Башкортстан вице-премьеры Борис Беляев тоткарланган

Беляевтан аның Күмертау шәһәре мэры булып торган вакытына кагылышлы тикшерү кысаларында сорау алганнар.

25 февральдә Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе вәкилләре республика вице-премьеры һәм торак-коммуналь хуҗалагы министры Борис Беляевны тоткарлаган. Бу хакта Башинформ агетлыгы хәбәр итә.

Беляев Башкортстан төзелеш һәм архитектура министры Рәмзил Күчәрбаев шикләнелүче булып торган икенче бер җинаять эшенә бәйле рәвештә тоткарланган. Күчәрбаев 2017 елда Башкортстанның капиталь төзелеш идарәсен җитәкләгән вакытта Күмертау шәһәрендә су чистарту корылмаларын эшләтеп җибәрүгә әзер булмаган килеш кабул итүе белән дәүләткә 95 млн сумлык зыян салуда шикләнелә. Борис Беляев ул чорда Күмертау шәһәре мэры булган.

1 февральдә Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министрлыгында тентүләр узып, Рәмзил Күчәрбаев тоткарланган иде. Аңа вазифасы вәкаләтләреннән явыз файдалану турында гаепләү белдерелде һәм мәхкәмә аны тикшерү барган вакытка өй сагына япты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!