Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Акча төртеп кенә кинотеатрларны яулап булмый"


"Су анасы" фильмының иҗат төркеме

11 март Казанның "Мир" кинотеатрында журналистларга "Водяная" ("Су анасы") нәфис фильмын тәкъдим ителде. Фильмның режиссеры Алексей Барыкин "бу картина Татарстанның чит ил тамашачысына да кызыклы фильмнар төшерергә сәләтле икәнен күрсәтә" ди.

"Су анасы"нда вакыйгаларны Мәскәүдә яшәүче малай сөйли. Аның әнисе тумышы белән Татарстаннан, ләкин ул урыс егетенә ияреп Мәскәүгә киткән һәм әти-әнисе нигезенә башка кайтып басмаган. Бабалары вафат булгач, малай әнисе һәм сеңлесе белән Татарстанның Ачасыр авылына кайта һәм монда аларның әниләрен Су анасы урлый. Кыскасы, Каюм Насыйриның туган авылында әкият каһарманнары җанлана. Фильмда профессионал актерлардан Нәфисә Хәйруллина, Илдус Габдрахманов, Фәнис Җиһанша катнаша. Нәкъ менә Җиһанша уйнаган хәзрәт аркылы балалар Каюм Насыйри музее, татар әкиятләре белән таныша да инде.

Фильм сюжеты фольклор белән кызыксынган кешегә самими тоела. Дөрес, Су анасы Тукай әкиятендәгечә гүзәл түгел, куркыныч. Иҗат төркеме аны рәссамнарның зур эше дип күрсәтә. Режиссер Барыкин әйтүенчә, Су анасының киеме XIX гасыр эскизы буенча тегелгән, хәситәдә борынгы тәңкәләр кулланылган. Рәсемдә Су анасы куркыныч, кинода исә вакыты белән көлкеле күренә.

Нәфисә Хәйруллина балалар яратучы, игътибарлы, намаз укый торган Ләйсән ролен башкара. Тора-бара аның Юха елан икәнлеге аңлашыла. Башта бу образ бөтен дикъкатне җәлеп итә, финалда һинд кызы сыман кызыл сүрүгә төренеп чыгуы гына сәеррәк. Фильм якынча сәгать ярым дәвам итә.

Фильмда көнбатыш кинолары шаблоннары да байтак. Әйтик, матур финалдан соң, бәхетле гаилә фотоларына тып-тып су тама башлый. Димәк, әле явыз рухлар җиңелмәгән.

Азатлык картинаның режиссеры Алексей Барыкиннан бу фильмның максаты, прокатка чыгу мәсьәләләре хакында белеште.

– Фильмны татар фольклоры буенча белешмә дип әйтергә мөмкинме?

Алексей Барыкин
Алексей Барыкин

– "Су анасы"нда дингә, фольклорга бәйле мәгълүматны балалар аша аңлату бара. Мәсәлән, Мәскәү тамашачысы хәзрәтнең кем булуын аңламаска мөмкин. Кайбер кеше, сер түгел, ислам динен фәкать террорчылык белән бәйләп карый. Шуңа күрә безгә еш кына, рәхмәт, аңлаттыгыз, дип килеп әйтәләр. Була шундыйлар, нишләп бөтен кеше белгән әйберне чәйнәп бирәсез дип тә әйтәләр. Безгә намаз, шамаил – аңлаешлы әйберләр. Ә күп кеше, бигрәк тә башка дин вәкиле аны белми. Фильмга дин нигезләре, фольклор буенча белешмә булсын дигән максатны һич кенә дә куймадык. Без бер вакыйганы яздык. Аннан аңлашылмаган детальләргә аңлатмалар керттек. Шуннан фильм барлыкка килде.

– Татар детективын язарга омтылумы бу?

– Балалар белән карарга кызык булган вакыйга тудырырга омтылу. Мин моны балалар өчен фольклорга нигезләнеп язылган детектив дип әйтер идем.

– "Су анасы" Русия буенча прокатка чыккан беренче фильм дип әйткән идегез. Аңа кадәр дә прокат тарихы булган картиналар бар бит. Мәсәлән, катнаш никахлар турындагы "Семейные хлопоты" фильмы.

– "Семейные хлопоты" Татарстан буенча прокатта булды һәм Мәскәүнең дистәдән артык кинотеатрында күрсәтелде. "Су анасы" Русиянең 54 шәһәрендә – Мәскәүдән алып Камчаткага кадәр күрсәтелә. Бу исә кино 250 экранны били дигән сүз. Мәскәү дистрибьютеры да хәтта моны шәп нәтиҗә дип бәяләде. Үзем дә, күп булса, бер 50-60 экран ала алырбыз дип уйлаган идем. Ә без 250 залны алдык. Моңа чит илләрне дә өстәсәк, нәтиҗә чыннан да саллы килеп чыга. Мәсәлән, 7 марттан "Су анасы" Казакъстанда тәкъдим ителде. Алда Азәрбайҗан, Вьетнам, Һиндстанда прокатка чыгу тора. Моңа кадәр Русия төбәкләренең кинолары мондый тираж белән чыкканы юк иде әле. Шуңа күрә "Су анасы" – беренче.

– "Айсылу" киносын тәкъдим иткәндә, сез иң беренче – идея, теләк, аннары – бюджет, аз бюджетка да фильм төшереп була, дидегез. Бу фильм да шул принцип буенча эшләндеме?

– Әлбәттә, иң беренче чиратта бюджет түгел, ә теләк. Бюджет турында сорамагыз. Мин аның суммасын әйтә алмыйм.

– Прокатка эләгүне үзегез дә могҗиза дидегез. Татарстанда яхшы кинолар төшерелә һәм бер-ике күрсәтелә дә, юкка чыга. Алар нишләп сезнең кебек могҗизага ирешә алмый?

– Дистрибьютер һәрбер кинотеатр белән аерым-аерым сөйләшеп чыга. Кинотеатр җитәкчеләре фильмны карый да, безгә ошый дип әйтә. Бәлкем жанры ошагандыр, бәяннең җиңеллеге. Аннан килеп, Русиядә гаилә белән карап була торган фильмнарга кытлык бит. Безнең әнә шул бушлыкта барлыкка килүебез дә отышлы булды. Кайчак, сез килешеп куясыз, дип тә төрттерәләр. Прокатта лобби, йә акча төртеп кенә уңышка ирешеп булмый. Әгәр киноң сатарлык түгел икән, син акча төрткәнгә карап кына кинотеатрлар акча эшли алмый.

* * *

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова "Су анасы" фильмын әле карап өлгермәгән, әмма 12 март көнне республика медиа вәкилләре белән очрашуда журналистларның ни өчен чиле-пешле фильмнарны Русия буйлап кинопрокатка чыгарабыз, бу бит Татарстан йөзе, татар сәнгате дигән тәнкыйть сүзләрен ишетте һәм кабул итте.

Ирада Әюпова
Ирада Әюпова

​"Коммерцияле кино тармагы әле бик аз үсеш алган. Бигрәк тә фильмны күрсәтү хәл ителмәгән. Киноны булдыру һәм аны җәмәгатьчелеккә таныту - икесе ике әйбер дияр идем. Таныту кино булдыруга караганда берничә тапкырга кыйммәтрәк. Ә Барыкин безнең фильмны кино күрсәтү системына кертә алган. Миңа әлегә кадәр караган фильмнардан "Байгал" ошый. Рухи яктан якын булган фәлсәфи фильм. Бездә яхшы кино бар, әмма без аны җәмәгатьчелеккә чыгара гына белмибез.

Миңа вазифама килгәч президенттан беренче булып Татарстанда кинематографияне үстерү концепциясен эшләү йөкләнде. Яхшы нәфис фильм төшерү бик кыйммәт: 200, 300, 400 миллион сум тора.

Кино төшерү тармагын үстерү бик катлаулы. Бүген киноны ничек алга җибәрергә? Мин бу өлкәдә әле дилетант. Республикада профессиональ кино булдыру өчен үзебезнең төшерү студиясе булырга тиеш.

Бүген кино күрсәтү системы - аерым зур тармак. Бу базарда күпчелекне Русия генә дә түгел, ә төрле дәүләтләр ширкәтләре өстенлекне алып тора. Барыкин фильмын шул системага чыгара алган", диде Әюпова.

14 мартта "Су анасы" фильмы Русиянең 54 шәһәре кинотеатрына экранга чыгачак.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG