Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татаркино" җитәкчесе Миләүшә Айтуганова Татарстанда күбрәк кино төшерү һәм район-авылларда кино күрсәтү челтәрен торгызу өчен казнадан күбрәк акча бүленер дип өметләнә.

25-30 апрель Казанда Татарстан киносы атналыгы уза. "Мир" кинотеатрында "Күктау", "Күзалла", "121", "Фәридә", "Корбан-роман", "Капкалар", "Хәлимә" һәм башка кинофильмнар күрсәтелә. 28 апрель көнне дүрт ел дәвамында иҗат ителгән "Мулла" фильмы премьерасы була.

Соңгы елларда Русия кинематографиясе алга китеш ясады. Прокатка чыгарылган фильмнар аншлаг белән уза, керемен дә умырып ала. Дәүләт тә акчасын кызганмый, рус провослав чиркәве дә заказ биреп кино төшерә, хосусый киностудияләр, телевидение сериаллары экранга чыга тора.

Тарихи вакыйгалар, чорларны тасвирлаган, тарихи шәхесләр турында библиографик фильмнарны да иҗат итү бер эзгә салынган. Сергей Есенин, Михаил Довлатов, "Оттепель", Иван Бунин әсәрләре нигезендә төшерелгән фильмнарны искә алу да җитә.

Шул ук вакытта, "Орда" нәфис фильмы, "Алтын Урда" сериалының дөньяга чыгуы, белгечләр фикеренчә, татар тарихын, бу чор тарихын бозып күрсәтү булды. Бу хәлгә каршы торып, тарихи фильмнарны төшерер өчен бүген Татарстанның теләге дә, куәте дә сизелми. Вакытында "Зөләйха", "Дилемма" кинофильмын иҗат иткән режиссер Рамил Төхвәтуллин Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр" әсәрен экранлаштыру нияте турында сөйләгән иде. Хәзер ул-бу ишетелми.

Халыкның рухын күтәрә торган, башка милләтләргә кызык булган сыйфатлы фильмнар төшерелсен өчен бәлки Татарстан президенты каршында фонд, йә булмаса милли киноның үсешен тәэмин итә торган аерым дәүләт програмы кирәктер? Азатлык сорауны "Татаркино" берләшмәсе мөдире Миләүшә Айтугановага юллады.

Миләүшә Айтуганова
Миләүшә Айтуганова

Миләүшә ханым сүзләренчә, бу кирәк, әмма милли түгел, ә гомум Татарстан кинематография үсеше өчен аерым програм турында сүз алып барыла. Татарстан аны кабул итсә, киноиндустрия өчен елына бюджеттан якынча 150 млн сум акча бүленергә мөмкин. Татарстан хөкүмәтендә бу хакта беләләр, әмма әлегә берни дә хәл ителмәгән.

Әмирхан Еники, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан әсәрләреннән кино төшерү нияте бар

"Татарстанда мәдәният үсеше дигән күләмле дәүләт програмы бар. Аның бер өлеше Татарстан кинематографиясе үсешенә кагыла. Ләкин быелга кадәр ул аз күләмдә финансланды. Без аны көчәйтү, күбрәк финанслау юнәлешендә эшне узган елда ук башладык. Әлеге програм эчендә Татарстан кинематографиясе дигән аерым кечерәк програм булачак. Әлегә ул Татарстан хөкүмәтенең төрле дәрәҗәдәге министрлыклары, идарәләр тарафыннан экспертиза уза. Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәрдар, яңа документ әзерләнүен ул хуплады. Тиздән Татарстан премьер-министрыннан президентка хат китәчәк.

Бу програмга ниләр керәчәк? Беренчедән, милли классиканы кино итеп чыгару ниятләнә. Ел саен ике-өч әсәрне кино буларак төшерергә тиешбез. Бу эш инде башланды.Татарстанның дәүләт һәм башка телләр үсеше програмы нигезендә "Ак чәчәкләр", "Тапшырылмаган хатлар" кинофильмнары барлыкка килде. Алга таба Әмирхан Еники, Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан әсәрләрен сайлап алып, кино төшерү нияте бар.

Програмның икенче өлеше республиканың муниципаль кинотеатрларын сафка бастыруга багышлана.

Прокатка чыгарабыз икән, җыелган акчаның 60 проценты Мәскәү эшмәкәрләрнең кесесенә китә

Өченче өлеше – үзебезнең репертуарны булдыру. Безнең зур проблем бар. Казанда, муниципаль кинотеатрларда Татарстанда иҗат ителгән кинолар белән үтеп керә алмыйбыз. Барлык кинотеатрларлар федераль челтәр кысаларында эшли. Коммерцияле оешмалар, дистрибьютерлар кинотеатрларны кинофильмнар белән тәэмин итү белән шөгыльләнә. Кинотеатрлар исә федераль "Кино" фондыннан акча ала, алар ремонт та ясый, урындыклар да урнаштыра, тавыш та куя. Шулай булгач, бу фонд кинотеатрларның алар төзегән репертуар нигезендә эшләвен таләп итә. Бу – бизнес. "Байгал", "Мулла", "Кире", "Су анасы" кинолары төшерелде. Үз кинотеатрларыбызда күрсәтү зур проблемга әверелә. Прокатка чыгарабыз икән, җыелган акчаның 60 проценты Мәскәү эшмәкәрләре кесәсенә китә. Бер кинотеатрга да нигә Татарстанда ясалган киноны күрсәтмисез дип дәгъва белдерә алмыйбыз.

Без исә аерым бизнес корырга телибез. Үзебезнең кинотеатрлар челтәрен булдырып, республика күләмендәге кинопремьералар белән прокатка чыгарга ниятлибез. Бердәм репертуарны булдырырга, Һолливуд, Русия киноларын күрсәтергә телибез. Билгеле, премьера киноларын сатып алыр өчен акча кирәк. Башта авыррак булыр, әмма соңыннан чыгымнар капланыр, үзебездә дә автор хокукларын сатып алырга куәтебез булыр дип ышанам", дип сөйләде Айтуганова.

150 млн сумга Казан мөселман кинофестивален оештыру да керә

Татарстан киноматографиясе үсеше програмы 2018-2020 елга тәгаенләнгән. Республика җитәкчеләреннән уңай караш булса, ул 5 елга да озайтылырга мөмкин. Елына планлаштырылган 150 млн сум бюджетына Казан мөселман кинофестивален оештырып уздыру да керә. "Татаркино" вәкилләре зур акча түгел, әмма бу кадәр бүленеп бирелгән акча белән дә күпне эшләп була дигән фикердә.

Бу программ күләмле булса да, биредә республиканың үзенең белгечләрен әзерләү, укыту керми. Түрәләр Казан Мәдәният һәм сәнгать институтында аерым зур факультет бар дисә дә, кино төшерәм дип диючеләрнең чиратка басканы күренми. Бүген Татарстанда сыйфатлы кинофильмнар төшерүче яшь режиссер, сценарий язучылар да әллә ни күп түгел.

"Бу мәсьәлә програмга кермәгән, чөнки ул республика күләмендә эшләр өчен тәгаенләнгән. Федераль институтлар, уку йортлары бар. Мәсәлән, ВГИКка ел саен Татарстан өчен биш бюджет урыны бирелә, әмма безнең кызлар-егетләр анда керә алмый. Авырлык белән башкарыла бу эш. Бары тик соңгы вакытта анда оператор Юрий Данилов кергәнен генә әйтеп була. Петербурның Кино һәм телевидение институтына да керү мөмкинлеге бар. Абитуриентлар аларның таләпләренә туры гына килергә тиеш. Башкортстаннан Айнур Әскәров шунда укыды, Якутия режиссерлары шунда белем ала. Әлегә безнекеләр анда укымый. Бу остаханәләр системына бәйле дип уйлыйм, остаз ничек һәм кемне сайлый, шулар керә", дип аңлатты Айтуганова.

Милли кино төшереп аның чыгымнарын каплап буламы?

Рамил Фазлыев төшергән һәм анда төп рольне уйнаган "Мулла" фильмының премьерасы көтелә. Киноның продюсеры, композиторы Марат Әхмәтшин бюджетының күпме икәнен әйтмәде. Әмма иҗат коллективы чыгымнар капланмаса да, аның тамашачының күңеленә үтеп керүенә ышана.

Татарстанда халык татар киносы юк дип зарлана, әмма акча түләп керергә теләми. Бу кинофестивальләрдә бик ачык күренә. Бушлай дисәң, аншлаг, кешеләр этеш-төртеш аркылы залга үтеп кереп идәндә утырып карарга да риза. Фильмнар прокатка чыгуын чыгар, ләкин кинога акча түләп килерләрме?

Кинога билет бәясе 10 сум, бәдрәфкә дә 15 сум түләп керәләр

"Ак чәчәкләр" кинофильмын район, шәһәр, авылларда күрсәтү нияте белән район җитәкчеләре белән сөйләшкәндә бер җирдә кинога билет бәясен 10 сум куярга тәкъдим иттеләр. Гафу итегез, әмма олы юллардагы бәдрәфкә дә 15 сум түләп керәләр бит. Кызганыч, милли проектка шундый караш. Безнең халыкны кинога акча түләп керергә өйрәтүгә күпме вакыт узар икән – белмим. Уникаль төрек кинофильмнарын күрсәттек, билет бәясе 100 сум тора иде, әмма ярты зал да тулмады. Татар киносы бушлай күрсәтелмәячәк. Нинди генә хезмәт булмасын, ул түләнергә тиеш”, диде Миләүшә Айтуганова.

Драматург, сценарист Мансур Гыйләҗев яхшы сыйфатлы кинолар булса, халык түләп керәчәк, дигән фикердә.

Мансур Гыйләҗев
Мансур Гыйләҗев

"Моның традициягә әверелүе кирәк. Менә Камал, Тинчурин театрлары бар. Халык спектакльләргә акчасын түләп керә, һәр кич аншлаг, билетлар алдан бетә. Татарның театрга йөрү гадәте бар. Чит төбәкләрдән кунаклар килә икән, аларны театрга алып баралар. Авылда да, шәһәрдә дә шул ук хәл. 1000-1500 сум дип тормыйлар, сатып алалар. Халык яхшы кинофильмнарга йөрергә өйрәнер дип уйлыйм", ди Гыйләҗев.

"Мулла" фильмының продюсеры, композиторы Марат Әхмәтшин Татарстан яки татар дөньясы белән чикләнү хата дип саный. Аудиторияне, базарны киңәйтергә кирәк, ди ул.

"Безнең базар бәләкәй, аудиория киң түгел. Әмма без – зур санлы төрки халкының бер өлеше. Үзбәк, төрек, казакъларның менталитетлары, тормышка карашлары бер. "Мулла" кинофильмы да төрки дөньяга якын, алар аны аңлаячак, кабул итәчәк.

23-25 май Бишкәктә "Мулла" киносы күрсәтеләчәк. Анда Татарстан киносы атнасы булачак. Аннары Казакъстанда 1-6 июльдә Татарстан кинофильмнары күрсәтеләчәк. Үзбәкстан белән Төркиягә дә барырга ниятлибез, әлегә аларның төгәл даталары юк", ди Әхмәтшин.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG