Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Рәшитов: "Татар фильмнарын үрнәккә алырга иртәрәк"


"Кире" фильмын төшерү

"Кире" фильмының өзеге төрле фикер уятты. Әле өзеге генә тәкъдим ителсә дә, киноны милләтчедән көлү дип бәяләүчеләр дә бар. Фильмның режиссеры Рөстәм Рәшитов, бу – ялгыш фикер, ди.

Әлеге фильм үз дөньясы белән яшәгән һәм тормыштагы һәртөрле яңалыкка карышкан кеше турында. Шул ук вакытта бу картинада тел мәсьәләсе, милләт язмышы кебек темалар да күтәрелә. Драмеди (драма-комедия) жанрында төшерелгән картина яшәешебезгә читтән карарга тәкъдим итә. Шунысы да бар, картинаның сценарие әле тел мәсьәләсе кискенләшкәнче үк язылган булган.

Рөстәм Рәшитовны без "Айсылу" фильмының беренче өлеше, "Тапшырылмаган хатлар" картинасы аша беләбез. Без аның белән "Кире" фильмының киләчәге, Татарстан киносы хәле турында сөйләштек, соңгы вакыйгаларга карата фикерен сораштык.

– Рөстәм, кире милләтче турында фильм төшерү идеясе ничек туды?

Рөстәм Рәшитов
Рөстәм Рәшитов

– Юк, "Кире" фильмы милләтче турында түгел. Ул үз дөньясында яшәгән һәм шул дөньяга бернинди дә яңалык кертергә теләмәгән кеше турында. Фильмны милләтчелек турында дип кабул итмәскә кирәк. Аннан килеп, бу бит документаль фильм түгел, ә нәфис фильм. Монда уйлап чыгарылган әйберләр бик күп. Ә каһарманга килгәндә, ул – сәер кеше, ләкин тиле дә, клоун да түгел. Ул гаиләсен, телен, милләтен ярата һәм аларны югатудан курка. Менә шул курку аркасында хаталар ясала да инде. Картинада татар теле язмышы, милләт турында уйланулар да бар. Шул ук вакытта аталар һәм балалар мөнәсәбәте, мәхәббәт, төрле милләт кешеләренең үзара ничек яшәүләре турында да уйландык.

– Тел мәсьәләсен ничек яктырттыгыз?

"Кире" фильмыннан күренеш (Фәнис Җиһанша)
"Кире" фильмыннан күренеш (Фәнис Җиһанша)

– Безнең герой үзе белән татарча сөйләшсәң генә җавап бирә. Урысча эндәшүчеләргә принципиаль рәвештә җавап бирми. Кешеләрнең үзләренә җайлы телдә аралашырга хакы бар, ләкин ул моны кабул итми. Әйтик, шундый бер мизгел бар: анда кире Мансур (Камал театры артисты Фәнис Җиһанша) Мәскәү татары белән (актер Камил Ларин) аралаша. Ларин герое этник татар, ләкин татарча белми. Казанда максатына ирешер өчен аңа Мансур белән аралашырга туры килә. Мансур исә татарча сөйләшү шартын куя. Ахыр чиктә Ларин герое татарча берничә җөмләне өйрәнергә тырыша. Фильмда театр актерларыннан Гүзәл Сибгатуллина, Фирая Әкбәрова, Зөлфия Вәлиева, Илфат Камалиев та бар. Операторы – Денис Гусев, композиторы Эльмир Низамов.

– Сезнеңчә, Казанда яхшы, сыйфатлы фильм төшерү авырмы?

– Сүз нинди генә эш турында бармасын, әгәр аңа җитди карыйсың һәм яхшы, сыйфатлы итеп башкарырга телисең икән, проблем килеп чыкмас дип уйлыйм. Һәрхәлдә, эшнең авырлыгы сизелми.

– Режиссер Айдар Шәрипов бер әңгәмәсендә "Татарстан иҗат кешесен үтерә. Чөнки монда үсеш юк. Мин Казанда яшәгәндә артык үсү мөмкинлеге юклыгын аңладым. Биредә түшәм бик түбән", диде. Бу фикер белән килешәсеңме?

– Аның сүзләрендә хаклык бар. Татарстанда кискен мәсьәләләрне күтәрү, җәмгыятьне кузгату, четерекле темаларда баланс саклап калу авыр. Ләкин бит без барыбер туктап калмыйбыз, эшлибез. Авырлыклар чыныктыра гына. Ахыр чиктә теләсә нинди киртәне узып була.

– "Кире"не экраннарда күрә алырбызмы?

– Без башта бу картинаны фестивальләрдә сынап караячакбыз. Әйтик, "Кинотавр"да. Аннан прокатка чыгаруны кайгыртасы була. Болар инде продюсерга кагылышлы мәсьәләләр. "Кире"нең продюсеры – Дмитрий Паклин. Илсөяр Дамаскин – фильмның тагын бер режиссеры. Дан Дамаскин – сценарий авторы.

– Шулай да, бу идея ничек туды?

– "Тапшырылмаган хатлар" фильмыннан соң бик күп фикерләр яздылар. Фильмны йә бик мактадылар, йә бетереп аттылар. Негатив бәя бирүчеләр арасыннан берсе башкалардан аерылып торды. Ул киноны ничек тә булса каралтырга тырышты. Ул аны ни өчендер башкорт спектакле белән дә чагыштырды, актерларны да ошатмады. Аныңча, яхшы кинода театрда исем яулаган актерлар гына катнашырга тиеш һәм классиканы хәзерге заманга болай күчерү дә ялгыш. Безнең бу персонажыбызның исеме Мансур иде. Ул үзеннән-үзе яңа киноның каһарманына әверелде. Дөрес, без бу кешене белмибез, ул фәкать безгә идея бирүче, яңа әсәргә рухландыручы. Кинода әле шундый күренеш тә бар. Мансур "Тапшырылмаган хатлар" фильмын карый һәм аны тәнкыйтьләп утыра. "Киномыни бу? Хәзер бөтенләй кино төшерә белмиләр" ди ул. Шулай итеп без үзебездән үзебез көлеп тә алдык.

– Чыннан да, бездә кино төшерә беләләрме?

– Татарстанда нәфис фильм жанры әле туып кына килә. Бездә кино төшерергә өйрәнделәр дип раслый алмыйм. Фәкать кино төшерелә дип әйтә алам. Һәм елдан-ел кинопродукция күбәя. Аларның сыйфатына чын бәяне тамашачы гына бирә ала. Фильмга күпме акча түгелгән һәм ул күпме табыш җыя алган – бу фильм сыйфаты күрсәткече.

"Кире" фильмыннан күренеш
"Кире" фильмыннан күренеш

– Безнең тамашчы акча түләп кино карарга өйрәнмәгән дигән фикер дә бар бит әле?

– Чыннан да, тамашачы Татарстан киносына йөрергә теләми дип әйтүчеләр бар. Болар Татарстан киносының табыш җыя алмавына халыкны гаепләргә телиләр кебек. Шул ук вакытта тамашачы Америка киноларына акчасын кызганмыйча йөри. Вазгыятьне башка бер мисал белән аңлатып карыйк әле. Әйтик, синең 10 сумлык сумсаңны алмыйлар, ә "Макдональдс"та 200 сум калдырып чыгалар. Монда хикмәт сатып алучыда түгел, синең сумсаңда һәм аны ничек сатуыңда. Бәлкем безгә дә, йөрмиләр дип гаепләгәнче, сыйфатлырак һәм конкурентлык шартларына чыдамрак продукция җитештерә башларга кирәктер? Тамашачы кино караудан бизмәгән. Аны җәлеп итә белергә һәм сеанстан акчасын кызганып чыкмаслык итеп эшләргә кирәк. Миңа калса, күп нәрсә максатчан аудиторияне сайлый белүдән тора. Ә инде халык кинога килми икән, бу – продюсер хатасы. Монда режиссер һәм сценарий авторы гаепле түгел. Чөнки ул тамашачыга тәэсир итү механизмнарын дөрес сайламаган, максатчан аудиториягә тиешле реклама ясалмаган, кыскасы меркетинг дөрес ясалмаган. Ахыр чиктә, продюсер үзенә кирәкле режиссер, сценарийавторын сайламаган. Хәтта картинаның плакаты да тамашачыга кире тәэсир ясарга мөмкин.

– Татарстанда көчле кинопродюсерлар бармы соң? Менә сез үзегез дә Мәскәү продюсерлары белән эшлисез бит?

– Татарстанда продюсерлар юк дип әйтә алмыйм. Бәлкем аларга Мәскәү һәм чит ил продюсерлык механизмнарын өйрәнергә кирәктер.

"Кире" фильмыннан күренеш
"Кире" фильмыннан күренеш

– “Айсылу” фильмы буенча фикер алышканда сез, яхшы кино төшерер өчен зур суммада акча кирәкми, дидегез. Хәзер фикерегез үзгәрдеме?

– Техник җәһәттән фикерем үзгәрде. Чөнки тамашачыга сурәтнең дә, тавышның да сыйфатлы булуы кирәк. Ә киноның эчтәлегенә килгәндә, фикерем үзгәрмәде. Син фестиваль киносы форматын сайлап алырга мөмкинсең. Монда кинотеатрлар сыйфаты таләп ителми. Аз бюджет белән зур уңышка ирешкән картиналар күп бит ул. Әйтик менә “Ведьмы из Блэр” (1999 ел) фильмы. Аның бюджеты Русия акчасына күчергәндә, 1 млн 300 сумтәшкил иткән. Шушы картина 250 млн доллар табыш эшләгән. Яисә “Паронормальное явление” (2007) . Аның бюджеты 15 мең доллар, табышы 193 млн долларны тәшкил иткән. Аз бюджетка да яхшы картина иҗат итүче кешеләр бар. Димәк, кинода бюджет беренче урында түгел. Киресенчә, аз акча чыгарып, зур табыш алу турында уйларга кирәк. Дөрес, бюджетның саллы булуы иҗат төркеменә уңайлырак шартлар тудыра. Синең җиһазларың яхшырак, актерларга да шартлар әйбәтрәк булачак.

– “Айсылу”ның икенче өлешендә башка режиссер иде…

– Чөнки ул вакытта мин “Тапшырылмаган хатлар” киносы командасында идем инде. Башта ике картинаны да алып барырга тырыштым. Аннан болай берни дә килеп чыга алмаячагын аңладым. Шуннан продюсер Алексей Барыкин “Айсылу”га режиссер итеп Солтан Сөнгатуллинны чакырды. Ул вакытта Солтан чыгарылыш курсы студенты. “Айсылу”да үземнең өлешкә бәя биргәндә хәзер мин аның күп өлешен башкача эшләгән булыр идем. Солтанга һәм аның командасына беренче өлешкә бәйле булырга туры килде. Миңа калса, аның эше барып чыкты. Без исә башлаганда тәҗрибәсезләр идек.

"Кире" фильмын төшерү күренеше
"Кире" фильмын төшерү күренеше

– Татарстанда төшерелгән яхшы фильм дип кайсысын атар идең?

– Кызганыч, мин барлык картиналарны да күрмәдем әле. Гомумән, Татарстан картиналарын үрнәк итеп алырга иртәрәк әле минемчә. Безгә үз кинобызны зуррак әйләнешкә чыгарырга омтылырга кирәк. Федераль, халыкара дәрәҗә турында әйтүем. Продюсерлык җәһәтеннән уңышлы картина дип “Семейные хлопоты” картинасын саныйм. Алар аны прокатка чыгара алдылар. Барыкин идеяне Мәскәүгә сата алды, хәзер аңа ремейк төшерелә. Сәнгати яктан уңышлы дип кайсы фильмны атарга? Бу сорауга җавап бирә алмыйм.

Сезнеңчә, тел низагы нәрсәгә китерергә мөмкин?

– Киләчәк нинди булыр – фаразларга кыен. Ләкин бер нәрсәне кистереп әйтә алам: мәҗбүри буламы ул, ихтыярига каламы – кызым татар телен укыячак. Үзем татарчаны аңлыйм, әмма сөйләшә алмыйм. Хәер, сөйләшә дә алам, ләкин сөйләмем үземә ошамый. Чөнки мин башта Себердә, аннан Ижауда яшәдем. Татарстанда әле алай озак яшәмим.

– Татарстанга ничек килеп эләктегез?

– Гаиләнең бер җирдән икенче җиргә күченеп йөрүе әтинең эшенә бәйле. Мин Башкортстанда тудым, аннан без Себергә күченеп киттек һәм 12 ел шунда яшәдек. Әти инженер, төрле җирләрдә эшли. Казанда инде төпләндек дигәч тә, Сочига чакырдылар үзен. Шулай итеп әти-әни, туганнарым Сочига китеп барды, мин Казанда калдым.

– Иҗади һөнәр сайлавыңны гаиләдә ничек кабул иттеләр?

– Башта мин Казан химия-технология институтына укырга кердем. Өченче курска җиткәч, бу һөнәрнең минеке түгеллеген аңладым. Миңа иҗади эш кирәк иде. Шуннан бер танышым Казан мәдәният университетында кино режиссурасына укытулары турында әйтте. Ике дә уйламыйча шунда укырга кердем.

– Иртәгә яңа картинаны башлыйбыз дидең?

– “Кире” фильмы төшерелеп бетте. Хәзер әлеге картина әзерлекнең соңгы этабында. Ә без Садри Максуди турында документаль фильмга алыначакбыз. Ул Казанда һәм Истамбул калаларында төшереләчәк. Садри Максудиның тууына 140 ел тула. Заманында онытылган, хәер, хәзер дә аның эшчәнлеге әллә ни билгеле түгел. Ватандашыбыз Петербурда депутат буларак дәүләт дәрәҗәсендә мөселман кешеләрен кайгырткан кеше. Сорбонна университеты профессоры, Ататөрк киңәшчесе. Ә мондый шәхесләребез җитәрлек безнең. Киләчәктә менә шушы юнәлештә дә эш алып барасы иде.

– Һәм соңгысы: бәлкем мондый четерекле заманда татарларга сезнең герой кебек кире булырга кирәктер?

– Мин бу мәсьәләдә киңәш бирә алмыйм. Киноны һәм мәдәниятне сәясиләштерәсем килми. Бер генә нәрсәдә иманым камил: бер чиктән икенче чиккә ташланырга кирәкми. Беркемгә дә. Бер якка да.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG