Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар киносы ярымфабрикат хәлендә"


"Нигез йорт" фильмына әзерлек. Режиссер Нәсүр Йөрешбаев һәм актриса Римма Ключарева
"Нигез йорт" фильмына әзерлек. Режиссер Нәсүр Йөрешбаев һәм актриса Римма Ключарева

Режиссер Нәсүр Йөрешбаев Татарстанда масштабы ягыннан да, бюджеты белән дә моңарчы күрелмәгән нәфис фильм төшермәкче. Аның белән шул хакта сөйләштек.

Беренче татар басма китабын, 400ләп төрки дөнья җәүһәрләреннән торган "Фляйшер каталогын", 38 татар һәм башкорт гаскәрие нәкышын табып, күчермәләрен Татарстанга алып кайткан журналист, режиссер Нәсүр Йөрешбаев Татарстанда масштабы ягыннан да, бюджеты белән дә әле моңарчы булмаган нәфис фильм төшерергә йөри. Әлегә ул Германиядә эзләнүен тәмамлап, Татарстан архивлары, музейлары һәм китапханәләрендә эшли. Азатлык аннан бу проектның нидән гыйбарәт булуын сорады, Казан мөселман кинофестивалендә даими катнашучыдан фестиваль, татар киносы хакында белеште.

—​ Нәсүр әфәнде, быел Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә татар фильмнары күп булды. Сан бар, ә сыйфат ничек?

— Милли киноларны ярымфабрикатка охшаттым. Техник яктан, драматургия, сценарий, хәтта продюсер эше ягыннан да җитешеп бетмәгән җирләр күп һәм алар күренеп тора. Нигә алай соң? Моңа җавап биреп була. Беренче сәбәп: татар нәфис фильмы әле аякка гына баса. Моңа кадәр бездә документаль фильмнар гына булды. Узган гасырның 20нче елларыннан башлап кинохроника үсте, нәфис фильмнар булмады. Аның каравы, театрлар, хор, бию ансамбльләре алга китте. Кинога әле вакыт кирәк. Аңа уңдырышлы туфрак, ашлама җитми.

—​ Уңдырышлы җир булмаганга микән, талантлар читкә китә. Кинофестиваль дә шуны күрсәтте. Әйтик, җиңү яулаган киноның операторы Айдар Шәрипов Казакъстан командасында эшли. Шундый мисалларны тагын да китереп була.

— Йорт төзү өчен төзелеш материалларыннан алып эш коралларына кадәр кирәк булган кебек, кинога да бик күп нәрсә кирәк. Иң әүвәл сценарийга тукталыйк. Безнең тарих бик бай, менә дигән классик әсәрләребез дә бар. Әмма гөмбәне яки җиләкне җыю ярты эш, аны эшкәртү кирәк булган кебек, тарихны, классик әсәрне эшкәртеп сценарий яза белергә дә кирәк. Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники, бүгенге язучыларның шулкадәр әсәрләре күп – алардан бер дигән сценарий эшләп була. Ләкин аларны язарлык сценаристлар юк. Булганнары бармак белән санарлык кына. Ә иң кирәге – кинога акча юк.

Оператор Юрий Данилов һәм режиссер Нәсүр Йөрешбаев (у)
Оператор Юрий Данилов һәм режиссер Нәсүр Йөрешбаев (у)

Нигә талантлар качалар бездән? Нигә шул ук егет казакълар белән эшли? Чөнки андагы белән мондагы гонорарны чагыштырырлык түгел. Анда иҗатка мөнәсәбәт тә башка. Бездә бер-береңә аяк чалу, көнләшү көчле. Сүзне мисал белән беркетим. "Нигез йорт" фильмы идеясе, сценарие минеке, үзем куючы. Фильмны төшерү урынын таптым, фильмны тудырдым дияргә була. Һәм шушы проектта гонорар алмаган бердәнбер кеше булып мин калдым. Дөрес, сценарий өчен акча түләделәр. Ләкин аның күләме адәм көлкесе. Еллар буе язган хезмәткә 50 мең сум алдым. Мисал өчен, шушы ук проектның костюмеры гонорары 48 мең сумны тәшкил итте. Ә шушындый ук күләмдәге сценарийның гонорары Германиядә 50 мең евро.

Сценарий – киноның нигезе. Яхшы сценарий булса, уртача режиссер да кино төшерә ала. Аннан килеп без нигә чит илдәге кинолар чыгымнарын каплый дип аптырыйбыз. Җавап бик гади: кеше эшләгәне өчен акча ала һәм аны бик сыйфатлы итеп эшли. Бөтен кинолар да чыгымнарын каплый дип әйтмим. Шуңа күрә продюсерлык үзәкләрендә 3-4 киноның берсенә ставка ясала. Һәм ул кино шулкадәр табыш китерә, тегеләре нульдә калса да, бер-берсен каплый. Кеше хезмәте өчен тиешле күләмдә акча алырга тиеш. Әгәр мескен булып, кесәсендә җилләр уйнаса, ул нинди продукт җитештерә ала? Кешенең эчендә дә бәйрәм булырга тиеш.

—​ Кинофестивальдән соң аның милли йөзе юк дигән фикер бик еш яңгырады. Сез моның белән килешәсезме?

— Казан кинофестивале дип аталмаган очракта да, Татарстанның башкаласында үткәрелгәч, иң беренче чиратта аның эшчәнлеге татар киносын үстерүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Ә бездә кемгәдер ярарга тырышкан кебек килеп чыкты. Янәсе, без менә шундый, дөньядан күпме кеше чакырдык. Ул дөрес түгел. Иң беренче чиратта татарның көчен арттырырга, татарны канатландырырга, татар режиссерларын үстерергә кирәк.

—​ "Нигез йорт" та бик шауламыйча, белгертмичә генә күрсәтелде.

— Үземнең картинам өчен оялмыйм. Анда билгеләп үтмәсәләр, грамота-фәлән бирелмәсә дә, һич ялган түгел, горурланып йөрим. Чөнки төрле илләрнең режиссерлары белән аралашу, бергә кайнау да минем өчен бик әйбәт булды. Үземә кирәк киноларны карадым, кирәк кешеләр белән очраштым, тагын да канатланып эшләргә көч тупладым. Кинога килгәндә, "Нигез йорт"ны халык яратып кабул итте. Минем белән килеп сөйләштеләр, Себердән килгән туристлар урамда очратып, кулны кыстылар. Мәдәният министрлыгында да картинаны югары бәяләделәр. Ул әле июнь аенда гына әзер булды, без аны Төркиягә "Без бергә-2018" халыкара кинофестиваленә юлладык һәм ул анда беренче урынны алды. Бер генә фестивальгә җибәреп карадык һәм ул аннан җиңү белән кайтты!

Казан кинофестивалендә беренче урынны алмау – ул әле бернәрсә дә әйтми. Фестивальләр бит дөнья буенча бара. Кайсы кино биредә билгеләнә, кайсы тегендә җиңә. Бу – табигый да. Мин һич аның өчен хафаланмыйм.

Бик глобаль тема – өлкән яшьтә әти-әниләрнең балалары өчен артык йөккә әйләнүен күтәргәнсез. Картлар йорты гомер-гомергә татар өчен ят күренеш булган, хәзер исә нормага әйләнеп бара.

— Кабиләләр чорында иң авыр җәза ырудан куып чыгару булган. Бу – физик яктан гына түгел, кешене рухи яктан да үтерү саналган. Син гаиләңә кирәкмәгән бер чүпкә әйләнәсең дигән сүз. Балаларның әниләрен, әтиләрен картлар йортына алып барып куюлары шушы җәзага тиң. Кино төшерергә алынганчы күп кенә картлар йортында булдым, андагы өлкәннәр белән очраштым, аларның күзләрен күрдем. Андагы моңны, сагышны аңлатып бетерә торган түгел. Куркыныч нәрсә ул, беләсеңме, бушлыкка төбәлгәннәр, хәтта күз яшьләре дә юк. Алар үзләренә бер юл – үлем генә калганын аңлыйлар һәм бу хәлне берничек тә үзгәртә алмыйлар. Эчтән кимерә торган ялгызлыктан да зуррак газап юк. Русиядәге картлар йорты белән чит илдәгеләре арасындагы аерма – җир белән күк арасы.

"Нигез йорт" фильмыннан күренеш
"Нигез йорт" фильмыннан күренеш

Чит илдә өлкән кеше үзен ни көткәнен алдан ук белә, моңа әзерләнә, үзен шунда урнаштырсыннар өчен алдан ук акча туплый. Чит илдә картлар йорты курорт-шифаханә кебек. Анда аларны юындыралар, дәвалыйлар, бәйрәмнәр оештыралар. Яннарына балалары килеп хәлләрен белешеп тора. Безнекенә кердем: акырыш, бакырыш, тиргәшү. Бер бүлмәдә 5-6 кеше, авыр искә чыдап булмый торган. Мондагы мескенлек, ярлылыкны сурәтләп бетерә торган түгел. Ә бит татарга картлар йорты чыннан да ят күренеш. Әти-әни янында гомер бакый төпчек бала калган. Үзеңә гомер биргән кадерле кешене каядыр илтеп ташлау башка да кермәгән. Шуңа да бүген картлар йортлары ябыла башлады.

Бу хәлнең башка сәбәбе дә бар: дәүләт картлар йортларын асрап тота алмый башлады. Өлкәннәрнең пенсиясе генә бу йортларның чыгымнарын капларга җитми. Хезмәткәрләргә акча бик аз түләнгәнлектән, карау да шул чама гына оештырыла, хәтта миңа картларның ризыкларын үзләренә алганнарын яшермичә сөйләделәр. Мондагы тиенгә тормыш алып барып булмый, һич югы ашау моннан булсын дидек, диләр. Андагы язмышларны сөйләп бетерә торган түгел. Малае укыганда, Сахалинда эшләгән әтисе, акчаны яхшы алганлыктан, улына ай саен 300 сум акча җибәреп торган. Чагыштыру өчен: ул чакта стипендия 30 сум иде. Малае, фатир кирәк дип, карт атасын өеннән куып чыгарган. Нишләвең бу, ул бит сине кеше итте, аякка бастырды дигәч, әти хәзер мине бернишләтә алмый инде, дип җавап биргән. Менә шундый язмышлар шушы киноны төшерергә этәрде дә инде. Ул беркемне битараф калдырмый, алманнар, мәсәлән, миңа ай башында ук киноны алман теленә тәрҗемә иттек дип хәбәр иттеләр.

Мондый ямьсез күренешләр милли үзенчәлекләрне югалтканга килеп чыга. Телгә һөҗүм барган заманда киләчәккә фаразлар да күңелле түгел. Милләт буларак юкка чыгып барабыз кебек.

— Милләт буларак юкка чыкмадык. Тел дә бетмәде. Безгә төшенкелеккә бирелергә ярамый, ныклы, телне, милли үзенчәлекләрне саклауга юнәлтелгән адымнар ясарга, көрәшергә кирәк. Бу һич тә күкрәк белән амбразура каплауга чакыру түгел. Сүз акыллы идеяләр, аларны гамәлгә ашыру турында. Бу җәһәттән мәдәниятне көчәйтергә кирәк. Чөнки бүген үз милләтең белән горурлану җитми. Монда кино да ярдәмгә килә ала. Бу уңайдан кечкенә генә табышларга да сөенеп йөрим. Мисалга Казандагы "Түбәтәй" фастфуд челтәрен китерергә була. "Макдональдс" алар янында ял итә! Мин шул “Түбәтәй” янында мәче каймак чүлмәге тирәли әйләнеп йөргән кебек йөрим. Кыяфәтеннән үк кәеф күтәрелә. Мәскәү дусларым, вәт татарлар, тагын нидер уйлап чыгарган дип тел шартлата.

—​ Телне саклап калу өчен нәрсә эшләп була?

— Бик авыр сорау. Мин мәҗбүри укыту булырга тиеш дип саныйм. Ә ике сәгать укыту – ул адәм көлкесе. Русия федераль дәүләт икән, телгә чикләүләр куймаска тиеш дип саныйм. Федераль дәүләтнең һәрбер төбәгендә һәр милләтнең гомуми сәламәтлеген кайгырту мөһим. Бу тыю төшенкелеккә, чарасызлыкка һәм кирәкмәгән дулкынлануларга китерә. Мәскәү моны иртәме соңмы аңлар.

—​ Германия архивыннан татар әсирләре тавышын табу безнең өчен гайре табигый вакыйга булып тоелды. Чөнки безнең архивларны ул дәрәҗәдә ачык дип әйтеп булмый. Германиядә архивлар белән эшләү ничек оештырылган?

— Бу эш дәүләт дәрәҗәсендә оештырылган. Анда мәсәлән Гете тормышын секундына кадәр беләләр. Һәрбер көненә багышланган диссертацияләр бар хәтта. Архивлар ачык, мәгълүматлар цифрланган һәм компьютер челтәренә кертелгән. Кирәк нәрсәне табарга була. Миңа мәсәлән Беренче дөнья сугышында әсирлеккә эләккән татарларның һәм башкортларның тавышларын табу насыйп булды. Болар Лейпцигның борынгы архивында саклана иде. Башта алман телендә язылган "Татар текстлары" дигән китапка юлыктым. Шушы китапта 1916, 1918 елларда алманнар татар, башкорт әсирләренең тавышларын яздыруы турында әйтелгән. Әсирләрне сайлап алу өчен 33 галимнән торган комиссия төзелгән булган. Бу китап 1931 елны доктор Вайль тарафыннан язылган. Ул тавыш язылган тәлинкәләрне тыңлап, андагы мәгълүматны шушы китапка керткән. Әлеге китап буенча архивны барып таптым һәм шуның турында кино төшердем. Монда бер әсирнең Питрәч районының Күн авылыннан икәнен ачыкладым. Ул вакытта татар әсиренең кызы Венера апа да исән иде әле. "Әтиемнең тавышы" киносында Венера апа әтисенең тавышын 100 елдан соң ишетте. Бу – бик дулкынландыргыч мизгелләр иде. Ул киноны яңадан эшләргә булдым. Чөнки ул аз бюджетка, фәкать үз көчем белән төшерелгән документаль фильм. Кино үз караучысын тапты, шуңа күрә бу теманы яңадан торгызырга булдым. Бу юлы инде аңа актерларны да җәлеп итәсе килә.

Нәсүр Йөрешбаев һәм фильмның иганәсече Фәнир Галимов (Төмәнәк авылы, Башкортстан)
Нәсүр Йөрешбаев һәм фильмның иганәсече Фәнир Галимов (Төмәнәк авылы, Башкортстан)

Архивларда тагын "Фляйшер каталогы"на тап булдым. Анда 400ләп татарларга һәм бөтен төрки дөньяга караган җәүһәрләр кертелгән. Мәсәлән "Йосыф-Зөләйха", "Җөмҗөмә солтан" әсәрләренең беренче нөсхәләре урын алган. Анысы Дрезден архивында саклана иде. Германиядә беренче татар басма китабын таптым. Аны 1612 елда бастырганнар. Бу китапның барлыгын белеп эзләдем. Чөнки студент чагында Әбрар Кәримуллинның Германиядә беренче татар басма китабы булырга тиеш дигән сүзен укыган идем. Беренче тапкыр күргәч, бик дулкынландым. Китапны ачкач, аннан кәнфит исе килүенә бик гаҗәпләндем. Соңыннан гына бик озак сакланган китаплар татлы ис чыгара башлый икән. Бу китапның күчермәсен Австриядә бастырып алып кайтып, беренче президент Миңтимер Шәймиевкә бүләк иттем. Ул Разил Вәлиевкә, миңа үз гомеремдә бик күп бүләкләр биргәннәре булды, әмма монысы – иң кадерлесе дигән булган икән. Китапны Татарстанның Фәннәр академиясендә кабатлап бастырдылар. Фәкать татарчасында гына минем турыда кыска белешмә бирелгән иде.

Тагын бер табышны да искәртеп үтим: 1812 елны Наполеонга каршы сугышта урыс гаскәре ягында бик күп татарлар да була. Алар Парижга кадәр барып җитәләр. Бу татарларның күбесе Оренбур казак гаскәренә кергән. Француз, алман рәссамнары бу татарларның матурлыгына сокланып, рәсемнәрен чокып нәкыш ясаганнар. Мин шундый портретларның 38ен таптым, барысын да татар архивына бүләк иттем.

Татар әсирләренең тавышларын табучы дип галим Искәндәр Гыйләҗевне белә идек. Нишләптер сез күләгәдә калдыгыз.

— Бу – табигый хәл. Чөнки читтә яшим. Мин бит кечкенә кеше, академик та, доктор да түгел. Әйтәм бит, бер Фәнзилә Җәүһәрова, беренче татар китабының текстын тәрҗемә иткәндә, Нәсүр Йөрешбаев патриот, бу китапны ул алып кайтты, дип язган. Башка җирдә - ләм-мим. Германиядә исә татарга кагылышлы документлар шактый. Ләкин минем кесә калын түгел. Аларны эзләү өчен матди булышлык та кирәк.

— Татарстанда татар тарихына багышланган проект башлагансыз. Бу Татарстан хөкүмәте заказымы?

— Сүз тулыканлы нәфис фильм турында бара. Икенче дөнья сугышында катнашкан татарлар турында. Аерым алганда, Муса Җәлил һәм җәлилчеләргә багышлана. 30 ел Германиядә яшәгән һәм бу теманы җентекле өйрәнгән кеше буларак, моңа хакым бар дип саныйм. Бу теманы кузгаткан кешеләр бар. Мин аны башкачарак күрәм. Сценарийны үзем язам, кайбер сорауларга чишелеш башкача. Әлегә ноябрьгә кадәр сценарий язу, смета төзү бара. Татарстан хөкүмәтеннән ярдәм булачак дип ышандырдылар. Проект, идея минеке. Һәм бу заказ буенча түгел, минем тәкъдим иде. Кино Татарстанда, Русиянең Новгород шәһәрендә һәм Польшада төшереләчәк.

Юрушбаев (Йөрешбаев) Нәсүр Әндәрҗан улы (1961) – журналист, режиссер, тәрҗемәче, документаль фильмнар авторы, сценарист. Перьм өлкәсе Барда авылыннан. 1978 елда Барда урта мәктәбен тәмамлый, 1981 елда зооветеринария техникумын тәмамлый. Армиядә хезмәт итә. Казан дәүләт университетының татар журналистикасы кафедрасын тәмамлагач, гаиләсе белән Германиягә китә. Саксония телевидениесендә оператор булып эшли. Бүгенге көндә ирекле журналист, режиссер. Берничә китап авторы. Татарлар тарихына һәм яшәешенә бәйле чыганакларны эзләү белән шөгыльләнә.

Готхольд Вайльның 1930 елда нәшер ителгән "Татар текстлары" китабын алман теленнән урысчага тәрҗемә иткән. Анда беренче бөтендөнья сугышында әсирлеккә эләккән татарлардан язып алынган мәкальләр, җырлар, әкиятләр урын алган. Татар әсирләре тормышын чагылдырган "Әтиемнең тавышы" документаль фильмы Х Казан халыкара мөселман кинофестивалендә күрсәтелде. Ул "Сена елгасы буенда курай авазы", "Ике әсир: Җәвит белән Вальтер" документаль фильмнар авторы да.

XS
SM
MD
LG