Олимпиадаларда җиңүче Татарстан балаларын Мәскәү акча белән тартып ала

Русиякүләм һәм халыкара олимпиадаларда җиңүче укучыларны соңгы елларда Мәскәү мәктәп яшендә үк акча белән кызыктырып үзенә тартып ала. Укытучылар Татарстанда андый сәләтле балаларга дәүләт ярдәме бик аз булуын әйтә.

Русиякүләм һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр арасында Татарстаннан укучылар шактый күп, алар арасында Казаннан Данил Сибгатуллин, Әсхәт Сәхабиев, Рамазан Рәхмәтуллин, Исмәгыйл Сәйфетдинов та бар. Ел саен диярлек җиңү яулап Татарстан данын күтәрәләр. Әмма соңгы өч елда Мәскәү андый сәләтле балаларны акча түләү белән кызыктырып инде мәктәптән үк үзенә тарта башлады. Моннан тыш мәктәп тәмамлаган сәләтле яшьләр югары белемне дә Татарстанда алырга бик теләми, шул ук Мәскәү, Петербурга, яисә бөтенләй чит илгә китү ягын карый.

БУ ТЕМАГА: "Мәскәүгә килгәндә татар теленнән башка телне яхшы белми идем"

Азатлык, математика олимпиадаларында җиңүчеләрнең берсе Әсхәт Сәхабиевнең әнисе Наилә Сәхабиева, Казанда математика фәннәре ярышларына балаларны әзерләүче тренер, ягъни махсус укытучы Алексей Русаков һәм сәләтле балаларның Татарстаннан читкә китүенә инде берничә ел борчылу белдереп килүче, әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова белән сөйләшеп, проблемны ачыкларга тырышты.

Казандагы автоном, коммерцияле булмаган оешма "Табигый-математик үзәк" ("Естественно-математический центр") балалар һәм яшүсмерләр өчен математика түгәрәкләре оештыра. Биредә 4 яшьтән 18 яшькә кадәр булган балалар математика белеме ала. Казаннан русиякүләм һәм халыкара олимпиадаларда җиңү яулаганнар шушы үзәк укучылары.

Алексей Русаков

Алексей Русаков 2000 елдан бирле математика түгәрәкләре алып бара. Шул 20 ел эчендә ничә укучысы олимпиадаларда җиңү яулаганын төгәл генә әйтә дә алмый. Алар арасында халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр икәү, ә русиякүләм уздырылганнарында 50гә якын ди Алексей. Аның сүзләренчә, укучыларының күбесе мәктәпне тәмамлагач, Татарстаннан чит шәһәрләргә укырга китә.

"Гадәттә укучылар Мәскәү һәм Петербурның югары уку йортларында белем алуны сайлый. Бу ике сәбәпкә бәйле. Беренчесе — укуның сыйфаты, икенчесе — андагы студент төркемнәренең көчлерәк булуы. Кызганыч, Казанның югары уку йортлары Мәскәүнең уку йортларына әлегә көндәш була алмый. Математика белән балачактан ук мавыккан укучылар инде укудан, математик мәсьәләләр чишүдән башка яши алмый, шуңа сыйфатлы һәм көчле белем бирә торган уку йортларын сайлый. Бездә дә мондый мөмкинлекләр булдыру омтылышы булды, әмма әлегә Мәскәүдәге мөмкинлекләр белән ярышу авыр", ди Русаков.

Аның сүзләренчә, Татарстаннан төрле дәрәҗәле олимпиадаларда катнашкан балаларга республика алга таба да шул юнәлештә сыйфатлы белем бирүдә ярдәм итәргә бик ашыкмый. Мәскәү исә, мондый талантлы балаларга акчалата ярдәм күрсәтә һәм шуның белән олимпиада җиңүчеләрен үзенә тарта да.

Мәскәү белән чагыштырып карасак, бу күк белән җир арасы

"Бернинди дә бүләкләү юк дип әйтеп булмый, әлбәттә. Әмма Мәскәү белән чагыштырып карасак, бу күк белән җир арасы. Хәзер Татарстан һәм башка төбәкләр алдында торган иң зур проблем — Мәскәү студентларны гына түгел, ә инде мәктәп балаларын да үзенә тарта башлады. Мәсәлән, русиякүләм олимпиадага узган өчен генә дә, ягъни республика күләмендә яхшы нәтиҗә күрсәтсәң, Мәскәү катнашучыга 100 мең сум акча бирә, призлы урын алган өчен — 300 мең сум, ә русиякүләм олимпиадада җиңү яуласаң — 500 мең сум акча бирелә. Халыкара олимпиадаларда җиңү яуласаң — бер миллион сум акча бирелә", ди математиклар әзерләүче Русаков.

Мәктәп тәмамлаучылар югары уку йортларында уку өчен Мәскәү, Петербурга китәргә омтылса, математика олимпиадаларына әзерләүдә иң көчле төбәк булып Татарстан санала. Русаков сүзләренчә, бу өлкәдә Татарстан дөрестән дә Мәскәүдән күпкә көчлерәк.

Татарстан тагын бер халыкара олимпиада җиңүчесен югалтты дигән сүз

"Тулы ышаныч белән әйтәм, Казан мәктәпләрендә бирелгән белем Мәскәү мәктәпләрендәгедән күпкә сыйфатлырак. Ләкин Татарстанда мәктәптә сыйфатлы белем алсалар, Мәскәүдә акчага ия булалар. Менә бу чыннан да проблем. Мин белгән берничә бала инде мәктәпне тәмамлау өчен Мәскәүгә күчеп китте. Мисал итеп Данил Сибгатуллинны китерә алам. Мондый күренеш чыннан да куркыныч, ул акыллы бала безгә 5нче сыйныфтан ук йөрде, әмма Мәскәү акча бирү сәбәпле, 11нче сыйныфка анда күчте. Бу инде, Татарстан тагын бер халыкара олимпиада җиңүчесен югалтты дигән сүз, чөнки рәсми рәвештә ул укучы хәзер Мәскәүдән булып санала. Республика җитәкчелеге, шәһәр мэриясе белән элемтәгә кереп, бу балаларга зуррак ярдәм күрсәтеп үзебездә калдырырга кирәклеген аңлату авыр, ә башка чаралар белән бу мәсьәләне чишеп булмаячак. Мондый акыллы, сәләтле укучыларны үзебездә калдырыйк дисәк, инде мәктәптән үк ярдәм итә башларга кирәк. Чөнки, әйткәнемчә, Мәскәү инде мәктәп укучыларын да үзенә тарта башлады.

Олимпиадага балаларны әзерләүче укытучы, Мәскәү тарафыннан акча түләү күренеше инде өч ел элек башланды һәм, хәзерге тенденциягә караганда, алга таба ел саен күбрәк бала Мәскәүгә күчәчәк дип кисәтә.

Наилә Сәхабиева улы Әсхәт белән

Програмлау халыкара олимпиадасында өченче урын алган Әсхәт Сәхабиев бишенче сыйныфта Лобачевский исемендәге лицейдагы олимпиадада беренче җиңүен яулый. Шуннан соң балага Казандагы математика түгәрәгенә язылырга киңәш итәләр. Әсхәтнең әнисе Наилә Сәхәбиева сүзләренчә, улының шул түгәрәккә йөрүе киләчәккә нигез салган һәм шундый уңышларга китергән.

Без хәзер Казаннан күчеп киттек, әмма икенче улыбызны шул ук түгәрәккә онлайн укуга яздырдык

"Беренчедән, баланың математикага тартылуы күпмедер дәрәҗәдә үзеннән дә тора, моны сизеп алып алга таба балага мөмкинлек ачарга кирәк. Безнең өчен шул Казандагы математика түгәрәгенә язылуыбыз киләчәккә нигез булды дип әйтәсем килә. Чөнки анда чыннан да көчле һәм бала уңышка ирешсен өчен янып торучы тренерлар эшли. Без хәзер Казаннан күчеп киттек, әмма икенче улыбызны шул ук түгәрәккә онлайн укуга яздырдык. Икенчедән, республикабызда математика, информатика олимпиадаларына әзерләү эше бик әйбәт алып барыла. Без Лобачевский исемендәге лицейда укыдык, ул лицей бик сыйфатлы белем бирә, укытучылары да бик көчле, Казан федераль университеты ярдәме дә сизелә," ди Наилә Сәхабиева.

Әсхәт Сәхәбиев инде мәктәпне тәмамлаган, әмма югары белемне Казанда түгел, ә Мәскәүдәге "Иктисад югары мәктәбе"ндә алырга карар иткән. Наилә ханым сөйләвенчә, Әсхәт мәктәпне тәмамлаганда ук Мәскәүдә йә чит илдә белем алуны күз алдында тоткан. Әни буларак ул баласының карарына каршы килмәгән.

Хәзер инглиз телен өйрәнә, чит илгә китү мөмкинлеге булсын өчен

"Юк, каршы килмәдек, чөнки бу карар инде Әсхәт 8нче сыйныфта укыганда ук билгеле була башлады. Улыбыз 8нче сыйныфта беренче тапкыр русиякүләм олимпиадада катнашып диплом алып кайтты. Шуннан бирле Әсхәтнең йә Мәскәүдә, йә Петербурда, яки берәр чит илдә белем алырга теләве билгеле булды дип әйтергә мөмкин. Ул вакытта Әсхәтнең чит теле бераз проблемлы иде, шул сәбәпле Мәскәүне сайлады. Башка студентлар белән бергә хәзер инглиз телен өйрәнә, чит илгә китү мөмкинлеге булсын өчен. 11нче сыйныф ахырына якынлашканда, мин әни буларак баламны чит шәһәргә җибәрергә шүрли башладым. Казан федераль университетында калдырырга дигән теләгемне белдергән идем, әмма егетләрнең амбицияләре зур, алар бөтенесе диярлек Мәскәүгә укырга барырга тели", ди Сәхабиева.

Наилә ханым сөйләвенчә, Татарстан сәләтле балаларны үзендә калдыру өчен дә көч куя, әмма Мәскәүдә алган акчалар Казандагыдан аерыла.

Әсхәт тә, аның белән бергә олимпиадаларда җиңгән башка егетләр дә укып та, шул ук вакытта програмлауда эшләп тә йөри

"КФУ русиякүләм олимпиадаларда җиңүчеләрне стипендияләр белән җәлеп итәргә тырыша. Мин белгән берничә укучы Казанда калуны кулай күрде һәм калуларына үкенмиләр. Мәсәлән, икенче улымны Иннополис университетындагы програмлау онлайн курсларына яздырган идем. Ул курсларны нәкъ менә Әсхәтнең сыйныфташы, шулай ук олимпиада җиңүчесе алып бара. Ягъни КФУда укып, шул ук вакытта Иннополиста эшләп тә йөри. Безнең очракта Әсхәтне инде монда калдырып булмый иде. Әйткәнемчә, програмлаучылар күбесе Мәскәүгә ашкына, чөнки анда бөтенләй башка акча түләнә, перспективалар да күпкә киң. Әсхәт тә, аның белән бергә олимпиадаларда җиңгән башка егетләр дә укып та, шул ук вакытта програмлауда эшләп тә йөри. Һәм алар без төштә дә күрмәгән акча ала. Мәскәү, Петербурга гына түгел, күп җиңүчеләр чит илгә дә китә, Канадага укырга китүчеләрне беләм", ди ул.

Казаннан чит шәһәрләргә, илләргә китүчеләр никадәр уңышларга ирешсә дә, бу Татарстанда булган олимпиада юнәлешенең өлеше дип Наилә Сәхабиева.

"Мәктәптә укыганда безнең балалар олимпиада тормышы белән яшәде, шуңа күрә чагыштыра алабыз. Татарстанда җайга салынган олимпиада юнәлеше, Алексей Русаков һәм Людмила Лазарева оештырган математика түгәрәкләрендә бирелгән белем бер төбәктә дә юктыр, минемчә", ди Әсхәтнең әнисе.

Математика түгәрәген алып баручы Алексей Русаков Азатлыкка сөйләвенчә, олимпиада юнәлеше көчле булса да, мәгариф министрлыгы тарафыннан ярдәм аз күрсәтелә, ә һәрдаим кирәкле диалог бөтенләй юк, шул сәбәпле бу өлкәдәге проблемнар да хәл ителми кала.

Яшь тренерлар Мәскәүгә китә башласа, Татарстанның уңышлары да алга таба юкка чыга башлаячак

"Укучыларны олимпиадаларга әзерләүче тренерлар алай ук күп түгел, шуңа күрә алар белән дә системлы эш алып бару кирәк, чөнки өлкән яшьтәгеләр китмәсә дә, яшь тренерлар Татарстаннан китә башлады. Әйтик, математика олимпиадасында җиңү яулаган баланы укыткан мәктәп укытучысына акчалата грант бирелә. Бу әлбәттә бик әйбәт һәм укытучыларга бик кирәк. Әмма мәктәп укытучысы балага математиканың нигезен сала, ә ул нигезне үстереп баланың белемен арттыру эшен математика түгәрәгендәге тренер башкара. Ләкин министрлык тарафыннан мәктәп укытучыларына гына ярдәм күрсәтелә, министрлык өчен без, тренерлар юк булып калабыз. Хакыйкатьтә баланың җиңүе — мәктәптәге укытучы белән түгәрәктәге тренерның тандем эше нәтиҗәсе. Яшь тренерлар Мәскәүгә китә башласа, Татарстанның уңышлары да алга таба юкка чыга башлаячак.

Миләүшә Хәбетдинова (уртада)

Әдәбият белгече, җәмәгать эшлеклесе Миләүшә Хәбетдинова фикеренчә, мондый күренеш берничә ел элек Татарстан мәгариф министры алмашынганнан соң башланган. Аның Азатлыкка сөйләвенчә, Энгел Фәттахов мәгариф министры булган чорда республикада олимпиада юнәлеше зур үсешкә ирешә.

Собянин кешеләре җитешкән бит, ә безнең яшьләр министрлыгы, мәгариф министрлыгы кая караган?

"Нигә без гел күңел ачу белән генә шөгыльләнәбез, ә кирәкле эшләргә игътибарны арттыра алмыйбыз? Мәскәү мэры Сергей Собянин Данил Сибгатуллинны кызыктырып үзенә китертә алган. Ул укучы Мәскәү мәктәбенә күчү өчен гариза яза башлауга ук Татарстан сөйләшү алып бара башларга тиеш иде. Собянин кешеләре җитешкән бит, ә безнең яшьләр министрлыгы, мәгариф министрлыгы кая караган, нишләп ул баланы кызыксындырып, ярдәм күрсәтеп үз җирлегебездә калдыра алмаган? Казанда белем алган, халыкара олимпиадаларда җиңүче балалар инде Мәскәүдә укытучы булып эшлиләр. Димәк Татарстанда инде әзер кадрлар бар дигән сүз. Әмма без үз байлыгыбызны күрергә теләмичә, ул сәләтле балаларны читкә җибәрәбез дигәнне аңлата.

Энгел Фәттахов мәгариф министры булганда сәләтле балалар дәүләт ярдәмен күрә иде, математика, информатика олимпиада җыеннарында бушлай катнаша иде. Нәкъ менә шул сәбәпле без бүген тулы бер системлы эшне күрәбез: укучы-укытучы-тренер-югары уку йорты галиме. Әмма Фәттахов мәгариф министрлыгыннан алынганнан соң бу эшнең сыйфаты түбәнәя башлады, Казанда үсеш алган балалар, укытучы, тренерлар Мәскәү һәм Петербурның уку йортларына китә башлады. Ә бит тиешле финанслау алып барылган булса, без аларны Казанда калдырып, Татарстанны көчле мәгариф үзәге ясый ала идек", ди Миләүшә Хәбетдинова.