Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар үз киносында фаҗигасенме яки җиңүләренме күрсәтергә тиеш?


Соңгы елларда урыс кешесенең рухын күтәрергә юнәлдерелгән тарихи кинофильмнар арасында яңасы барлыкка килде. Күптән түгел Русия кинотеатрларына "Тобол" исемле нәфис фильм чыкты. Тамашачылар арасында популярлык казанды дип әйтү авыр, әмма ул да игътибарга лаек.

Соңгы елларда Русиядә Алтын Урданы тасвирлаучы берничә нәфис фильм дөнья күрде: "Орда", "Коловрат", "Александр Невский", "Дружина" фильмнары һәм "Золотая Орда" сериалы һәм башкалар. Кызганыч, барысы бу дәүләтне, татарларны һәм башка күчмә халыкларны дошман буларак күрсәтә. Бу татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык тудырса да, әлегә республикабызда бу фильмнар белән ярыша алырлык кино чыкканы юк.

Кызыксынган кеше мәгълумат эзли башлый, казына, өйрәнә торгач аңа милләтебезнең чын тарихи йөзе ачыла

Хәзерге вакытта Татарстанда "Зөләйха күзләрен ача" романы нигезендә төшерелүче фильм да шик-шөбһәләр тудыра. Бер яктан, татарлар урыс режиссерлары, сценарийчылары тарафыннан һәрвакыт кыргый итеп күрсәтелгән очракта да, кешедә татар тарихына, аерым вакыйгаларга, шәхесләргә кызыксыну уятырга мөмкин. Кызыксынган кеше мәгълүмат эзли башлый, казына, өйрәнә торгач аңа милләтебезнең чын тарихи йөзе ачыла. Шуңа күрә бу киноларның үзенә күрә файдасы да юк түгел. Иң мөһиме – киноны пассив карау белән чикләнмәү.

Күптән түгел 23 февральгә туры китереп "Тобол" исемле нәфис фильм чыкты. Биредә Себердәге ХVIII гасыр башы вакыйгалары сурәтләнә. Тарихи чынбарлыкка охшатып эшләнелгән декорацияләр, матур киемнәр һәм кораллар, атлы сугышлар, атаклы артистлар, искиткеч гүзәл табигать күренешләре, көчле графика – болар тамашачыны битараф калдырмый. Сүз уңаеннан, караучылар саны белән ул лидерлар арасында.

Джунгарлар образында тамашачыга Русиянең бөтен күчмә халыклары, шул исәптән татарлар да килеп баса кебек

Эчтәлегенә килгәндә, бу юлы кыргый итеп джунгар халкы күрсәтелгән. Шулай да вәхши дошман итеп күрсәтелгән джунгарлар образында тамашачыга Русиянең бөтен күчмә халыклары, шул исәптән татарлар да килеп баса кебек. Онытмаска кирәк, ХVIII гасыр башында бүгенге Русиянең дала җирлегендә, шул исәптән Көньяк Себердә күп күчмә халыклар яшәгән: төрки ногайлар, казакълар, татарлар, башкортлар һәм монгол телле калмык-джунгар халыклары. Бу халыкларны капма-каршы куеп (мәсәлән, джунгар ханнары ногайларны күпләп юк иткән) яки булган каршылыкларны оста кулланып, Русия империясе Евразия даласын яулап алуга ирешкән һәм ахыр чиктә монда яшәгән җирле халыкларның эзе дә калмаган.

"Тобол" фильмы түбәндәге вакыйгалардан гыйбарәт: Петр I алтынны күпләп табу өчен ерак Яркент исемле калага (хәзерге Кытайдагы Синҗан уйгыр автоном төбәгендә) экспедиция җибәрә. Тубыл губернаторы хәйләсе аркасында һәм аңлашылмаучанлык сәбәпле джунгарлар һөҗүм итә, урыс экспедициясенә ярты юлдан кире борылып кайтырга туры килә. Аз санлы Русия хәрбиләре күп санлы дошман алдында үзен сынатмый, баш имичә горур хәлдә Тубылга кайтып китә.

Уйгыр һәм джунгар җирләренә Петр I экспедиция түгел, ә өч мең кешелек яу җибәрә

Чынында исә хәлләр башкачарак була. Тубылдан берничә мең чакрым ералыкта яшәгән уйгыр һәм джунгар җирләренә Петр I экспедиция түгел, ә өч мең кешелек яу җибәрә. Махсус сугышырга бара торган гаскәр була ул. Урыс патшасы Төркестан, Кытай белән сәүдәне үз кулына алырга һәм империя җирләрен киңәйтергә тели. Юлларында джунгарлар белән сугышырга туры килә. Аларны кыргыйлар дип, тиз яулап алырбыз дип уйлый урыслар, әмма нәтиҗәдә джунгарлар заманча коралланган урыс гаскәрен тар-мар итә һәм аларның ныгытмаларын җимерә.

Яркент явын тарихта югалып калган бер кызыклы вакыйга итеп кенә кабул итәргә мөмкин. Русия үз җиңелүләрен тарих битләрендә күрсәтергә яратмый, күрсәтсә дә, чынбарлыкны үзгәртеп, үзен йә корбан, йә бөтенләй җиңүче итеп тасвирлый (тарих өчен гадәти хәл). Сугышта җиңгән джунгар халкы исә, алга таба дәүләтчелеген югалта, шуңа күрә бу кинога каршы артык сүз әйтүче булмас.

Алга таба Русия императорлары Урта Азиягә, Төркестанга һөҗүмнәрен 150 елга туктатып тора

Ләкин шуны да ассызыклап үтәргә кирәк: уңышсыз Яркент явы белән бер үк вакытта диярлек Петр I Хива ханлыгына да гаскәр җибәрә, максаты шактый зур – Бохара белән Хива ханлыкларын Русиягә кушу һәм ерак Һиндстан белән сәүдәне үз кулына алу. Бу экспансия омтылышы да шулай ук җиңелүгә дучар ителә, гаскәрнең кечкенә өлеше генә әсирлеккә төшеп, тормышын саклап кала ала. Алга таба Русия императорлары Урта Азиягә, Төркестанга һөҗүмнәрен 150 елга туктатып тора.

Тарихи фильмнарны караган чакта һәрвакыт сорау туа – Татарстанда "Тобол" яки "Орда" кебек фильмны төшереп буламы? Иманым камил, татар тарихында дистәләрчә, йөзләрчә популяр фильм өчен кызыклы вакыйгалар, каһарманнар бар. Тарихыбыздагы низаглар һәм җиңүләр, дуслашулар һәм дошманлашулар да бар, берсе дә миллиард тамашачысы булган “Тәхетләр уены” сюжетыннан ким түгел. Һәрбер Көнбатыш кешесенә мәгълүм булган Артур патша яки Ричард патша кебек каһарманнар, татар тарихыннан моңа охшаш вакыйгалар меңләгән тарихи хезмәтләребездә, әдәби әсәрләрләрдә ярылып ята. Ал да төшер, күрсәт дөньяга!

Шундый сурәтле, сыйфатлы графика белән, күләмле матур итеп төшерү Татарстанның көченнән килә

Режиссер Альберт Шакиров фикеренчә, Казаныбызда "Алтын Урда" кебек фильмны тәңгәл сыйфатта эшләп чыга алырлык студияләребез һәм сәләтле кешеләребез юк түгел. Акча булганда шундый сурәтле, сыйфатлы графика белән, күләмле матур итеп төшерү Татарстанның көченнән килә. Татарстанда кирәкле сыйфатта фильм төшерү өчен җиһазлар да, аппаратура да бар. Кирәк икән, Мәскәүгә чыгып төшереп кайту мөмкин. Фильм төшерерлек иҗат төркемнәре, тәҗрибәле белгечләр дә бар. Казанда яхшы сыйфатта анимация эшләрлек берничә студия бар (мәсәлән, күп кешелек сәхнә, күренешләр чынында графика ярдәмендә ясала). Төп мәсьәлә – белгечләрне оештыра белүче булуы һәм әлеге такымның нинди сыйфатлы контент эшләве. Югыйсә, бездә сәләтле режиссерлар һәм Мәскәүдә иң яхшы студияләрдә эшләүче сценаристлар бар. Мәсәлән, Байбулат Батулла СТС каналында чыгачак 17 серияле сериалның режиссеры булды.

Әлбәттә, "Алтын Урда" кебек сериалларны төшерү һәм тиешле дәрәҗәдәге актерлар туплау өчен күп күләмдә акча кирәк. Шулай ук фильмның графикасы һәм декорацияләре да зур акча таләп итә. Чынлап та, бүгенге көндә тарихи сериаллар бик популяр, аларның үз аудиториясе бар, бу – конвейерга салынган керемле продукт. "Татар тарихи фильмнары да, тиешле инвестицияләр булганда, керемле "продукт" була ала", дип белдерә Шакиров. Акча табу өчен Татарстанның эре ширкәтләренә мөрәҗәгать итеп буладыр. Ләкин аларга чыга белергә кирәк һәм бу – профессионал продюсер эше. Кирәкле ишекләрне шакый белергә, киң элемтәләр булдырырга кирәк, андый идеяле, әрсез кешеләребез дә юк түгелдер бит? Шуны да әйтергә кирәк: 5-6 миллион сумлык инвестицияләр хисабына югары сыйфатлы кино (аеруча тарихи кино) төшереп булмый. Күпкә зуррак суммалар кирәк.

Мәскәүдән татар тарихын гадел һәм кызыклы итеп күрсәтүче киноны өмет итәргә кирәкми

Дәүләт акчасы хисабына эшләүче Мәскәү киностудияләре татарны күп дистә еллар дәвамында бары тик дошман итеп күрсәтте һәм аларга бу караш татар тарихын дөрес итеп тасвирларга комачаулый. Шул ук вакытта татар тарихы Мәскәү кино белгечләренә ниндидер җирле, локаль тарих итеп күренергә дә мөмкин. Шуңа күрә Мәскәүдән татар тарихын гадел һәм кызыклы итеп күрсәтүче киноны өмет итәргә кирәкми. Барча өмет үзебездә, сәләтле яшьләрдә һәм башка ил белгечләре белән эш итә белүдә. Милләтебезгә сыйфатлы тарихи кино төшерү өчен, гомумән, татар тарихын алга сөрү өчен көчле продюссерлык үзәкләре кирәк.

Милли горурлыкны бары тик фаҗига нигезендә генә уяту дөрес юл түгел

Кызганыч ки, без әле дә милләтебез турында тарихи кино дигәндә күп очракта Казанны яулап алу фаҗигасен күз алдында тотабыз. Күрүебезчә, Русия, үз тарихында күп фаҗигаләр кичерсә дә, соңгы арада тарихи киноларда игътибарын "бөек җиңүләргә" генә җәлеп итә. Казакъ халкы да популяр "Көшпенді" ("Кочевник") фильмын да шундый карашка нигезләде. Милли тарихыбызга карата кызыксыну уяту өчен татарга күп очракта бәхетле язмышлы каһарманнар һәм җиңү вакыйгалары күрсәтү җитми. Милли горурлыкны бары тик фаҗига нигезендә генә уяту дөрес юл түгел.

Айрат Фәйзрахманов
тарихчы, җәмәгать эшлеклесе

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG