Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миләүшә Айтуганова: "Кинога йөз белән борылмасак, артта калачакбыз"


Миләүшә Айтуганова
Миләүшә Айтуганова

Татарстан киносы үсештә, әмма аңа әле игътибар җитеп бетми. "Татаркино" җитәкчесе Миләүшә Айтуганова дәүләт бу тармакка йөзе белән борылырга тиеш дип саный.

Соңгы елларда Татарстанда дистәдән артык кино төшерелгән. "Мулла", "Байгал" кебек фильмнар фестивальләрдән кайтып керми. Татар киносын алда ни көтә? Төшерелгән фильмнарны карау мөмкинлеге бармы? Фестивальләр ни бирә? Татар киносы төшерер өчен каян акча алырга? Бу хакта Азатлык "Татаркино" җитәкчесе, Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма җитәкчесе Миләүшә Айтуганова белән сөйләште.

— ​Миләүшә ханым, күптән түгел Мисырда узган кинофестивальдән кайттыгыз. Гомумән, соңгы елда Татарстан фильмнары күп кенә фестивальләрдә катнашты. Бу безгә нәрсә бирә, анда йөрүгә киткән чыгымнар акланамы?

— Без күп кенә фестивальләр белән килешү нигезендә эшлибез, ягъни Казан мөселман киносы фестиваленә килгән халыкара кинофестивальләр безнең фестиваль фильмнарына да мәйдан бирә. Кайберләре бәйгедә катнаша, кайберләре болай гына күрсәтелә. Килешү нигезендә катнашу бушлай. "Килегез, фильмнарыгызны бирегез", дип торалар, чөнки күп кенә илләрдә татар фильмнарын күргәннәре юк. Хәер, моңа кадәр алар юк иде дип тә әйтергә мөмкин. Менә фильмнар төшерелә башлады, чит илләрдә алар беренче урыннар алмаса да, яхшы кабул ителә. Мисырга Илдар Ягъфәровның "Байгал" тулы метражлы фильмы һәм Салават Юзеевның "Кое-что из ее дневника" кыска метражлы фильмнарын җибәргән идек. Икесенә дә жюри тарафыннан бәя бирелде. "Байгал" фестиваль җитәкчесе бүләге һәм "Жюри карашы" бүләгенә ия булды.

Гомумән, Мисыр белән Татарстан арасында аерым хезмәттәшлек бара. Былтыр президент Рөстәм Миңнеханов Каһирәгә делегация белән барган иде, анда мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Мисыр фильмнары безнең фестивальдә катнаша, гарәп илләре арасында әлеге илнең кинематографы көчлеләрдән санала. Шунысы кызык, аларның дәүләт фильмнары юк. Бары тик бәйсез кинематограф, шуңа күрә төп акчалар прокаттан кайта. Алар, нигездә, халыкка кызыклы фильмнар белән ота.

— ​Русиядә якут киносы мактала. Безгә якын булган казакълар бар. Алар ни белән алдыра?

— Якутиягә ике тапкыр бардым, алар белән бик дусмын. Нәрсәсе белән оталармы? Якутлар үз киносын ярата, ләкин Русиядә Якутиядән килгән кино прокатка эләкми. "Убийца" дип аталган бер генә фильм эләккән иде, ләкин ул күп акча җыя алмады. Шул ук вакытта алар үз киносы белән фестивальләргә йөри һәм Пусан, Берлинале кебек "А" классындагы бәйгеләрдә беренче урыннар ала. Былтыр Мәскәү фестивалендә якутларның "Царь-птица" фильмы беренче урын алды. Бу - якутлар өчен зур дәрәҗә. Ләкин аларның киносы Якутиядә генә кирәк. Һәм ул фильмнар беренче елларда гына отышлы була. Арзан бәягә генә төшерәләр һәм акчасын тиз арада кайтаралар да. Соңгы арада сыйфатлы фильмнар барлыкка килде, аларны төшергәндә бер-ике миллион сумга гына сыешып булмый һәм акчасын да Якутиядә генә берничек тә кайтарып булмый. Ул республикада 600 мең генә кеше яши бит. Ә Русиядә әлеге фильмнарны карамаячаклар.

— ​Алар нигездә якут телендә төшерәләр.

— Әйе. Соңрак рус теленә тәрҗемә итәләр. Милли фильм дигән әйберне нәкъ менә алар үстерде. Ләкин якутлардан башка кемгә кирәк ул фильмнар? Без менә татарча төшерәбез, алар кемгә кирәк? Татарлардан башка беркемгә кирәкми. Ул фильмны Русиягә прокатка алмыйлар.

— ​Ә рус телендә булса?

Русия төрле милләтле фильмнарга әлегә әзер түгел

— Бәлки, алырлар иде дә, ләкин аның өчен дә бик яхшы сыйфатлы фильм булырга тиеш. Русия төрле милләтле фильмнарга әлегә әзер түгел. Шул ук вакытта Карелия, Бурятия, Башкортстан, Кавказ республикаларында кино төшерү үсештә. Бездә генә соңгы елда 15 фильм төшерелде. Без шатланабыз инде моңа. Ләкин кая барасың ул фильмнар белән? Бездә хәзер Русия прокатына эләгү - проблема. Шул юнәлештә эшләргә кирәк. Менә "Су анасы" илкүләм прокатка чыкты. Анда чыгу бик авыр барды. Фильмны "Кинологистика" ширкәте сатып алды, хәзер инде фильм Татарстанда һәм Русиянең кайбер кинотеатрларында күрсәтелә.

Казан халыкара мөселман кинофестиваленә эленгән әләмнәр
Казан халыкара мөселман кинофестиваленә эленгән әләмнәр

— ​"Сокровище озера Кабан" төшерелгән иде. Аның уңышы булдымы?

— Юк. Бездә ике шундый фильм төшерелде. Сергей Безруковның "Реальная сказка" фильмын бик тантаналы төстә тәкъдим иткәннәр иде. Кайда ул хәзер? Телевидениегә сатканнардыр дип уйлыйм. Гадәттә бит башта прокатка дип эшлиләр, аннары телевидениегә саталар. "Кабан күле хәзинәләрен" ниндидер каналда күргән идем. Ләкин яшьләр телевизор карамый. Беренче яки "Россия" каналларына сатуның мәгънәсе бар әле, ә ниндидер башка каналларда аларны караучы әз булачак. Милли кино милли телевидениегә кирәк, анысында шик юк.

— ​Ә татар фильмнарын ТНВ каналына күрсәтү ничек корылган? Фильмнарны телевидение сатып аламы? Сорыймы?

— ТНВ сатып алырга тиеш, әмма алмыйлар. Телевидениенең дә үз бюджеты бар, ул зур түгел. Моны да аңларга кирәк. Менә әле район кинотеатрларында "Мулла" фильмын күрсәтәбез. Аннары ул, әлбәттә, телевидениегә барачак. Әлбәттә, ул анда булырга тиеш.

— ​Ә районнарда кинога йөрүчеләр бармы? Фильмнар түләүлеме?

— Түләүле, кеше йөри. Күптән түгел "Хәлимә"не күрсәттек, әйбәт кенә җыйды. Хәзер "Мулланы" күрсәтәбез, май аенда "Байгал"ны күрсәтергә ниятлибез.

— ​"Татаркино" ничә кинотеатр белән эшли? Оешманың үз челтәре ни хәлдә? Аларда нинди фильмнар күрсәтелә? Районнарда эшләүче федераль челтәрләргә караган кинотеатрларга Татарстан киносы белән кереп буламы?

Әгәр без милли киноны күбрәк кешегә җиткерергә телибез икән, "Татаркино" белән эшли торган челтәрне киңәйтергә кирәк

— "Татаркино" белән 100гә якын кино ноктасы эшли. Аларның 24е - заманча җиһазландырылган DCP (Digital Cinema Package) заллар. Әмма безнең белән кайберләре генә эшли, ә калганнары "Премьер-зал" кебек киноширкәтләр аша Русия белән генә хезмәттәшлек итә. Алар Һолливудта, Русиядә төшерелгән фильмнарны күрсәтә. Әгәр без милли киноны күбрәк кешегә җиткерергә телибез икән, "Татаркино" белән эшли торган челтәрне киңәйтергә кирәк. Чөнки безнең репертуар планын төзергә мөмкинлек шул вакытта гына туа һәм без ул кинотеатрларга милли киноны да, төрле фестиваль фильмнарын да, үзебезнең мөселман киносы фестивале фильмнарын да (безнең аларга хокуклар алына) бирә алабыз. Ягъни, без дистрибьютор ролен үтибез, шулай итеп репертуарда төрле фильмнар барлыкка килә. Бу бөтен яктан отышлы булыр иде. Әмма сәүдәгә корылган кайбер кинотеатрлар "бу фильмнар белән акча җыя алмыйбыз, безгә кирәк түгел, без барыбер Русия ширкәтләре белән эшлибез, чөнки алардан Һолливуд кинотасмалары һәм башка шундый танылган фильмнар килә" дип, бездән баш тарта. Республика өчен бу бик зур проблем, чөнки дистрибьюторлар бик кырыс шартлар куя. Прокаттан кергән табышның 60 процентын үзләренә ала алар. Республикада акча калмый. Шул ук кинотеатрларның үзләренә дә үсеш өчен акча калмый. Әле бит кинотеатр бер фильмны көненә сигез тапкыр күрсәтергә тиеш. Күз алдына китерегез инде, мәсәлән, Базарлы Матак, Питрәч, Җәлил, Сарман, Мөслимне. Аларда фильмны сигез тапкыр карарлык кеше бармы соң? Ә килешүдә шулай язылган. Бер кеше утырса да, күрсәтергә кирәк.

Казан халыкара мөселман кинофестивале тамашачысы
Казан халыкара мөселман кинофестивале тамашачысы

— ​Моны ничек хәл итеп була дип уйлыйсыз?

— Бу проблеманы ассызыклап сөйләргә кирәк. Мин үзем моны гел әйтәм, ләкин ишетмиләр. "Бу – бизнес", диләр. Бизнес түгел бу, ә дәүләт сәясәте. Монда административ басым гына кулланып буладыр. Мин район башлыкларыннан "Сездә фильмнарны сигез тапкыр күрсәтәләрме?" дип сорыйм. "Әйдәгез, татар киносын күрсәтик, өч тапкыр да ярый безгә", дим. Гел кулланышта булмаса, җиһазлар да искерми, лампа да озакка җитә. Бер лампа 70 мең сум тора. Аны муниципалитет үз акчасына сатып ала бит. Муниципаль кинотеатрлар элек "Госкино"да иде, алар бөтенесе бер челтәр булган. Яңа кинотеатрлар барлыкка килгәч, аларны Русия алды. Ул бит безнеке булырга тиеш. Бүген үз кинобызны үстерергә теләк бар икән, безгә шул кинотеатрлар белән эшләргә кирәк. Әлегә без "зинһар, фильмнарны күрсәтегез әле" дип, үтенеп сорарга мәҗбүр. Алай булырга тиеш түгел бит инде. Алар өчен ул – бизнес, ә безнең өчен – югалту. Әгәр без репертуарга керә алмыйбыз икән, нәрсәгә кирәк ул кино? Фильм төшерелә, ә соңрак киштәдә ята. Телевидение бушлай күрсәтә, ләкин һәрвакыт бушка гына эшләп булмый. Моны хәл итәр өчен сәяси ихтыяр көче кирәк.

"Байгал" фильмыннан кадр
"Байгал" фильмыннан кадр

— ​Татарстанның үз киностудиясе дә юк. Аны булдыру көтелмиме?

— Бездә тулы канлы кино җитештерү комплексы юк. Андый комплекс булса, башкалар да бирегә кино төшерергә килер иде. Чит ил кешеләренә Татарстан бик ошый. Уртак проект эшләргә теләүчеләр бар. Һәм без быел мөселман киносы фестивале кысаларында халыкара питчинг - халыкара кино проектларын тәкъдим итү чарасы оештырырга җыенабыз. Әйтик, Татарстан-Мисыр, Татарстан-Казакъстан, Татарстан-Төркия белән берлектә ясалган проектларны бәйгегә чыгарабыз. Әгәр дә 3-4 проект Татарстанда инвестиция тапса, зур адым булачак. Менә Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" романына нигезләнгән "Сафа һәм Саҗидә" фильмын төшерә башладык. Аңа ике миллион сум субсидия бирелгән иде. Әмма бу гына җитми. Ул бит тарихи әйбер, шул чорны күрсәтер өчен генә дә күпме декорация кирәк. Төркиядә Османия татар авылы бар, Искешәһәр локацияләре бар. Монда кимендә бер миллион доллар кирәк. Без бу проект белән питчингка чыктык. Төркиядә кызыкысынып, монда килергә, чыгымнарның күпмедер өлешен үз өстенә алырга теләүчеләр табылды.

Мәхмүт Галәү. Мөһаҗирләр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:09:00 0:00
йөкләү

Әле Мисырда Мароккодан бер фильмнар төшерүче белән сөйләшеп кайттым. Рәхәтләнеп Татарстанда төшерер идем ди. Татарстанда бит шәһәрләр дә, бай авыллар да, җимерек авыллар да, Идел елгасы да, урманнар, болыннар, таулар, мәчетләр, чиркәүләр дә бар. Күп кенә режиссерлар кызыга. Әмма, килә икән – инфраструктура юк.

— ​Элегрәк сез Татарстанның кинематограф үсеше өчен аерым дәүләт програмы әзерләнә дип белдергән идегез. Әлеге програмның язмышы ничек?

— Дәүләт програмының концепциясе безнең тарафтан әзерләнде, хәзер ул Татарстанның мәдәният министрлыгы карамагында. Анда яңа министр килгәч, яңа концепция әзерләргә туры килде. Моны башкарып чыгарга кирәк, чөнки киноның киләчәге бар.

—​ Кино пропаганда коралы да бит. "Үзгәреш җиле"нә күп акчалар тотыла. Спортка түгелә. Дәүләт бу өлкәгә дә йөз белән борылыр дип уйлыйсызмы?

— Моңа кадәр бу хакта сөйләшүләр генә булды. Бүгенге көндә инде проблемга килеп үк терәлдек. Дөнья алга бара, хәзер эшләмәсәк, без нык артта калачакбыз.

— ​Башкортостанның 100 еллыгына "Беренче республика" фильмы төшерелде. Аны тәнкыйтьчеләр мактый, тарих та, шәхесләр дә курыкмыйча күрсәтелгән диләр. Татарстанның 100 еллыгына нинди дә булса фильм төшерү каралганмы?

— Былтыр бу максталарда субсидия бирелде. Биш новелла әзерләнә. Алар төрле өлкәләргә багышланган. Документаль түгел, ә нәфис фильм булачак.

Миләүшә Айтуганова
Миләүшә Айтуганова

— ​Күптән түгел "Шиһаб хәзрәт. Мәрҗанинең Казаннан Мәккәгә хаҗ кылуы" дигән фильм тәкъдим ителде. Татар халкының башка бөек шәхесләренә багышланган фильмнар планда бармы?

— Бар алар. Садри Максуди турында фильм әзерләнә. Быелга шушы ике фильм.

— ​Ә Сөембикә турында?

— Ул кирәк. Фикерләр дә бар. Әмма бу тарихи әйбер, шул чорны күрсәтү зур чыгымнар таләп итә.

— ​Гомумән, тарихи кинолар безнең кулдан килерлек түгел дисезме?

Безгә татарлар турында объектив кино кирәк. Аны татарлар, милләтпәрвәрләр, үз милләтен яраткан кешеләр эшләргә тиеш

— Авыр әйбер ул. Күп акча кирәк. Хәзер менә Русия тарихи фильмнар төшерә башлады. Алтын Урда турында булды. Ләкин аларда татарлар ничек күрсәтелә? Безгә татарлар турында объектив кино кирәк. Аны татарлар, милләтпәрвәрләр, үз милләтен яраткан кешеләр эшләргә тиеш. Башкаларныкы безгә ошамаячак. Чөнки татарлар әлегә кадәр стереотип күзлектән күрсәтелә. Бу стереотипны җимерергә кирәк, ә моны без генә эшли алабыз. Җырчы Салават үзенең концерт ахарында "татар татарга гына кирәк" ди. Мин дә шуны кабатлыйм. Үзебезнең намусны саклый торган тарих кирәк. Бирсен иде Язучылар берлеге кино өчен яхшы сценарий. Тарихчылар белән җентекләп эшләнгән сценарий ясап, "Менә безнең татар тарихы турында нәфис фильм!" дип президент өстәленә куйсыннар иде. Президент каршы килмәс иде. Ләкин сценарий юк. Тәнкыйтьлибез, ләкин үзебез эшләмибез. Ниндидер курку да бар. Миңтимер Шәймиев "милләт өчен эшләгәндә куркырга ярамый", дип әйтә. Куркабыз икән – югалабыз. Бер-беребездән көнләшми генә эшләргә кирәк.

— ​"Татаркино" оешмасына ел саен бюджеттан күпме акча бүленеп бирелә?

— 40 миллион сум тирәсе. Башка өлкәләргә бүленгән акчаларның күләме белән чагыштыра башласаң, елыйсы килә, әлбәттә. Моннан тыш сигез миллион сум субсидия бүленә. Аңа кино төшереп буламы? Русиядә, әгәр синең кесәңдә кимендә 50 миллион сум юк икән, кино төшерә башламыйлар да. Ә бездә шушы сигез миллионга берничә кино төшерергә кирәк. Анда берничә документаль фильм, ә бер нәфис фильмга ике миллион сум бирелә. Мәскәүдә сценарийны гына 2 миллион сумга язалар.

— ​Яхшы сценарий язучыларга кытлык дип даими әйтеп киләсез. Вазгыять үзгәрмиме?

— Бу иң авыр тема. Татарстанда сценарий язучылар юк дәрәҗәдә. Аларны үстерергә кирәк.

— ​Сез Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында кафедра мөдире. Талантлы яшьләр бармы соң? Алар Татарстанда каламы?

— Яшьләр бар, алар белән күбрәк эшләргә тырышабыз. Мөселман киносы фестивалендә узачак питчингка үз проектларын Илшат Рәхимбай, Айдар Габдрахманов, Әмир Галиәскәров әзерли. Аларны халыкара проектларга катнаштырасы килә. Мәскәүгә, Петербурга китүчеләр, Казакъстанга китеп акча эшләүчеләр бар. Алар инде нинди генә эшкә алынмый - рекламалар төшерә, презентацияләр. Әмма бу кино түгел. Режиссер барыбер кино төшерергә хыяллана. Шушы хыялны тормышка ашырыр өчен кинога игътибар бирүче бер үзәк булдырырга кирәк. Шунда кайнап яшәсәләр, акчасы да булыр, инвестицияләр килер иде.

— ​Инвестиция дигәннән, Русиядә краудфандинг аша "Праздник" фильмы төшерелде. Дөрес, анда җитәрлек акча җыела алмады. Татар киносы өчен дә, бәлки, шундый юлны сынап карыйсыдыр? Ә татар байлары белән элемтәләр юкмы?

— Бар икән андый мөмкинлек, файдаланырга кирәк. Ә байларга милли киноны үстерер өчен сезнең ярдәм кирәк дип аңлатасы бар әле. Ләкин бизнеста милләт һәм башка шундый төшенчәләр урынсыз. Бизнесменга яһүд белән эшләү нәтиҗәле икән, ул аның белән эшләячәк. Эшмәкәрнең дә милли җанлы булуы кирәк, андыйлар юк түгел арабызда.

"Мулла" фильмыннан кадр
"Мулла" фильмыннан кадр

— ​Һолливуд фильмнарын татарчага тәрҗемә итү эшенә ничек карыйсыз? Күптән түгел мондый мөрәҗәгать белән татар активистлары Татарстан мәдәният министрына да чыкты.

Һолливуд белән берлектә татар фильмы эшләр идем. Ләкин аларны кызыксындырыр өчен яхшы хикәя, story кирәк

— Һолливуд белән берлектә татар фильмы эшләр идем. Ләкин аларны кызыксындырыр өчен яхшы хикәя, story кирәк. Фильмдагы кеше язмышы бөтен милләткә, бөтен халыкка кызык булырга тиеш. Әмма шул ук вакытта анда татар халкының менталитетын да күрсәтергә кирәк. Бездә әлегә андый каһарман юк. "Мулла" фильмы белән бу уңайдан беренче адым ясадык дип уйлыйм. Чит илләрдә аны шаккатып карыйлар. Мулланың кем икәнен барысы да белә. Ә татарда нинди ул? Әлеге фильм белән бездә шундый мулла икәнен, без шундый мулланы яратуыбызны күрсәтәбез.

— ​Миләүшә ханым, сез 15 ел телевидениедә эшләп киткән кеше. ТНВны күзәтәсезме һәм сагынасызмы?

— Мин ТНВны шулкадәр яратып, бирелеп, бу минем миссия, гомер буе монда эшләрмен дип ышанып эшләдем. Шуңа күрә ул эшемә беркайчан да хыянәт итмәдем, барган юлдан читкә тайпылмадым. Һәрбер проект - балам кебек иде, йөрәгемнең бер өлеше булды. Көне-төне эшләдек, вакытны санап тормадык. Ул чорда иҗат атмосферасында кайнап яшәдек дип саныйм. Минем өчен ул зур тәҗрибә, 15 еллык телевидение чоры өчен мин бик рәхмәтле.

XS
SM
MD
LG