Болгар ислам академиясе ректоры вазифасын башкаручы итеп Айнур Тимерханов билгеләнде

Айнур Тимерханов

Элекке ректор Габдрахманов кире Уфага кайтып китәр дип фаразлана.

Айнур Тимерханов Болгар ислам академиясе ректоры вазифасын башкаручы итеп билгеләнде. Моңарчы ул академиянең фән буенча проректоры булып эшләде. Моның хакта академия сайтында хәбәр ителә.

Тимерханов намзәте Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар шурасы утырышында расланды. Ул утырышта катнашучыларны ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтен белдерде һәм "академия алдында зур бурычлар торганын" әйтеп узды. "Болгар ислам академиясе Русиядә ислам фәннәрен укыту системының иң югары баскычында тора", диде Тимерханов.

Айнур Тимерхановка 46 яшь, ул – филология фәннәре докторы, элегрәк Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында лексикография бүлеген җитәкләгән. Болгар академиясенә ул ике еллап элек килгән. 2019 елда Тимерханов Татарстан фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп билгеләнгән.

БУ ТЕМАГА: "Академия төзелгәч ислам белемен алу өчен чит илгә бару ихтыяҗы калмады"

Күптән түгел Азатлык 40 яшьлек Данияр Габдрахмановның ректор вазифасыннан китүе турында хәбәр иткән иде. Габдрахманов кире Уфага кайтып китәр дип фаразлана. Ул Болгар ислам академиясе ректоры итеп 2019 елның мартында билгеләнгән иде, аңарчы академияне Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкләгән иде.