Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мулла" фильмы халыкара фестивальдә төп бүләкне алды


"Мулла" фильмыннан кадр

Татарстанда төшерелгән "Мулла" фильмы Оренбурда узган "Көнчыгыш-Көнбатыш. Классика һәм Авангард" XI халыкара кино фестивалендә төп бүләк - "Алтын сармат арсланын" алды.

Режиссер Рамил Фазлыев һәм продюсер Миләүшә Айтуганова төшергән "Мулла" фильмы кинофестивальнең Русия фильмнары өлешендә "Иң яхшы фильм" номинациясендә җиңгән. Рамил Фазлыевны жюри шулай ук иң яхшы актер дип бәяләгән.

Чит ил фильмнары прогамында иң яхшы фильм дип Казакъстаннан Серик Апримовның "Звонок отцу" фильмы танылган.

"Мулла" фильмы танылган драматург Туфан Миңнуллин әсәре нигезендә төшерелгән. Сюжет нигезендә – бүгенге мулланың тормышы, яшь хәзрәтнең явызлык Һәм рухи ярлылыкка каршы көрәшүе. Вакыйгалар кечкенә бер татар авылында бара. Бу авыл монда бөтен татар милләтен гәүдәләндерә. Төп рольләрдә Рамил Фазлыев һәм Марат Бәшәров уйный.

1 сентябрьдә фильм Мәскәүдә Кино йортында "Будем жить" кинофестивале кысаларында күрсәтеләчәк.

Рамил Фазлыевның "Мулла" фильмын июль башында Казакъстанда Татарстан киносы көннәрендә дә күрсәткәннәр иде. Моннан тыш, казакъ тамашачасы Илдар Ягафәровның "Байгал", Илшат Рәхимбайның "Представь" һәм Салават Юзиевның "Хлопнул дверью и ушел" фильмнарын карый алды.

Элегрәк татар киноларын Кыргызстанда да күрсәттеләр. Анда да Татарстан киносы көннәре узды, бу чара кысаларында Бишкәктә тулы метрлы өч картина - “Мулла”, “Байгал”, “Курбан-роман: история с жертвой”, шулай ук Илшат Рәхимбайның "Гастарбайтер", "Не верю!" һәм "Представь" дип аталган кыска метрлы фильмнары күрсәтелде.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG