ATR каналы җитәкчесе Ленур Ислямовка 19 ел төрмә җәзасы соралды

Ленур Ислямов

Ленур Ислямовны канунсыз кораллы төркем оештыруда гаеплиләр. 

Русия аннексияләгән Кырымның прокуратурасы ATR Беренче кырымтатар телеканалы җитәкчесе, Кырымтатар дөнья конгрессы вице-президенты, Кырымның элеккеге вице-премьеры Ленур Ислямовны 19 ел төрмәгә хөкем итүне сорый. Ленур Ислямов үзе хәзерге вакытта Киевта, аның читтән торып хөкем итәләр.

Ислямовны канунсыз кораллы төркем оештыруда, экстремистлыкка чакыруда, 2015 елда Украинаның көньягында электр үткәрү линиясен шартлатуны оештыруда гаеплиләр.

Ислямов үзенә каршы җинаять эшен сәяси сәбәпләр белән һәм Кырымның аннексиясенә каршы чыккан өчен ачылган дип белдерә. Аның адвокатлары Ислямовның гаебен расларлык реаль дәлилләр китерелмәде дип белдерә һәм аклау карары чыгарылуын таләп итә.

Русия Кырымны аннексияләгәч, Ленур Ислямов Кырымтатар халкы мәҗлесе квотасы аша Кырым хөкүмәтенә сайланды. 2016 елда Русия мәҗлесне экстремист дип игълан итте һәм тыйды. 2014 елда Ислямов Украинага күченде. Русиядә ул федераль эзләүгә игълан ителгән.