Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәүгә килгәндә татар теленнән башка телне яхшы белми идем"


Сәйдәш Мифтахов
Сәйдәш Мифтахов

Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбе студенты Сәйдәш Мифтахов Кукмара районындагы кечкенә бер татар авылында мәктәпне тәмамлаганнан соң Мәскәүдәге Русия икътисад мәктәбенә укырга кергән. Сәйдәш белән моңа ничек ирешүе, югары уку йорты үзенчәлекләре, Мәскәүдәге татар тормышы турында сөйләштек, ул шулай ук студентларга киңәшләрен дә бирде.

— Сәйдәш, башта үзеңнең кайда укыганыңны сөйләп китсәң иде.

— Югары икътисад мәктәбе (НИУ ВШЭ) белән Русия икътисад мәктәбенең (РЭШ) берләштерелгән бакалавриат програмында икътисад фәнен укыйм. Безнең уку йорты үзенең либераль карашлары белән аерылып тора, чөнки безнең төрле-төрле курслар сайлау мөмкинлеге бар һәм безгә аерым бер махсус белгечлек бирмиләр, төрле яклап үсәргә ярдәм итәләр. Моның өчен мин үземнең университетыма бик рәхмәтле, мондый систем башка җирдә дә кулланылырга тиеш диеп уйлыйм.

— Тумышың белән кайдан? Татарча ничек болай яхшы беләсең?

Безнең мәктәптә бөтен фәннәр дә — шул исәптән урыс һәм инглиз теле дә — татар теле нигезендә укытылды

— Мин тумышым белән Кукмара районының Уразай авылыннан. Бер ярым чакрым ераклыктагы күрше авылда унберенче сыйныфны бетердем. Безнең мәктәптә бөтен фәннәр дә — шул исәптән урыс һәм инглиз теле дә — татар теле нигезендә укытылды, шуңа күрә мин, укуны бетереп, Мәскәүгә килгәндә татар теленнән башка телне яхшы белми идем — өйдә, дуслар белән татарча гына аралаштык. Унберенче сыйныфны бетергәнче мин урыс телендә бик авыр гына сөйләшә идем һәм минем өчен бердәнбер тел татар теле иде. Бу күпләргә бик сәер тоела.

Үземнең мәктәп турында сөйләргә мин бик яратам. Безнең мәктәптә милли җанлы, бала җанлы укытучылар эшләде, атмосфера бик җылы иде, аерым үсеш алырга да җиңел булды. Белем бирү дәрәҗәсе гадәти авыл мәктәбе кебек инде, шуңа күрә аерым, артык өскә үрелерлек мөмкинлекләр юк иде. Мәктәптә без күбрәк спорт белән шөгыльләндек. Спорт бездә бик көчле үсеш алган иде. Мәктәптә чагында мин спорт белән дә күп шөгыльләндем. Олимпиадаларга әзерләнү үз көчем белән булды дияргә була. Әмма безнең укытучылар, хезмәткәрләр ярдәм итеп торды. Милли тәрбия көчле иде — төрле кызык чаралар узып торды. Авыл мәктәбе булгач, чын, бөтен нәрсә татарча укытыла торган гади авыл мәктәбе инде - физика, математика гына түгел, урыс теле, урыс әдәбияты, инглиз теле дә тулысынча татарча укытылды. Укучылар саны да күп түгел, кечкенә генә сыйныфларда укыдык.

Ни өчен Мәскәүгә, һәм нәкъ менә Югары икътисад мәктәбенә керергә булдың?

Мәскәүдә татар студентлары белән танышкач, үземне өйдәге кебек, авылдагы кебек хис итеп рәхәтләнеп яшим

— Мәктәптә укыганда мин төрле олимпиадаларда катнаша идем. Шул исәптән 11 сыйныфта укыганда Бөтенрусия икътисад олимпиадасында призлы урын яуладым. Шуның аркасында мин Русиянең теләсә кайсы университетына икътисад программаларына конкурссыз керә ала идем. Башта Казан федераль университетына керү ниятем бар иде. Әмма безне Мәскәүгә олимпиадага алып барган җитәкчебез һәм аның бер студенты Русия икътисад мәктәбе һәм Югары икътисад мәктәбе турында сөйләгәч, икеләнүләр калмады, Мәскәүгә китәргә кирәк дигән фикергә килдем, чөнки белем бирү дәрәҗәсе, карьера мөмкинлекләре чагыштыргысыз кебек тоелды. Бу фикеремә минем бер дә үкенгәнем булмады, һәм Мәскәүдә татар студентлары белән танышкач, үземне өйдәге кебек, авылдагы кебек хис итеп рәхәтләнеп яшим.

— Нинди програм белән укыйсыз? Икътисад мәктәбенең үзенчәлекле рейтинглар системы турында да сөйләп китсәң иде.

— Әйткәнемчә, безнең уку либераль рәвештә төзелгән. Укудан тыш төрле чаралар узып тора. Ике университетта бергә укыгач, мөмкинлекләр ике мәртәбә артык. Рейтинг системы бик кызык — ун баллы систем, уртача баллар нигезендә синең урының санап чыгарыла. Минем уртача 9,0 балл. Үземнең програмда беренче унлыкка кереп барам. Университетларның академик алмашу (exchange) програмы нигезендә мин хәзерге вакытта Нидерландның Роттердам шәһәрендә Эразмус академиясендә (Erasmus University Rotterdam) белем алам, Европа мәдәнияте белән танышам, Европа татарлары белән аралашырга телим.

— Мәскәүгә килгәч фәннәрне урыс телендә укый башлау, урысча терминологиягә күчү кыен булдымы? Адаптациягә күпме вакыт китте?

Икенче-өченче айда ияләнеп бетеп, инде икенче семестрда чын гади студент тормышы башланды

— Фәннәрне урысча өйрәнү артык авыр булды дип әйтә алмыйм, чөнки олимпиадаларга әзерләнүләр, БДИга әзерләнүләр урысча терминология белән танышуны да үз эченә ала иде инде. Беренче вакытта, беренче өч ай эчендә гади кешеләр белән сөйләшү, аеруча университетта төрле презентацияләр белән чыгыш ясау бик авыр булды, беренче ай бик стресслы үтте дип әйтергә була, чөнки татарча чып-чын акцент сизелеп тора иде инде, тиз-тиз фикер алышасы килгәндә урысча сүзләрне җөмләләргә бәйләү кыенга туры килә иде. Икенче-өченче айда ияләнеп бетеп, инде икенче семестрда чын гади студент тормышы башланды.

Роттердамда уку турында да сөйләп кит инде

— Университетларның студентлар алышу програмы кысаларында мин әлеге университетка үземнең факультеттан уздым. Минем белән Югары икътисад мәктәбеннән тагын ике студент килде. Мондагы студентлар белән бергәләшеп курсларга йөрибез. Нинди аерма бар: монда курслар бик күп студентларга каралган, аудиториядә 200-300 кеше, студентлар бик күп. Шәһәр миңа бик ошый. Мәскәүдән авылга кайткан кебек булмаса да, үземне авылга кайткан кебек хис итәм — шәһәр бик тыныч, машиналар аз, табигатькә дә чыгып була. Мин монда үземне бик яхшы хис итәм. Мәскәү миңа артык ошап бетми икән дигән фикергә килдем, барыбер авыл баласына андый зур шәһәрдә, мегаполиста яшәү уңайлы түгел. Менә шундый шәһәрләрдә ничектер күңеллерәк. Мин мондагы мәдәниятне, халыкны, дөньяга карашны ошатам. Ләкин бездә барыбер яхшырак.

Нәрсә яхшырак, төгәлрәк әйтә аласыңмы?

— Туган җир туган җир инде. Чит җирдә уңайлырак кебек тоелса да, озак торып булмый. Мәскәү белән дә шул ук хәл. Туган якка кайту рәхәт. Туган якта үзеңне яхшырак хис итәсең.

Мәскәүдә укудан башка тагын нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?

— Көзге семестр вакытында университетта математик анализдан үзебезнең лекторга ярдәмче булып эшләдем — teaching assistant дип атала бездә ул програм — икенче курс студентларының өй эшләрен тикшерергә, консультацияләр уздырырга ярдәм иттем. Шулай ук Мәскәү һедж-фонд менеджерлары клубында аналитик булып фриланста, ягъни штаттан тыш эшлим. Програмлау мәктәбендә дә укыйм, ул күптән түгел Казанда да ачылды. Университетта футбол белән шөгыльләнәм, үзебезнең лигада безнең такым белән өченче ел уйныйм. Татар чараларында катнашам, үзем уздырган булмаса да, катнашып калырга тырышам. Мәскәү студентларының UpGrade лидерлык оешмасы бар. Анда 150 студент һәм яшь профессионаллар, төрле чаралар, нетворкинг оештырабыз, вакытны файдалы итеп уздырабыз. Ниләр эшләгәнне санап бетерү авыр. Кайчакта вакыт җитмәсә дә, миңа бу темп бик ошый, мондый темпта яшәү Мәскәүдә бик урынлы.

Сәйдәш Мифтахов
Сәйдәш Мифтахов

Нинди татар чараларында катнашасың?

— Мәскәүдә яшәгәндә татарча аралашу җитми, милли чараларда катнашу күңелне тынычландыра. “Бердәмлек” клубы чараларын аерым әйтеп узар идем, анда “артык” кешеләр юк, бик җылы, күңелле атмосферада уза. Татар чаралары Мәскәүдә күп, кайсына бара алам, шунысына барырга тырышам, миңа иң ошаганы былтыргы татар КВНы булгандыр, бер атна эчендә такым җыеп, беренче урын алдык. “Чикләвек” квизлары минем кебек вакыт интеллектуаль уздыруны яраткан кеше өчен бик яхшы. Мәскәүдә ни ошый — шуны табып була. Мәскәүдә татар чараларына кытлык юк, ләкин күбрәк булса, тагын да яхшырак булыр иде, үсәр урын күп.

Студентларга нәрсә киңәш итәр идең?

Безгә, миноритар халык кешеләре буларак, үзебезнең тарихыбызны, мәдәниятебезне, телебезне саклау юнәлешендәге эшләр кылу әлеге чорда бик кирәкле дип саныйм

— Иң мөһиме — студент чорына кергәч, алынган “бәйсезлекне” дөрес итеп куллана белергә кирәк. Беренче чиратта һөнәри яктан үсеш турында уйларга кирәк дип уйлыйм. Әгәр һөнәри яктан кайсы юнәлештә үсәргә кирәклеген белмәсәң, карьерага багышланган төрле чараларга йөреп, төрле профессияләр белән танышу бик мөһим. Ә үзеңнең ниндидер теләкләрең барлыкка килә башлагач, шул юнәлештә тирәнрәк казынырга кирәк. Икенчесе — бәлки бусы тагын да мөһимрәктер — социаль бәйләнешләрне үстерү. Студент вакытында синең вакытың да, мөмкинлекләрең дә бар, шуларны җәмгыятькә файдалы, киләчәк тормышыңа кирәкле социаль проектларда катнашу өчен кулланырга кирәк, яңа танышлар, дуслар эзләү, фикердәшләр табу студентлык чоры өчен бик мөһим, чөнки студентлык вакытындагы дуслар белән син инде гомер буена бергә калырсың, студент чорында кешенең фикерләре, дөньяга карашлары калыпка урнашып бетә, шуңа күрә әлеге чорда кызыклы проектларны тормышка ашырып, үзеңә яхшы такым, яхшы дуслар җыеп калу кирәк. Безгә, миноритар халык кешеләре буларак, үзебезнең тарихыбызны, мәдәниятебезне, телебезне саклау юнәлешендәге эшләр кылу әлеге чорда бик кирәкле дип саныйм, чөнки вакыт бар, теләк бар, мөмкинлекләр бар — аларны кулдан ычкындырмыйча, халкыбыз өчен эшләр эшләп калу бик файдалы дип саныйм.

— Сәйдәш, тагын бер сорау: син берничә тапкыр Югары икътисад мәктәбе иң либераль карашлы вузларның берсе дип искә алдың. Ләкин соңгы вакытта бу уку йортында да, актив студентларның, укытучыларның сәяси активлыгын киметү өчен, аларның вуз исеменнән чыгыш ясавын тыю бара. Шулай ук студентларга һәм укытучыларга яңа низамнамә нигезендә күмәкләшеп ниндидер хатлар язу, мөрәҗәгатьләр ясау рөхсәт ителмәячәк. Син моңа нинди карашта? DOXA электрон журналын укыйсыңмы?

— Мин университетның уку һәм укытуга карата карашы турында әйткән идем. Университетның либераль карашлары беркемгә дә сер түгел, аны әйтеп узмыйча булмый. Ул карашлар миңа күпмедер дәрәҗәдә якын, әмма күбесенчә икътисади яктан, мине сәяси як артык кызыксындырмый, мин ул темага кысылмаска тырышам. Университет турында андый яңалыкларны ишетү күңелле түгел инде. Ләкин безнең ректор Ярослав Кузьминовның сүзләрен дөрес аңласам, студентларга һәм университет хезмәткәрләренә карата чикләүләр алай ук катгый булмячак. Шулай булса, бик яхшы. Ләкин студентларның оештырган бәйсез мәгълүмат чараларын тыю һәм университет кысаларыннан чыгару бер дә әйбәт түгел дип уйлыйм, чөнки алар бик оригиналь һәм көндәлектә кызык сорауларны күтәрәләр иде.

XS
SM
MD
LG