Польша Смоленскидан өч диспетчерны кулга алырга тели

Лех Качинский очкычы калдыклары

Каза мизгелендә Смоленскида кизүдә торган диспетчерларны "аңлы рәвештә һава казасына китерүдә" гаепле дип саныйлар.

Польшаның баш прокуратурасы Варшава бүлге мәхкәмәсеннән Русиядәге өч авиадиспетчерны кулга алуны сорый. Бу хезмәткәрләр Польша президенты Лех Качиньский һәм тагын 95 кеше һәлак булган очкыч казасы вакытында Смоленск-Северный һава аланында кизү торган. Прокуратура аларны "аңлы рәвештә һава казасына китерүдә" гаепле дип саный. Бу турыда прокуратура сүзчесе Эва Бялик хәбәр иткән.

Мәхкәмә прокуратура таләбен үтәсә, диспетчерларны халыкара эзләүгә бирергә мөмкиннәр диелә.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Русия кануннарына ярашлы, диспетчерларны Польшага тапшыру мөмкин түгел дип белдерде.

Польша уздырган беренче тикшерү очкыч бик начар һава шартларында утыртырга тырышу аркасында казага очраган дигән нәтиҗәгә килгән иде. Ул көнне Смоленски һава аланында очкычны төшереп утырту системы эшләмәгән, диспетчерлар очкыч кайдалыгын күрмәгән, пилотларга төшеп утырыр өчен ялган мәгълүмат биргән дип белдерде тикшерүчеләр. Русия һәм элеккеге советлар илләрендә һава казаларын тикшерүче Дәүләтара авиация комитеты да бу гаепләүләрне кире кага.

Комитет каза пилот хатасы аркасында чыккан дип белдерде, шулай ук кабинада чит кеше булын да әйтте.

2016 елда бу казаны тикшерү эше яңадан башланды. Польша саклану министры Антоний Мацеревич каза террорлык гамәле аркасында булуы ихтимал дигән.

2020 елның июлендә Польша комиссиясе фаҗига "алдан ниятләнгән гамәлләр" нәтиҗәсендә булган дип белдерде. Очкычта ике шартлау булган, шартлаткычны Русиядә очкычны төзекләндерү вакытында салганнар диелде. Бу нәтиҗәләрне Польша һәм Британия лабораторияләре раслады.

Русия тикшерү комитеты очкычта шартлау булуы турындагы фаразны нигезләнмәгән дип тапты.

2010 елның 10 апрелендә Ту-154М очкычы Смоленски янында казага очрады. Республика президенты Лех Качиньский, илнең иң югары хәрби җитәкчеләре, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, танылган сәясмәннәр казада һәлак булды. Очкыч Катыньга матәм чарасына юнәлгән иде.