ялгыз язучылардан ул Лена Шагыйрьҗанны гына атый алды. Аның халык шагыйре дигән исеме, димәк пенсиясенә саллы өстәмәсе бар, диде ул. Өлкән яшьтәгеләрне социаль хезмәтләр карый дип тә өстәде.

Ә бит авыр хәлдә яшәүчеләр юк дип алай кистереп әйтеп булмый. Язучы Нәбирә Гыйматдинова моннан берничә ел элек Әхсән Баянның матди хәле авыр булуын ачынып сөйләгән иде. Ярдәм итәргә тырышабыз, ипи-сөтен алып кайтып бирәбез дигән иде ул.

Нәбирә Гыйматдинова
Нәбирә Гыйматдинова

"Язучыга картайган көнендә бердәнбер таяныч киштәдә тезелеп яткан китаплары да, укучысы да түгел, ә гаиләсе дип саныйм мин. Өлкән язучыларның күбесенең балалары, оныклары бар бит. Каберлекне тәртиптә тотарга да әллә ни чыгымнар кирәкми. Өмә ясап, каберлекләрне чистарткач, әдипләрнең гаиләләренә чардуганы ауган яисә ташын карарга кирәк дип хәбәр иткәч, без зиратка йөрмибез дигән җавап ишеткән чаклар да шактый булды. Язучылар берлеге ни карый дигәнне дә еш ишетергә туры килә. Бу оешма 340 язучының һәрберсен ничек кайгыртып бетерсен? Акча эшли торган оешма түгел бит, кабер ташларын да ул куя алмый. Җитәкчеләр төрле оешмаларга мөрәҗәгать итеп классик язучыларга ташлар эшләттеләр, әлбәттә. Классикларны исә хөкүмәтебез кайгыртса, әйбәт булыр иде", ди Гыйматдинова.

Иҗат кешесе үз дөньясына чит кешене кертергә атлыгып тормый. Җырчы Наҗия Теркулова да әнә социаль хезмәткәрне кертергә теләмәгән. Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте җитәкчесе Зимфира Гыйлметдинова әйтүенчә, җитәкчелек Искәндәр Биктаһиров белән сөйләшеп, өлкән яшьтәге җырчыны карауны аңа йөкләгән. Әлбәттә, бушка түгел. Теркулованың милке, вафатыннан соң, Биктаһировка күчкән.

Филармония бакыйлыкка күчкәннәр рухларына Коръән укытуны да, зират өмәсен дә оештыра: "Бу эш филармониядә "Илһамият" клубы оешкач бигрәк тә җанланды. Хәзер безнең кысынкылыкта яшәгән кайбер җырчыларга ярдәм күрсәтү җае чыкты. Шул ук Наҗия апаны алсак та, аңа катлаулы операция ясаткач ярдәм күрсәтүне, бөтен документларын югалткач яңаларын булдыруны филармония үз өстенә алды.

Каберлекләрне тәртипкә тотуга килгәндә, елга ике мәртәбә барып җыештыру традициягә әйләнде. Утызлап сәнгатькәрнең ике дистәгә якыны Яңа бистә зиратында, берничәсе Киндеридә, урыс җырчылары Сухая река бистәсендәге зиратта җирләнгән. Ике дистәгә якынын карап, йөрүчеләре булмаганнарның чардуганнарын буяп тотабыз. Елына ике мәртәбә зиратка мулла чакыртып әрвахлар рухына дога кылдырабыз. Таба алмаган каберләр дә бар. Аларын да, белгән кешеләр барында табасы иде. Исемнәрне мәңгеләштерүгә килгәндә, мәшһүр җырчылар Гали Ильясов белән Таһир Якуповка истәлек такталарын эшләтүне филармония үз өстенә алды", дип сөйләде Азатлыкка Гыйлметдинова.

Игътибардан читтә калганнар арасында җырчы Вафирә Гыйззәтуллина да бар. Күптән түгел ул яшәгән йорт диварына драматург Празат Исәнбәткә истәлек тактасы эленде. Җырчы Вафирә Гыйззәтуллина һаман читтә кала бирә. Бу ни сәбәпле шулай килеп чыга соң?

Әлеге сорауны Азатлык Татарстан мәдәният министрлыгына юллады. Министрлыкка Миргазиз Укмасиның кабер ташы, Барудига яңа кабер ташы кирәклекне, шәхесләрнең каберләрен табу кыенлыклары, зиратта каберләрнең урыннары күрсәтелгән харита булмау турында да әйтелде.

Мәдәният министры урынбарасы Светлана Персовадан мондый җавап килеп төште: "Татар шагыйре Миргазиз Укмаси кабере – төбәкнең мәдәни мирасы объекты. Сезнең хатта искәртелгән башка каберләр (Җиде кыз, Г.Рябков, Г.Баруди каберләре) андый әһәмияткә ия түгел һәм дәүләт саклавына алынмаган". Ул шулай ук каберләрне карап тору җирле мәсьәлә булып санала һәм муниципаль берәмлекләргә йөкләнә дип тә өсти.

Мәдәният министрлыгында зиратка тарихи һәйкәл статусы бирү мәсьәләсе карала. Бу, үз чиратында, белгечләр тарафыннан тарихи, фәнни, сәнгати яктан эшләр башлап җибәрү кебек мәсьәләләрне күз уңында тота.

Шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерүгә килгәндә, истәлек тактасы куйдыру инициативасы белән дәүләт, җирле үзидарәләр, оешмалар, 10нан да ким булмаган кешеләр төркеме чыга ала. Туганнарының һәм башка аерым кешеләрнең мөрәҗәгате исәпкә алынмый. Мөрәҗәгать итүчеләр әзерләгән документларны министрлыкның истәлек такталары комиссиясе карый. Уңай җавап алынганда, мөрәҗәгать итүче килешенгән эскиз проекты нигезендә махсус оешмаларда истәлек тактасы ясата.

"Узган елны комиссия тәкъдиме белән хөкүмәт ТАССР халык артисты Гали Ильясовка, Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповка, педагог, журналист Флорид Әгъзамовка, Габдулла Тукайга, Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкуловка, җәмгысе 11 шәхескә истәлек тактасы кую турында карар кабул итте", диелә Персова имзалаган хатта.

Җавапта истәлек тактасын кую чыгымнарын кем күтәрә дигән сорау ачык кала. Аңлашыла, филармония Гали Ильясовка, Таһир Якуповка истәлек тактасы эшләтүне үз өстенә алган, Флорид Әгъзамовка журналистлар җыешты. Болай булгач, комиссиянең әһәмияте нидә соң? Бу мәсьәләне турыдан туры югары оешмалар карый алмыймы?

Каберләрнең мәдәни мирас исемлегенә кертелү-кертелмәве дә гаять кызыклы. Борынгылык җәһәтеннән алсак, Җиде кыз кабере – иң борынгысы. Шәхесләрнең эшчәнлеге ягыннан алсак, Баруди сәнгати яктан камил кабер ташына, яхшы чардуганга лаек түгелме? Шулай итеп, Азатлык сорауларына ачыклык кертелмәде, киресенчә, сораулар артты гына.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG