Ирек Фәйзуллин Русия төзелеш министры вазифасына тәкъдим ителде

Ирек Фәйзуллин

Гыйнварда Ирек Фәйзуллин төзелеш министрының беренче урынбасары итеп билгеләнгән иде.

Русия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин Думага дүрт яңа министр һәм бер вице-премьер намзәтләрен тәкъдим итте. Төзелеш министры вазифасына элек министры урынбасары булган Ирек Фәйзуллин намзәте китерелде.

Моннан тыш, nранспорт министры итеп “Аэрофлот” башлыгы Виталий Савельев, энергетика министры итеп “РусГидро” башлыгы Николай Шульгинов, табигать ресурслары министрлыгы башлыгы – моңарчы Ерак Көнчыгыш һәм Арктика министры булган Александр Козлов, Көнчыгышны үстерү министрылыгы башлыгы итеп Ерак Көнчыгышны үстерү фонды башлыгы Алексей Чекуновны кую тәкъдим ителә. Моннан тыш, тугыз вице-премьер янына унынчысы өстәләчәк. Бу вазифага моңарчы энергетика министрлыгын җитәкләгән Александр Новак тәкъдим ителде.

Хөкүмәт оешуның яңа кагыйдәләренә ярашлы, премьер-министр намзәтләрне думага кертә, аннан соң аларны президент расларга тиеш.

9 ноябрьдә Русия президенты Владимир Путин хөкүмәттә министрларны алыштыра башлады. Төзелеш һәм коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев вазифасыннан азат ителде. Аның урынына Ирек Фәйзуллин билгеләнергә мөмкин.

Моннан тыш, транспорт министрлыгы башлыгы Евгений Дитрих һәм табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий Кобылкин да вазифаларыннан азат ителде.

Ирек Фәйзуллин 2010 елдан Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгын җитәкләде. 23 гыйнварда аның федераль министрлыкка эшкә күчүе билгеле булды.

Аңа кадәр Фәйзуллинның элеккеге җитәкчесе – Марат Хөснуллин Русия вице-премьерларының берсе итеп билгеләнде. Русия хөкүмәтендә ул төзелеш өлкәсе өчен җавап бирә. Марат Хөснуллин Татарстан төзелеш министрлыгын 2001-2010 елларда җитәкләгән иде.