Accessibility links

Студентлар үзләре дә яклауга мохтаҗ


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Гадәттә студентлар җәмгыятьтәге хокук бозу күренешләренә каршы чараларда мөһим роль уйный. "Мәскәү эше" һәм башка сәяси эшләр нигезендә эзәрлекләнүче активистларның күбесе — студент халкы. Баксаң, студентлар үзләре дә яклауга мохтаҗ икән.

23 гыйнвар "Яблоко" фиркасенең Мәскәүдәге офисында студентларның хокукларын яклауга багышланган түгәрәк өстәл узды. Оештыручылар —​ Андрей Бабушкин җитәкчелегендәге "Гражданлык хокуклары комитеты".

Бабушкин катнашучылар арасында фән һәм югары белем министрлыгы вәкилләре бармы, дип кызыксынды — министрлыкка чакыру җибәрелгән, ләкин аннан берәү дә килмәгән булып чыкты.

"Яблоко" фиркасе якын арада Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе хастаханәләрендә пациентларның хокуклары яклану дәрәҗәсен тикшерү максатында мониторинг уздырачак. Студент хокуклары да фирка өчен актуаль тема.

Түгәрәк өстәлдә спикер булып студентлар үзләре чыгыш ясады. Куратор —​ Андрей Бабушкин — алардан уку йортларының студент хокукларын бозу очракларын сөйләүләрен сорады.

Уртада — Андрей Бабушкин
Уртада — Андрей Бабушкин

Беренче булып чыгыш ясаган Анастасия Хромова — Югары икътисад мәктәбе (НИУ ВШЭ) студенты. Ул уку йорты җитәкчелегенең студент оешмаларына, студентлар оештырган мәгълүмат чараларына ярдәм күрсәтүне туктатуын, студент һәм укытучыларга уку йорты исеменнән сәяси мөрәҗәгать ясауны рәсми тыюын сөйләде. Мәсәлән, Мәскәүдәге җәйге протестларны, урам хәрәкәтен, кулга алынган студентлар эшен яктыртып барган DOXA журналы да уку йорты казнасыннан аерылды — хәзер студентлар журналны иганәчеләр акчасына чыгара. Югыйсә, уку йортының журналга моңа кадәр күрсәтелгән ярдәмен дә зур дип булмый — елына ун-унбиш мең сум дип исәпләнә. Хәзер матди ярдәм генә түгел, уку йортының рәсми сайтында журнал һәм студентларның башка иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген яктыртып бару кебек ярдәм дә туктатылачак.

Университет җитәкчелеге студентлар шурасы фикерен санга сукмый

Кайчандыр үзенең студенты Егор Жуковны яклап чыккан уку йорты коллективына хәзер вуз исеменнән апелляцияләр ясау, хатлар язуны тыя торган яңа канун буенча җитәкчелек иҗтимагый хәрәкәт активистларының гына түгел, хәтта вузның үз структурасына кергән рәсми оешма — студентлар шурасының да фикерен санга сукмый, дип җиткерде Анастасия. Юкса, белем алу кануны буенча, студентларның югары уку йорты белән идарә итүдә катнашу хокукы бар. Болар барысы да Югары икътисад мәктәбенең абруен саклау өчен эшләнә дип аңлатыла. Хәзерге вакытта яңа устав әзерләнә — уку йорты абруена зыян китерүче студентлар вуздан куылырга тиеш булачак. Ләкин теге йә бу гамәлнең вуз абруена зыян китерү/китермәве вуз түрәләренең субъектив фикере белән билгеләнә. Бу тыюлар студентларның сәяси мөрәҗәгатьләренә генә түгел, уку йорты эчендәге тәртипкә карата фикер белдерүләренә дә аяк чала: хәзер студентлар, ниндидер укытучының эшеннән канәгать булмаса да, аның өстеннән идарә исеменә уртак шикаять яза алмый, имза җыя алмый. Анастасия фикеренчә, бу тыюлар укытучыларның да, студентларның да Конституция билгеләгән хокукларын боза — укытучыларга профсоюз иреген, студентларга үз фикерен белдерү иреген кыса. Моңа каршы чара буларак Анастасия уку йорты идарәсенә басым ясарга тәкъдим итә — хәзерге көндә моның белән студентлар шурасы шөгыльләнә, ди ул.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Икенче спикер — Андрей Мамедов, Русия дәүләт социаль университеты (РГСУ) — түгәрәк өстәлне оештыручыларның берсе. Ул үзе чакыру җибәргән студент шураларының берсе дә җавап бирмәвенә зарланды — бу симптом аларның чынлыкта студент хокуклары белән кызыксынмавын яисә бу хокуклар турында сөйләшергә әзер булмавын күрсәтә, дип аңлатты ул. Катнашучылар сорагач, ул берничә уку йортын атады — Русия дәүләт идарә университеты, Югары икътисад мәктәбе, Мәскәү дәүләт университеты, Бауман һәм Плеханов университетлары. Югары икътисад мәктәбенең студент шурасы студентларны яклап чыгыш ясаса, РГСУда бу яктан эшләр начар — студент шурасы тулысынча вуз идарәсе тарафыннан идарә ителә һәм бернинди хокук яклау турында да сүз алып бармый. "Кызганычка каршы, бу хәл бездә генә түгел, Мәскәү һәм Русиянең күпчелек университетларының студент шураларына хас күренеш", ди Мамедов.

Куәт хезмәткәрләре студентларга ачыктан-ачык укуда проблем тудыру белән яный — алар университет идарәсе белән хезмәттәшлек итүен яшерми

Сентябрь-октябрь дәвамында университетның иминлек бүлеге җәйге протестларда катнашкан студентларны әңгәмә дип аталучы очрашуларга чакырып, аларның сәяси кызыксынулары, ни өчен митингларда катнашулары, җаваплылыкка тартылу, җинаять эшләре ачу турында сөйләште, уку проблемнары булачак дип куркытты, ди Андрей. Алардан бигрәк Мәскәү шәһәре төньяк көнчыгыш округының "Э" үзәге РГСУ студентларын административ җаваплылыкка тартуны никтер "бик яратты" ди Андрей. Узган елның ноябреннән башлап, сиксән студентны сорау алуга чакырды. Барысына да диярлек административ тәртип бозулар кодексының 20.3 маддәсе нигезендә ("экстремизм") гаеп тагыла — Вконтакте сайтындагы мемнар, репостлар, лайклар өчен. Куәт хезмәткәрләре студентларга ачыктан-ачык укуларында проблем тудыру белән яный — алар университет идарәсе белән хезмәттәшлек итүен яшерми. Мәхкәмәләр бу эшләрне кабул итмичә кире кайтара, ләкин эчке эшләр бүлеге һаман протоколларны тутыруын дәвам итә — кайбер студентлардан имтиханга җибәрми сорау алалар.

Мамедов студент хокукларын яклаучы активистларны берләшергә чакырды. Җавап итеп, Бабушкин мондый түгәрәк өстәлләр уздыруны дәвам итәргә тәкъдим итте.

Ольга Мисик
Ольга Мисик

МДУ студенты Ольга Мисик журналистика факультетында укый. "Укырга кергәнче, вуз турында бик яхшы фикердә, күпләр кебек, МДУны Русиядә һәм дөньяда иң престижлы университетларның берсе дип уйлый идем, ди ул. Җәйге протестлар вакытында мин үземнең МДУга узганымны белдем. Һәм шул чорда университетны башка яктан күрдем, дәүләтнең кече копиясе икәнен аңладым — шул ук коррупция, бюджет акчасын юу, алыштыргысыз ректор. Биредә тулай тораклар турында сөйләүче булмады, бездә бу яктан — коточкыч хәлләр. Студентлар һәм аспирантлар йортындагы (ДАС) ашханәгә, мәсәлән, милиция хезмәткәрләре кереп тула, алар андагы бөтен ашны ашап бетереп чыгып китә, төркем-төркем килеп, автоматларын өстәлгә куеп, студент ашханәсен басып алалар, хезмәткәрләр белән тупас сөйләшәләр — бу бит нормаль түгел! Мин инде сакчылар белән дә сөйләшеп карадым — алар бит кимендә өч эчке кагыйдәне бозалар: корал алып керәләр, таныклыкларын гына күрсәтеп узалар (сакчылар жетон номерларын язып алырга тиеш), "Э" үзәге хезмәткәрләре формасыз гына килә. Шулай ук бина янындагы парковка да аларның машиналары белән тулган".

Университетны башка яктан күрдем, дәүләтнең кече копиясе икәнен аңладым — шул ук коррупция, бюджет акчасын юу, алыштыргысыз ректор

МДУдагы бу проблем күпләргә таныш булып чыкты. Милиция хезмәткәрләренең ашханәдә күплеге дә, тупаслыгы да, кеше күп вакытта килеп, тыгымга сәбәп булулары да, бу проблеманың күптән килүе дә искә алынды. Андрей Бабушкин милиция хезмәткәрләренең дә үз хокуклары булуын, аларның авыр хезмәтен дә искә алырга тәкъдим итте — җәй көне массалы чаралар вакытында тулысынча кораллы кием кигән килеш тәртип саклауда катнашкан хезмәткәрләрнең казармага кайткач аңнарын югалтып егылуын, үлем белән тәмамланган өч очрак булуын әйтте. Ләкин студентларның тулай торагында кораллы хезмәткәрләрнең чиратлар тудырып, хезмәткәрләргә тупас мөнәсәбәт күрсәтүен дә хупламады. "МДУның инициатив төркеменең ысуллары һәрвакыттагыча "вегетариан" — алар петиция язу, тулай торак җитәкчелеге белән сөйләшү яклы" дип зарланды Ольга. Ул үзе үтемлерәк ысуллар эзли. Бабушкин бу проблемны чишүгә үз комитетының алыначагын белдерде. "Ләкин кайда чын тәнкыйть, кайда урынсыз бәйләнү икәнен ачыкларга кирәк", дип темага йомгак ясады ул.

Катнашучылар шулай ук сәяси эшләр нигезендә кулга алынган студентларны яклап оештырылган пикетларга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, стипендия күләмен арттыру, югары уку йортларының сәясәттән читләшергә тырышу проблемнарын да күтәрде, сәяси тоткыннар — Азат Мифтахов, Андрей Баршай исемнәре күп тапкыр телгә алынды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар "Гражданлык хокуклары комитеты" белән берлектә студент хокукларын бозу очраклары турындагы хәбәрләр җыя торган "кайнар линия" булдырырга һәм тулай торакларга мониторинг ясау өчен инициатив төркем оештырырга килеште.

XS
SM
MD
LG