Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:51

Татарстанның бәйсез, ирекле булуын җаны-тәне белән теләгән милләтпәрвәр җырчы Вафирә Гыйззәтуллина тууына 70 ел тула.

Бу көннәрдә Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллинаның эшләрен, ул кылган гамәлләрне хуплаучылар аның җырларын, аһәңнәрен үз иткәннәр җырчыны күңелләре аша үткәрә торгандыр.

10 февраль Казанда Габдулла Тукай исемендәге филармониядә Вафирә Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе уза. Зилә Сөнгатуллина, Римма Ибраһимова, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Рөстәм Маликов һәм башка җырчылар, шулай ук Казан музыка көллиятеннән ике хор һәм Вафирә Гыйззәтуллина исемендәге музыка мәктәбе хоры да чыгыш ясаячак. Концертта Гыйззәтуллина яратып җырлаган җырлар һәм башка әсәрләр дә башкарылачак.

13 февральдә Вафирә Гыйззәтуллинаның туган көнендә туган авылы Менделеевски районы Камай мәдәният йортында җырчыга истәлек тактасы кую һәм искә алу ачу чарасы үтә. 14 февральдә Менделеевски шәһәрендә дә җырчыны искә алу кичәсе узачак. Әлеге чаралар Вафирә Гыйззәтуллинаның кызы Камилә ханым теләге белән оештырыла. Сәнгатькәрләр арасында: "Нигә бу эшләргә филармония каршында оештырылган "Илһамият" алынмады икән? Вафирә кичәләре Уфада да, Мәскәүдә дә узарга тиеш", дип белдерүчеләр дә бар.

"Чеченнарны яклап Русиянең атказанган артисты кенәгәсен яндырды"

"Аның бөтен нәрсәсе дә бар иде бит, әнә ул Кубага да барды, башка илләрдә дә чыгыш ясады, хөрмәттә һәм абруйда булган башка җырчылар кебек сәхнәдә генә дә җырлый ала иде, әмма ул ирек сөйде – Татарстанның бәйсез, ирекле булуын җаны-тәне белән теләде", дип сөйләде Азатлыкка язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова.

Бервакыт Гыйззәтуллинадан Фәүзия ханым: "Син шулкадәр Татарстанның бәйсез булуын телисең, кайлардан килә соң бу?", дип сорый. "Мин әтием тәрбиясендә үскән кыз. Әти Советлар Берлеге заманнарында ук: "Менә төрекләр килерләр дә, безне азат итәрләр", дип тәрбияләп үстерде мине", дип сөйләгән була җырчы Бәйрәмовага.

Вафирә кечкенә вакытында да, үсмер чагында да төрекләрнең килеп азат итүен көтә... Татарстанны бәйсезлеккә омтылу дулкыны чолгап ала башлагач үзе дә бу дулкынга кушыла. Ул мәйданнарда ялкынлы сүзләре, "Ком бураны" һәм башка җырлары белән халыкны иреккә чакыра.

Гөлзадә Сафиуллина

Гөлзадә Сафиуллина

Җырчы Гөлзадә Сафиуллина мәйданнарда Вафирә Гыйззәтуллина безнең байракчыбыз кебек иде, дип искә ала.

"Ирек мәйданына меңәрләгән-меңәрләгән кеше чыкты. Алар белән бергә сәнгать әһелләре дә, шул исәптән, җырчылар Вафирә Гыйззәтуллина һәм мин дә бер генә митингны да калдырмадык. Анда җырлап кына калмадык, чыгышлар да ясый идек, фикеребезне халыкка җиткердек. Иреккә омтылу, азатлыкка ышану, безнең Татарстан мөстәкыйль була, дигән өметләр белән яндык без.

Вафирәбез хәзер безнең арада юк инде, әмма ул байракчы кебек безнең күңелләребездә. Ирек даулаганда без көрәш җырларын: "Ком бураны", "Көзге ачы җилләрдә"не, халкыбызны "Карурман" һәм башка борынгы көйләрен дә ишеттердек. Хәтта кайбер җырларны үзгәртә дә идек.

Туганнар тыңлагыз, кушылып җырлагыз,
Безнең җыр тынычлык турында.
Азатлык байрагы, чын хаклык байрагы,
Татар халкының үз кулында!
-

дип тә җырлый идек", дип искә ала Гөлзадә Сафиуллина халыкның бәйсезлек таләп иткән елларны.

Иреккә, бәйсезлеккә омтылган нинди генә милләт булмасын, җаны-тәне белән алар ягына баса Вафирә. 1994 ел ахыры. Русия Чечняга гаскәр керткән чор. Ул вакытларда Казан үзәгендә көн аралаш диярлек митинглар, төрле чаралар үтеп тора. Камал театры каршында бәйсезлек даулаган Чечняга гаскәр кертүгә протест чарасында Вафирә Гыйззәтуллина халыкны таң калдыра.

"Бөтен Русия тарихында бердәнбер буларак, бу сугышка каршы протест йөзеннән, Вафирә Гыйззәтуллина Русиянең атказанган артисты дигән исеменнән баш тартты, аның таныклыгын мәйданда утта яндырды. Һәм үлгәнче чечен халкы ягында булды", ди Бәйрәмова.

Вафирә! Әнә ул татар халкының танылган, күренекле җырчысы Татарстан Югары Советы республиканың үз Конституциясен кабул итсен дип трамвай юлын ябып, рельс өстенә сузылып яткан, әнә аны Әлмәт янында "Дуслык" ("Дружба") нефть үткәргеч торбасын ябарга киткән җирдә кыйнап "Зеленая сука", дип, яшел яулыгыннан өстерәп йөрткәннәр.

"Хәтерлим, 1992 елның октябрь-ноябрь айлары иде, без, депутатлар, Югары Советта Татарстанның яңа Конституциясен кабул итәбез. Көрәш бик каты бара, федералистлар – Русия ягына, без исә бәйсезлек ягына тартабыз. Урамда исә халык кайный, милләтчеләр бер дә туктамый митинглар уздыра. Бер заман урамнан хәбәр килә – милләтчеләр трамвайларны туктатканнар, Конституция кабул ителмичә, җибәрәсе түгелләр икән. Безнең эш бөтенләй тукталгач, мине залдан урамга илче итеп чыгардылар. Барам – Вафирә 5нче трамвай каршына, рельслар өстенә сузылып яткан, башкалар да тимер юллар өстендә яталар. Аларны йорт түбәләреннән камерага төшереп торалар... "Вафирә, трамвайларны җибәрергә кирәк, эш тукталды бит, Конституция бөтенләй кабул ителмәскә мөмкин", дим. "Син аларга сатылгансың!» дип кычкырды миңа Вафирә, яткан җиреннән. "Конституция халык теләгәнчә кабул ителсен! Без беребез дә урыннарыбыздан тормыйбыз!" диде ул.

Фәүзия Бәйрәмова

Фәүзия Бәйрәмова

Хәтерлим, мин ачлыкта ятканда, алар машиналарга төялеп, Марат абый Мөлеков җитәкчелегендә, Әлмәткә, "Дуслык" (Дружба") нефть үткәргеч торбаларын ябарга чыгып киттеләр. Татарстанга бәйсезлек таләп итәбез бит инде, нефть тә үзебездә калырга тиеш, дибез. Мин дә бәйсезлек өчен кибеп ач ятам... Шул сәфәрдән юлда, паромда аларны бик нык кыйнап, имгәтеп кайтарганнар иде. Вафирәнең дә бармакларын сындырганнар, аны "Зеленая сука", дип, яшел яулыгыннан өстерәп йөрткәннәр... Соңыннан Вафирәнең үзен гаепләргә теләп, бик озак кына милиция юлларында йөрттеләр. Ә теге явыз бәндәләрне эзләп тә тормадылар, бу провокацияне органнар үзләре оештырганлыгы көн кебек ачык иде", дип искә ала Бәйрәмова ул елларны.

Вафирә Гыйззәтуллина берничә тапкыр Татарстан Дәүләт шурасына депутатлыкка сайлауга чыга, әмма хакимият туры сүзле татар хатынына юл бирергә теләми.

Вафирә Гыйззәтуллина Татарстанга бәйсезлек таләбе белән ачлык тотучылар янында

Вафирә Гыйззәтуллина Татарстанга бәйсезлек таләбе белән ачлык тотучылар янында

"Алар Вафирәнең теленнән курыктылар, дөресен әйтүеннән шүрләделәр... Кат-кат сайлауларда төшеп калганнан соң, Вафирәнең хакимият белән арасы шактый бозылды. Бу хәл аның тормышына, матди хәленә дә бик нык тәэсир ясады. Аны хөкүмәт концертларына чыгармый башладылар, телевидениедән, бирсәләр дә, иске язмаларын гына бирергә тырыштылар. Акча юклыкка чыдый алмыйча, Вафирә радиога ярты ставкага эшкә керде. Бу хәлне белеп алуга, аның пенсиясен туктаттылар, ул чакта шундый тәртип иде. Ә Вафирәнең кулында кызы, оныгы бар бит, аларны ашатырга, киендерергә кирәк. Хәле ничек кенә авыр булса да, Вафирә беркайчан да сер бирмәде. Халык алдына ялт итеп киенеп, елмаеп килеп чыга иде", дип хатирәләрен барлый Фәүзия Бәйрәмова.

"Ул сәхнәгә La Scala-га чыккан кебек чыга иде"

Нәфис сүз остасы, артист Розалия Зәкиева Вафирә Гыйззәтуллина кечкенә генә татар авылындагы караңгы клуб сәхнәсенә дә La Scala, Большой театр сәхнәсенә чыккандай чыга, һәм әйтерсең фәлән меңнәрчә кеше алдында чыгыш ясаган кебек җырлый, халыкны бөтереп ала иде ул, дип искә ала.

"Вафирә ул елларда баш калкытып килә торган түбән сәнгатьне туктатам дип яуга күтәрелде. Әнә шуның аркасында дошманнары бик күбәйде. Ә дошманнарының культуралары бик түбән иде. Бу көрәштә ялгыз иде ул", ди Зәкиева.

Розалия Зәкиева

Розалия Зәкиева

Вафирә Гыйззәтуллина Казан консерваториясен тәмамлагач бер ел опера театрында да эшләп ала. "Әмма ул бер калыпка салынган кысаларда гына эшли ала торган җан түгел иде, ул ирекле кош кебек, сәнгатьтә дә ирек яратты. Режиссер биргән рольләр аның ирегенә киртә булган дип уйлыйм мин", ди Зәкиева.

Әнә ул чордагы башка җырчылардан аермалы буларак сәхнәдә унике музыкант арасында, әнә ул сәхнәгә 17 скрипкачы янына чыгып җыр суза... Вафирә Гыйззәтуллина татар эстрадасына аерым бер темага багышланган шигъри-җырлы програмнар да алып килә.

Гыйззәтуллина репертуарын да, башкарган җырларын да иң мөкәммәл дәрәҗәгә җиткерергә омтыла, һәрнәрсәдән яңалык эзли иде, дип искә ала аны ул вакытларда бергә сәхнәдә булган хезмәттәшләре.

"Гыйззәтуллинаның берсен кояшка тиң күргән Тукай,
Кояш булгач, ай да булсын! Кайда ул ай?
Ул – Вафирә син бугай!"

дип язган була Туфан Миңнуллин. Бу юлларны җырчы үзе дә бик яраткан. Алып баручылар әлеге шигъри юлларны укып, Вафирәне сәхнәгә чакыргач, ул кояштай балкып очып чыга торган булган.

"Ул – чибәр дә, ул – нәфис тә, ул – үзсүзле дә, ул – чыдап булмаслык та, ул – киң күңелле дә, ул – бик күп төрле дә иде. Әмма ул беркайчан да битараф булмады. Ул кем генә булмасын, аны яклый ала иде. Вафирә – гомумән алганда, күпкырлы җәүһәр таш иде. Ул – ташкынга каршы бара ала торган кеше иде. Үзе күпкырлы җәүһәр таш булса, аның тавышы кабатланмас, челтерәп аккан көмеш сулы чишмә кебек. Аның җырларыннан гөл тама дияр идем мин", ди Зәкиева.

Казан телестудиясе 1971 елда "Идел көйләре" дигән фильм-концерт күрсәтә. Гали Ильясов, Рәхилә Мифтахова, Ренат Ибраһимов, Эмиль Җәләлетдинов тә катнашкан бу концертны Иделгә багышланган җыр белән Вафирә Гыйззәтуллина башлап җибәрә.

Җыр сөючеләр арасында Вафирә Гыйззәтуллинаның тавышын сандугачка, чишмәгә тиңләүчеләр дә бар. Вафирә Гыйззәтуллина тавышы – көмеш, терекөмеш! Көмештәй чишмә өстендә ялтырап алган кояш нурлары да чагыла анда, көмештәй елга өстендә йөзгән аккошларның сихри гүзәллеге, аһәңе дә балкый. Бу тавышны башкалар белән бутап та, онытып та булмый. Әнә аның аккош кебек сәхнәгә килеп чыгуы да, күзеннән балкыган нуры да, гүзәл тавышы да әле дә күңелдә. Тавышы белән бөтереп ала, туры сүзе белән егып сала, ярдәме белән тора алмас җиреңнән бастыра торган Вафирә иде ул, дип бәяләүчеләр дә бар хезмәттәшләре арасында аны.

Флүрә Сөләйманова

Флүрә Сөләйманова

Җырчы Флера Сөләйманова да Гыйззәтуллина турында бар татар мәдәниятенең яклаучысы иде, дип сөйләде Азатлыкка. "Ул миңа да Татарстанның атказанган артисты дигән исем алып бирде. Вафирә сәхнәдә дә, мәйданда да халыкны үзенә ияртә белүче лидер иде", ди Сөләйманова.

Татарстанның атказанган артисты, баянчы Кирам Сатиев та Вафирәдә башкаларда булмаган талант та, ярдәмчеллек тә бар иде, дип әйтә.

Кирам Сатиев

Кирам Сатиев

"Филармониядә эшләгән вакытта гомуми җыелышлар була торган иде. Ул вакытта кемгә нәрсә кирәк, кемнең нәрсәгә мохтаҗ икәнлеген тикшерәләр иде. Берәүгә тулай торак, берәүгә фатир кирәк, икенчесе "минем бакчам юк", дип белдерә, кемгәдер исем бирелмәгән. Үзенә булмаса булмый, ул башкаларга бик ярдәмчел иде.

Ул бит классик җырчы, зур җырчы иде. Безнең җырчылар бар, алар халык җырларын гына башкара. Алар классиканы җырлый алмый. Бар классик җырчылар, алар фәкать классик җырларны гына башкара. Ансы да әйбәт, монсы да әйбәт, әлбәттә. Ә Вафирә менә бу икесен дә берләштерә ала торган зур һәм бөек җырчы иде. Хәзерге күзлектән караганда, бар популяр җырчылар һәм бар профессиональ җырчылар. Популяр җырчы халык җырларын, эстрада әсәрләрен башкара, ул профессиональ була алмый. Ә менә профессиональ җырчы популяр була ала. Вафирә нәкъ шундый иде", ди баянчы.

​Кирам Сатиев Вафирә Гыйззәтуллина белән күп тапкырлар бергә сәхнәләргә чыга. Әгәр бүген "Сәхнәдә Татарстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллина" дип әйтсәләр, мин ике дә уйламыйча "Туй җыры"н уйнап җибәрер идем, ди ул. Гыйззәтуллина бу җыр белән һәр концертын тәмамларга яраткан.

Вафирә туй көтте... Ул татар халкының бәйсезлек туен, ирек туен көтте. Аның өчен бар талантын, көчен, илһамын, барлыгын бирде. Әнә ул әле дә "Ком бураны" белән халыкны ирек дауларга чакыра, әнә ул ялкынлы чыгышлары белән татарлар йөрәгенә очкын сала.

"Вафирә милләтнең затлы, югары зәвыклы, камил аңлы булуын теләде. Бу аның өчен бәйсезлеккә караганда да мөһим миде. Ул сәхнәдә дә, тормышта да мокытлыкны, наданлыкны, мескенлекне, үзешчәнлекне кичерә алмады. Ул татар милләтен үз югарылыгына күтәрергә омтылды. Милләт ишеттеме аның җан авазын, чакыруларын, өзгәләнүләрен? Әллә аңлый да алмыйча калдымы? Вафирә, атылган йолдыз кебек, милләт күгеннән сызылып янып төште... Яна-яна төште, яна-яна китте...”, дип искә ала Вафирә Гыйззәтуллинаны Фәүзия Бәйрәмова.

"Безнең бәйсез дәүләт көннәре килер ул"

Радиобыз архивында Вафирә Гыйззәтуллинаның 1994 елда 30 август – Татарстанның бәйсезлек көне уңаеннан әңгәмәсе саклана. Җырчы 1990 елда Татарстанның суверенлык декларациясе кабул ителгән мизгелләрне искә ала. "Бәйсез дәүләт көннәре дә килер", дип белдерә.

Вафирә Гыйззәтуллина

Вафирә Гыйззәтуллина

"Иң беренче булып каз тәннәре китте миндә. 1552 елда Явыз Иван безнең дәүләтебезне, Казанны басып алганнан соң беренче мәртәбә коллык богауларыбызны өзү дип санаган идем мин ул көнне. Без төнге 12гә кадәр Ирек мәйданында булдык. Кичке унынчыларда декларацияне кабул иттеләр, депутатлар барсы да халык янына чыкты. Аннан безне халык чөя башлады. Барыбыз да еладык.

Кечкенәдән үк бәйсезлек, азатлык өчен көрәшкәнгә күрә миңа бигрәк тәэсир итте ул. Мин кычкырып еладым. Халык Ирек мәйданына бик күп җыелган иде, Ирек мәйданы тулган иде. Анда бөтен артистлар, баянчылар, җыр-бию ансамбленнән дә кешеләр бар иде. Сөйләп кенә аңалата да алмыйм, аны күрү кирәк иде.

Чаллыдан да килделәр. Халык чәен дә, бәрәңгесен дә алып килде. Без аларга чиләк-чиләк бәрәңге ташыдык дигәндәй. Пешереп алып килә идек. Шушы декларация кабул ителәсе көннәрдә Ирек мәйданында декларация кабул ителерме, юкмы дип ике төн кундык. Ул мизгелләрне сүз белән генә аңлатып бирә торган түгел, аны үзең тоярга кирәк дип уйлыйм мин.

30 августтагы, декларация кабул ителгәндәге мизгелләрнең әһәмиятен татар халкы аңласа, Алла бирса, без барыбер бу бәйсез дәүләтебезне сакларбыз. Булыр дип уйлыйм мин аны, әлбәттә ул әлегә кәгазьдә генә. Шартнамәдән соң өметләребез дә өзелгән кебек була, әмма мин оптимист кеше. Мин ышанып, инанып яшим – безнең бәйсез дәүләт көннәре килер ул.

Вафирә Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә Татарстанның Менделеевски районы Камай авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач Казан музыка училищесында укый. 1965-74 елларда Казан консерваториясендә белем ала. 1974 елда Советлар Берлеге күләмендә үткәрелгән халык җырларын башкаручылар арасында җиңеп чыга. 1974-75 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли. 1975-94 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солисты.

Вафирә Гыйззәтуллина АКШ, Австрия, Германия һәм Кубада да чыгыш ясый. 1997-2001 елларда "Татарстан" телерадиоширкәтендә эстрада оркестры солисты булып эшли. 2001 елның 17 сентябрендә юл казасында һәлак була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG