Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 02:57

"Татарстан кинолары фестивальдә Русия һәм чит илләрнекеннән калыша"


Миләүшә Айтуганова 2016 елда Казан мөселман киносы фестивалендә

Халыкара Казан мөселман кинофестивалендә яңалык – татар фильмнары өчен аерым "Милли кино" номинациясе булдырылган. Сәбәбе гади – татар әсәрләре башкаларныкы белән көндәшлек итә алмый. Бу хакта Азатлык "Татаркино" җитәкчесе Миләүшә Айтуганова белән сөйләште.

Быел Казандагы Мөселман киносы фестивалендә Татарстан фильмнары өчен аерым номинация булдырылган. "Татаркино" җитәкчесе Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, "Милли кино" номнациясендә республикада төшерелгән һәм ясалган кинолар карала һәм алар аерым бәяләнәчәк. Бу номинация фестиваль бәйгесенә татар кинолары күбрәк керсен өчен булдырылды дип тә өсти ул.

"Милли кино" секциясе өчен аерым жюри да булдырылган. Миролюб Вучкович (Сербия), продюсер, актриса Диана Сәфәрова (Татарстан), кино белгече, кино тәнкыйтьчесе Елена Алексеева (Татарстан) бәя бирәчәк. Азатлык фестивальнең башкарма мөдирәсе Айтуганова белән сөйләште.

– Миләүшә ханым, фестиваль кысаларында яңа номинация барлыкка килүе нәрсә белән бәйле?

– Ул аерым номинация. Җиңеп чыгучылар шулай үк акчалата премия белән бүләкләнәчәк. Бу номинация эчендә кино сәнгатендәге барлык юнәлешләр дә булачак.

– "Милли" дигәндә, Татарстанда төшерелгән кинолар гына керәме?

– Әйе, Татарстанда төшерелгән һәм ясалган кинолар гына катнаша бу номинациядә.

– Ни өчен аерым номинация итәргә булдыгыз?

– Чөнки ул һәр фестивальдә дә бар, шул дәүләттә, шул җирлектә төшерелгән фильмнарны аерым күрсәтәләр. Кайберәүләр халыкара бәйгегә чыга, калганнары – милли кинолар арасында бәяләнә, милли фильмнарны һәм кино төшерүчеләрне үстерер өчен, аларга этәргеч бирер өчен эшләнә бу. Һәрбер фестивальдә кулланыла торган тәҗрибә.

– Элек Татарстанда төшерелгән фильмнар күп булса да, төп програмга кереп бетә алмый иде. Димәк, бу күбрәк фильмнар бәйгегә чыксын өчен эшләнә?

– Әйе, күбрәк кинолар керсен өчен. Чөнки бу халыкара бәйгегә бик күп фильмнар килә. Быел безгә, мәсәлән, 782 фильм килде, алар арасында күп кенә илләрдән эшләр бар. Әлбәттә безнең Татарстан кинолары зур бәйгегә сирәк кенә керә ала, бик нык яхшы кино булса гына, калганнар белән көндәшлек итә ала. Гомумән алганда, безнең кино әлегә ул дәрәҗәдә үк түгел дияргә дә була, күп кенә фильмнар, чагыштыра башласаң, Русия һәм чит илләр тәкъдим иткән кинодан калыша. Үстерер өчен шундый бер яңалык кертергә кирәк иде.

"Тапшырылмаган хатлар", "Айсылу" – прокат һәм телевидение өчен эшләнгән

Бәлки киләсе елларда яхшы гына фильмнар халыкара бәйгегә күбрәк чыгар. Бәйгедә тулы метрлы 10 гына фильм катнаша, әлбәттә киләчәктә алар арасында Татарстаннан бер генә фильм булырга мөмкин. Быел, мәсәлән, юк.

– Татарстаннан катнашырлык бер генә тулы метрлы фильм да юкмы?

– Татарстанда эшләнгән тулы метрлы фильмнар милли кино номинациясенә керде. Бәйгедә катнашу өчен аларның кайберләре фестиваль кагыйдәләренә туры да килми. Мәсәлән, шул ук "Тапшырылмаган хатлар", "Айсылу" – алар күбрәк кинотеатрлар өчен һәм телевидение өчен эшләнгән, ә фестивальнең кагыйдәләре һәм шартлары икенче төрлерәк.

– Татарстаннан барлыгы ничә фильм катнашачак?

– Яңа номинациядә 25 фильм тәкъдим ителә, әмма гаризалар әле һаман да килә тора.

– Ә "Милли кино" номнациясендәтулы метрлы бәйгеләр бүлегендә ничә фильм каралачак?

– Рөстәм Рәшитовның "Айсылу" һәм "Тапшырылмаган хатлар" фильмнары һәм Алинә Галимуллина Тимур Романов белән берлектә төшергән "Вирион" триллеры.

Якутларда якут киносы, башкортларда "Көмеш Акбузат"

Бүген Русия төбәкләре арасында милли киноны иң күп төшерүчеләр – Саха (Якутия) белән Башкортстан. Бу ике республиканың үз фестивальләре дә бар – Якут халыкара кино фестивале һәм Уфада уза торган "Көмеш Акбузат" халыкара этник кино фестивале. Азатлык бу кино форумнарында җирле киноларның ни дәрәҗәдә катнашуын, урындагы режиссерлар эшләгән картиналар күпме булуын белеште.

Ирина Энгелис
Ирина Энгелис

Якутия фестивален оештыручыларның берсе Ирина Энгелис әйтүенчә, якут фильмнары фестивальдә башкалар белән беррәтән катнаша. Алар төп програмга керә. Ләкин якут фильмнары өчен махсус "Тамашачы мәхәббәте бүләге" булдырылган. Бу бәйгедә җиңүче онлайн тавыш бирү аша ачыклана. Тамашачылар иң яхшы фильмны, якут фильмында уйнаган иң яхшы ир һәм хатын-кызны билгели.

"Көмеш Акбузат" Халыкара этник кино фестивалендә дә милли кино өчен аерым номинация юк, дип сөйләде Азатлыкка фестивальнең координаторы Лиана Ликандрова. Башкорт киносы бәйгедә башка фильмнар арасында бертигез шартларда катнаша. Шулай да милли рухны чагылдырган кино эшләренә Әмир Әбдразаков исемен йөрткән махсус бүләк тапшыралар.

Лиана Ликандрова.
Лиана Ликандрова.

Башкорт һәм якут киносы шактый үсеш алу сәбәпле, җирле фильмнар үзләрендә узган фестивальләрдә соңгы ике елда даими рәвештә җиңүчеләр арасына кереп бара. Башкортстанда 2015 елда "Җил минем сүзләремне алып китсен..." дип аталган картина (режиссеры – Шәүрә Шәкүрова) "Кыска метрлы уен фильмының иң яхшы сценарие" бүләгенә лаек булды. Вилюра Исәндәүләтованың "Тәүбә" фильмы исә "Документаль фильмда иң яхшы каһарман" дигән номинациядә җиңде. Узган ел Айнур Әскаровның "Пилорама" фильмы да "Кыска метрлы уен фильмының иң яхшы сценарие" өчен бүләкләнде. Ә документаль фильмда күрсәтелгән иң яхшы каһарман дип Радик Килмәмәтовның "Җан җыры" фильмы каһарманы танылды.

Саха (Якутия) режиссеры Степан Бурнашевның "Атын олох" ("Бүтән тормыш") картинасы жюриның "Бүгенге дөньяда үзеңне эзләү турында иң гадел бәян" дигән бүләгенә лаек булды. Ә Сергей Потаповның "Дьеhегей Айыы" ("Бог Дьесегей") фильмы төрек-монгол киносы бәйгесендә җиңеп чыкты. Сүз уңаеннан, бу картинаны 2016 елда Казан мөселман киносы фестивалендә дә югары бәяләделәр – ул тулы метрлы уен кинолары арасында иң яхшы режиссура өчен бүләк алды.

"Минем үтерүчем" фестивальнең иң яхшы фильмы дип табылды

Узган елда Якутия фестивалендә җирле кинолар берьюлы берничә номинациядә җиңеп чыкты. Мәсәлән, Костас Марсан төшергән "Сайсары куолге" ("Минем үтерүчем") картинасы фестивальнең иң яхшы фильмы дип табылды. "Феррум" фильмының режиссеры Прокопия Бурцева өметле талант буларак жюриның махсус бүләгенә лаек булды. Документаль фильмнар арасында да якут лентасы җиңеп чыкты – бу Михаил Барынинның "24 кар" дигән картинасы иде. "Салкын чик" фильмының операторы Юрий Бережневны якут кинематографына керткән өлеше өчен бүләкләделәр.

Татарстан киноларына килсәк, аларның уңышлары фестивальләрдә алай ук күренеп тормый. 2015 елда бары бер эш – Салават Юзиевның "Ишекне шапылдатып яптым да чыгып киттем” дигән фильмы кыска метрлы әсәрләр номинациясендә җиңә алды. Фильмда төп рольне башкарган Илдус Габдрахманов кыска метрлы уен фильмында иң яхшы ир-ат роле өчен бүләкләнде. Татарстанда төшерелгән тагын ике фильм махсус призга лаек дип табылды.

Узган Халыкара мөселман киносы фестивалендә Татарстан киносы шатландыра алмады. Бүләк бары бер картинага – Руслан Вәлиевнең "З/К" кыска метрлы документаль фильмына бирелде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG